Җырларның җыры 3:1—11

  • Кыз (1—5)

    • «Төннәр буе... җан сөйгәнем турында уйладым» (1)

  • Сион кызлары (6—11)

    • Сөләйман патша һәм аның яраннары

3  Төннәр буе ятагымдаҖан сөйгәнем турында уйладым.+ Аны бик күрәсем килде, әмма ул юк иде.+  Мин торып, шәһәрне гизеп чыгармын,Урамнары, мәйданнары буйлап йөрермен,Җан сөйгәнемне эзләрмен. Эзләдем-эзләдем, тик аны тапмадым.  Шәһәр тирәли йөрүче сакчылар мине очраткач,+Мин алардан: „Җан сөйгәнемне күрмәдегезме?“ — дип сорадым.  Яннарыннан китү беләнҖан сөйгәнемне таптым. Аны кочаклап алдым;Әнием йортына,Мине тудырган анам бүлмәсенә китереп җиткергәнче җибәрмәдем.+  И Иерусалим кызлары,Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмаска да, кабызмаска даГазәлләр һәм кыр боланнары белән ант итегез».+  «Ми́рра белән ла́дан исен,Сәүдәгәрләрнең төрле-төрле хуш исле онтаклары* исен бөркеп,Чүлдә төтен баганаларыдай күтәрелеп, нәрсә килә анда?»+  «Бу бит Сөләйманның ятагы!* Аның тирәли Исраилнең гайрәтле ир-атлары саныннанАлтмыш гаскәрие дә бара.+  Һәрберсенең кылычы бар,Һәммәсе сугыша белә;Төн дәһшәтләреннән яклау өчен,Һәрберсенең билендә кылычы».  «Бу — Сөләйман патшаның ятагы,*Ул аны үзенә Лива́н агачларыннан+ ясаткан. 10  Баганалары — көмештән,Терәкләре — алтыннан,Утыргычы кызгылт-шәмәхә йоннан ясалган. Ә эчен Иерусалим кызларыЯрату белән бизәгән». 11  «Әй Сио́н кызлары, чыгыгыз,Сөләйман патшаны күрегез! Башында — әнисе+ аңа туй көнендә,Күңеле сөенгән көнне Үреп биргән таҗ».

Искәрмәләр

Ягъни порошоклары.
Яки «паланкины». Югары дәрәҗәле кешеләрне күтәреп йөртү өчен билгеләнгән күчмә утыргыч яки ятак.
Яки «паланкины». Югары дәрәҗәле кешеләрне күтәреп йөртү өчен билгеләнгән күчмә утыргыч яки ятак.