Җырларның җыры 4:1—16

  • Көтүче егет (1—5)

    • «Син шундый гүзәл, сөйгән ярым минем!» (1)

  • Кыз (6)

  • Көтүче егет (7—16а)

    • «Кәләшем минем, күңелемне әсир иттең син» (9)

  • Кыз (16ә)

4  «Син шундый гүзәл, сөйгән ярым минем! Син шундый гүзәл! Бөркәнчек каплаган күзләрең күгәрченнеке төсле. Гила́д тауларыннан агылып төшкәнКәҗә көтүе кебек синең чәчләрең.+  Тешләрең яңа гына кыркылган,Әле генә коенган сарык көтүе күк;Һәрберсенең игезәге бар,Берсе дә үз баласын югалтмаган.  Иреннәрең ал җептәй. Сүзләрең шундый ягымлы. Бөркәнчек каплаган бит алмаларың*Анар өлешләре шикелле.  Муеның+ ташлардан салынганДавыт манарасы сыман;+Аңа мең калкан,Гайрәтле кешеләрнең бөтен түгәрәк калканнары эленгән.+  Ике күкрәгең газәлнең лаләләр арасында утлап йөрүчеИке баласы, Игезәк баласы күк».+  «Йомшак җил искәнче* һәм күләгәләр качканчы,Мин ми́рра тавына, Ла́дан калкулыгына менәрмен».+  «Сөйгәнем, син бар яктан да матур,+Синдә һичбер кимчелек юк.  Кәләшкәем, әйдә, бергә Ливаннан чыгыйк,Бергәләп Ливаннан+ китик. Амана́* тавы башыннан төшик,Сени́р һәм Хәрму́н таулары түбәсеннән иңик,+Арыслан ояларын, каплан тауларын калдырып китик.  Кардәшем, кәләшем минем, күңелемне әсир иттең син;+Бер күз карашың белән,Муенсаңның бер сәйлән бөртеге белән күңелемне әсир иттең. 10  И кардәшем, кәләшем минем, иркәләү-назлауларың шундый татлы!+ Иркәләвең шәрабтан күпкә яхшырак!+ Хушбуеңның исе теләсә нинди хуш исләрдән дә тәмлерәк!+ 11  Кәләшкәем, иреннәреңнән кәрәзле бал тама,+Телең астында — бал белән сөт,+Киемнәреңнең исе гүя Лива́н урманы исе. 12  Минем кардәшем — кәләшем — бикле бакча сыман,Бикләнгән бакча, ябык чишмә кебек. 13  Синең үсентеләрең* — анар агачлары үскән җәннәт бакчасы,Аларда — иң яхшы җимешләр. Анда кына белән нард үсемлекләре үсә, 14  Нард+ белән зәгъфран, хуш исле камыш+ белән дарчин,+Төрле-төрле ла́данлы агачлар, ми́рра белән алоэ* бар,+Төрле-төрле иң тәмле хуш исләр аңкып тора.+ 15  Син бакча чишмәсе, саф сулы кое,Ливаннан аккан инеш син.+ 16  Уян, төньяк җиле! Кил, көньяк җиле! Бакчама талгын гына ис. Аның хуш исе таралсын». «Кадерлем үзенең бакчасына килеп,Иң яхшы җимешләрдән авыз итсен иде».

Искәрмәләр

Яки «чигәләрең».
Сүзгә-сүз «Көн сулыш алганчы».
Яки «Антиливан».
Я, бәлки, «тән тиресе».
Зб 45:8 дәге искәрмәне к.