Җырларның җыры 7:1—13

  • Патша (1—9а)

    • «Әй сөйгән кызым, бөтен хозурлы нәрсәләрдән дә матуррак, күркәмрәк син!» (6)

  • Кыз (9ә—13)

    • «Мин — кадерлемнеке, аның күңеле миңа тартыла» (10)

7  «Сандал кигән төз аякларың шундый матур,И гыйззәтле* кыз! Нәзакәтле аякларың һөнәрче куллары ясаганЗатлы бизәкләр сыман.  Кендегең синең касәдәй түгәрәк,Тәмләтелгән шәраб анда һич бетмәсен иде. Эчең лаләләр белән уратылганБодай өеме шикелле.  Ике күкрәгең газәлнең ике баласы,Игезәк баласы күк.+  Муеның+ фил сөягеннән ясалган манара төсле,+Күзләрең+ Батрабби́м капкасы янындагыХишбу́н+ суларыдай. Борының Дәмәшекъкә карап торганЛива́н манарасы кебек.  Башың синең, әйтерсең лә, Карми́л тавы,+Чәч бөдрәләрең+ кызгылт-шәмәхә йон шикелле.+ Таралып төшкән чәчләрең патшаны әсир итте.  Әй сөйгән кызкаем,Бөтен хозурлы нәрсәләрдән дә матуррак, күркәмрәк син!  Синең буй-сының финик пальмасыдай,Күкрәкләрең финик тәлгәшләредәй.+  Мин үземә: „Финик пальмасына менеп,Аның тәлгәшләрен өзеп алыйм“,— дидем. Күкрәкләрең йөзем тәлгәшләредәй,Сулышың алманың хуш исе кебек,  Ә иреннәрең* иң яхшы шәрабтай булсын». «Ул кадерле егетем өчен салмак кына аксын,Йокыга талганнарның иреннәрен йомшак кына иркәләсен. 10  Мин — кадерлемнеке,+Аның күңеле миңа тартыла. 11  Килче, кадерлем минем,Әйдә, кырларга чыгыйк,Кына үсемлекләре арасына ышыкланыйк.+ 12  Иртә торып йөзем бакчасына барыйк,Карап килик: йөзем агачлары үсентеләр җибәрмәгәнме икән?* Агачлар чәчәк атмаганмы икән?+ Анар агачлары чәчәкләнмәгәнме икән?+ Шунда мин сиңа иркә-назларымны бүләк итәрмен.+ 13  Мандрагораларның*+ хуш исе аңкып тора,Ишекләребез алдында төрле-төрле тәмле җимешләр бар:+ Яңалары да, искеләре дә. И кадерлем, мин аларны синең өчен сакладым.

Искәрмәләр

Яки «ихтирамга лаеклы».
Сүзгә-сүз «аңкавың».
Яки «бөреләнмәгәнме икән?».
Пасленчалар семьялыгыннан җимеш бирә торган үлән үсемлек.