Һошия 4:1—19

  • Йәһвәнең Исраилгә каршы хөкем эше (1—8)

    • Җирдә Аллаһы турында белем юк (1)

  • Исраил потка табына һәм үзен әхлаксыз тота (9—19)

    • Фәхешлек рухы юлдан яздыра (12)

4  И Исраи́л уллары, Йәһвә сүзен тыңлагыз. Йәһвәнең бу җирдә яшәүче халыкка каршы хөкем эше бар,+Чөнки бу җирдә хакыйкать тә, тугры мәхәббәт тә, Аллаһы турында белем дә юк.+  Ялган антлар бирү, алдау,+ үтерү,+Урлау һәм зина кылу+ киң таралган. Кан кою артыннан кан кою!+  Менә ни өчен бу җир кайгы-хәсрәт кичерер,+Анда яшәүче һәркем һәлак ителер. Кыргый хайваннар да, күкләрдәге кошлар да,Хәтта диңгездәге балыклар да юк ителер.  «Әмма халкың белән һичкем дә бәхәсләшмәсен, аны һичкем дә шелтәләмәсен,+Чөнки халкың рухани белән бәхәсләшүчегә охшаш.+  Шуңа күрә син көпә-көндез абынырсың,Пәйгамбәр дә синең белән бергә төнлә йөргәндәй абыныр,Анаңны дәшми торган хатын итәрмен.*  Минем халкым, мине белмәгәнгә, дәшми торган халык булыр.* Син белемне кире кактың,+Шуңа күрә мин дә сине кире кагармын: руханием булып хезмәт итмәссең. Син Аллаһыңның канунын* онытканга,+Мин дә синең улларыңны онытырмын.  Алар ишәйгән саен миңа каршы күбрәк гөнаһ кылып торды.+ Мин аларның даннарын хурлыкка әйләндерермен.*  Алар халкымның гөнаһлары белән туклана,Аларның хаталарына комсызланып карый.*  Халык та, рухани да бер үк нәрсәгә дучар булыр. Аларны юлларына карап җавапка тартырмын,Эшләренә карап җәзасын бирермен.+ 10  Алар ашар, ләкин туймас.+ Азгынлыкка бирелер, ләкин ишәймәс.+ Чөнки алар Йәһвәне ихтирам итмәде. 11  Фәхешлек, иске һәм яңа шәраб Дөрес булганны эшләү теләген урлый.*+ 12  Халкым үзенең агач потлары белән киңәшләшә,Үзенең таягы* әйткәнне үти,Чөнки фәхешлек рухы аларны юлдан яздыра,Һәм алар фәхешлек аркасында Аллаһыга буйсынмый. 13  Алар тау башларында корбан китерә+Һәм калкулыклар өстендә,Имәннәр, стиракс агачлары һәм һәр зур агач астында корбаннар төтәтә,+Чөнки бу агачлар яхшы күләгә бирә. Шунлыктан кызларыгыз фахишәлек кыла,Киленнәрегез зина кыла. 14  Мин кызларыгызны — фахишәлекләре өчен,Киленнәрегезне зина кылулары өчен җавапка тартмам. Ир-атлар да бит фахишәләрне аулакка алып китә,Гыйбадәтханәнең фахишәләре белән корбан китерә. Аңлау сәләтләре булмаган+ андый кешеләр һәлак ителер. 15  И Исраил, син фәхешлек кылып йөрсәң дә,+Яһүд андый гөнаһта гаепле булмасын.+ Гилгәлгә дә,+ Бәйтәбенгә дә барма,+„Йәһвә белән ант итәм!“+ — дип ант итәсе булма. 16  Исраил кире беткән сыер кебек кире беткән.+ Әллә хәзер Йәһвә аларны, яшь сарыкны көткәндәй, иркен көтүлектә көтәрме? 17  Ифраи́м потларга ябышты.+ Йөрсен үз юлында! 18  Сыралары* беткәч,Алар азгынлыкка бирелә. Идарәчеләре* оятсыз нәрсәләрне өзелеп ярата.+ 19  Җил аны үз канатларында очыртып алып китәр,Һәм алар үз корбаннары аркасында оятка калыр».

Искәрмәләр

Яки «һәлак итәрмен».
Яки «һәлак ителер».
Яки «күрсәтмәсен».
Я, бәлки, «Алар минем данымны хурлыкка әйләндерде».
Яки «Җаннары аларның хаталарын тели». Сүзлектән «Җан» к.
Сүзгә-сүз «Йөрәкне ала».
Яки «Күрәзәченең таягы».
Яки «Бодайдан ясалган сыралары».
Сүзгә-сүз «Калканнары».