Әсфирә 1:1—22

  • Шушанда Ахашверош патшаның мәҗлесе (1—9)

  • Вәшти патшабикәнең буйсынмавы (10—12)

  • Патша зирәк кешеләре белән киңәшләшә (13—20)

  • Патшаның карары игълан ителә (21, 22)

1  Бу вакыйга Ахашверо́ш* заманында булды. Ул вакытта Ахашверош Һиндстаннан алып Хәбәшстанга* кадәр җәелгән 127 өлкә+ белән идарә итеп,  Шуша́н+ ныгытмасында* үзенең патша тәхетендә утыра иде.  Идарә итүенең өченче елында ул бөтен түрәләре һәм хезмәтчеләре өчен мәҗлес оештырды. Фарсы́+ һәм Ми́дия+ гаскәре, мирзалар һәм өлкә башлыклары аның алдында булды.  Күп көннәр, 180 көн дәвамында, ул аларга үзенең данлыклы патшалыгының байлыкларын, үзенең шөһрәтен һәм бөеклеген күрсәтте.  Ул көннәр тәмамлангач, патша Шушан ныгытмасында* булган бөтен халык өчен — бөекләр өчен дә, гадиләр өчен дә — патша сараеның бакчасында җиде көнлек мәҗлес оештырды.  Анда мәрмәр баганалардагы көмеш боҗраларга сыйфатлы тукымадан һәм кызгылт-шәмәхә йоннан ясалган тасмалар белән җитен, мамык тукымалардан һәм зәңгәр төсле тукымалардан пәрдәләр беркетелгән иде. Порфир, ак мәрмәр, перламутр һәм кара мәрмәр белән түшәлгән идәннәрдә алтын һәм көмеш кәнәфиләр тора иде.  Алтын касәләрдә* шәраб бирә иделәр, бөтен касәләр бер-берсеннән аерылып тора иде, патшаның шәрабы да байлыгына карап мул иде.  Боерык буенча, кемне дә булса эчәргә мәҗбүр итү* тыела иде, чөнки патша, үз сараендагы идарәчеләр белән киңәшләшеп, һәркем үзе теләгәнчә эш итсен дигән боерык чыгарган иде.  Шулай ук Вәшти́+ патшабикә дә Ахашверош патшаның сараенда хатын-кызлар өчен мәҗлес оештырды. 10  Җиденче көнне Ахашверош патша, шәрабтан күңеле күтәрелгәч, Мәһума́н, Биззә́т, Харбу́н,+ Бикта́, Аба́х, Зетә́р һәм Кәркәскә — патшаның үзенә хезмәт иткән җиде түрәгә — 11  Вәшти патшабикәне, патша таҗы* кидереп, үзе алдына китерергә кушты. Ул аның гүзәллеген халыкларга һәм мирзаларга күрсәтергә теләде, чөнки ул бик чибәр иде. 12  Ләкин түрәләр патшаның боерыгын җиткергәч, Вәшти патшабикәнең киләсе килмәде. Шунда патшаның бик нык ачуы чыкты һәм күңеле ярсыды. 13  Патша охшаш очракларны* белүче зирәк кешеләргә мөрәҗәгать итте. (Барлык шундый эшләр турында патша законны һәм суд эшләрен белгән кешеләр белән киңәшләшә иде, 14  аның иң якын киңәшчеләре — Фарсы һәм Ми́диянең җиде түрәсе+ Кәршенә́, Шетә́р, Адмата́, Тарши́ш, Мәри́с, Мәрсә́н һәм Мәмүкә́н иде, болар патша янына еш килә һәм патшалыкта беренче урыннарда утыра иде.) 15  Патша аларга болай диде: «Закон буенча Вәшти патшабикә белән нәрсә эшләргә кирәк? Ул бит Ахашверош патшаның түрәләре аша җиткергән боерыгын үтәмәде». 16  Шунда патша белән түрәләр алдында Мәмүкән болай диде: «Вәшти патшабикә патшага гына түгел, ә Ахашверош патша карамагындагы өлкәләрдә яшәүче бөтен түрәләр һәм халыкларга каршы явызлык кылды.+ 17  Чөнки патшабикәнең шул эше турында бөтен хатыннар ишетер дә: „Ахашверош патша Вәшти патшабикәне китерергә кушкан, ә ул килергә теләмәгән“,— диеп, үз ирләрен санга сукмый башлар. 18  Хәзер патшабикәнең ни эшләгәнен белгән Фарсы һәм Ми́дия түрәләренең хатыннары патшаның бөтен түрәләре белән шулай ук сөйләшә башлар, нәтиҗәдә хатыннар ирләрен ихтирам итмәс, ә ирләре ачулы булыр. 19  Хөрмәтле патша, мәгъкуль күрсәгез, Вәшти моннан ары Ахашверош патша янына килә алмый дигән карар чыгарыгыз, һәм бу карар мәңге үзгәрмәс+ Фарсы һәм Ми́дия законнары җыентыгына язылсын. Ә аның урынына патшабикә итеп берәр яхшырак хатынны куегыз. 20  Патшаның шул карары аның зур патшалыгында игълан ителгәч, бөекләрнең дә, гадиләрнең дә хатыннары үз ирләрен хөрмәт итеп яшәр». 21  Бу тәкъдим патша белән башка түрәләргә ошады, һәм Ахашверош нәкъ Мәмүкән әйткәнчә эшләде. 22  Һәрбер ир үз йортында хуҗа* булсын дип һәм үз халкының телендә сөйләшсен дип, патша үз карамагындагы бөтен өлкәләргә, һәрбер өлкәгә үз язуында, һәрбер халыкка үз телендә, хатлар язып җибәрде.+

Искәрмәләр

Бу, күрәсең, Бөек Дарийның (Дарий Гистаспның) улы Ксеркс I.
Яки «Кушка».
Яки «сараенда».
Яки «сараенда».
Яки «савытларда; бокалларда».
Яки «эчүдә чикләү».
Яки «чалма».
Яки «мәсьәләләрне хәл итү тәртибен». Сүзгә-сүз «вакытларны».
Яки «мирза».