Әсфирә 2:1—23

  • Яңа патшабикә эзлиләр (1—14)

  • Әсфирә патшабикә булып китә (15—20)

  • Мардәкәй патшага хыянәтне фаш итә (21—23)

2  Бу вакыйгалардан соң, ачуы басылгач, Ахашверо́ш+ патша Вәштинең кылган эшен+ һәм аның турында чыгарылган карарны+ исенә төшерде.  Шулчак патшаның хезмәтчеләре болай диделәр: «Патша өчен яшь чибәр гыйффәтле кызлар эзләп тапсыннар.  Бөтен чибәр яшь гыйффәтле кызларны Шуша́н ныгытмасында* хатын-кызлар йортында* җыяр өчен, патша үз патшалыгының бөтен өлкәләрендә+ ышанычлы кешеләр билгеләсен. Бу кызлар турында патша йортының хәрәм агасы һәм хатын-кызлар сакчысы Һигә́й+ кайгыртсын, тәннәренә май сөртсеннәр.  Һәм патша күңеленә хуш килгән кыз Вәшти́ урынына патшабикә булыр».+ Бу тәкъдим патшага ошады, һәм ул нәкъ шулай эшләде дә.  Ә Шушан+ ныгытмасында* Мардәкә́й+ исемле бер яһүд яши иде. Ул Йәһирнең улы иде, Йәһи́р — Шимгыйның, Шимгы́й биньяминлы+ Кишның улы иде.  Ул Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р тарафыннан Яһүд патшасы Йәкуния́*+ һәм бөтен халык белән Иерусалимнан әсирлеккә алып кителгән булган.  Ул үз әтисенең бертуганының кызы+ Һадассаны,* ягъни Әсфирәне, тәрбияләп үстерүче булган, чөнки аның әтисе дә, әнисе дә булмаган. Ә кыз төскә-биткә чибәр һәм зифа буйлы иде. Аның әти-әнисе үлгәч, Мардәкәй аны кызлыкка алган.  Патша сүзе һәм әмере игълан ителгәч, Шушан ныгытмасында* күп кенә кызларны җыеп, Һигәй карамагына тапшырдылар.+ Әсфирәне дә патша йортына* китереп, хатын-кызлар сакчысы Һигәй карамагына тапшырдылар.  Әсфирә́ Һигәйгә бик ошады һәм аның илтифатын* казанды. Шуңа күрә ул шундук аның тәненә май сөртелү+ хакында һәм аның өчен махсус ризык турында кайгыртты. Аңа патша йортыннан җиде хезмәтче кызны билгеләде һәм аны хезмәтчеләре белән бергә хатын-кызлар йортының* иң яхшы урынына күчерде. 10  Әсфирә үз халкы турында+ да, туганнары турында да һичкемгә сөйләмәде, чөнки Мардәкәй+ аңа шулай кушкан иде.+ 11  Әсфирәнең хәлләрен, аның белән ни булганын белер өчен, Мардәкәй көн саен хатын-кызлар йортының* ишегалды каршында йөри торган булды. 12  Һәрбер яшь хатын-кыз, 12 айлык әзерләнүе тәмамланганнан соң (ә тәнгә май сөртү шулкадәр вакыт дәвам итәргә тиеш иде: алты ай ми́рра+ мае һәм алты ай бәлзәм мае+ белән төрле мазьлар сөртә иделәр), чираты буенча, Ахашверош патша алдына китерелә иде. 13  Кыз патша йортына керергә әзер булгач, хатын-кызлар йортыннан* патша йортына барганда, аңа нәрсә генә сораса да, бирә иделәр. 14  Кич белән ул патша йортына керә иде, ә иртән патшаның хәрәм агасы+ булган җарияләр сакчысы Шашһазның карамагындагы икенче хатын-кызлар йортына* китә иде. Патша аны аеруча ошатып исеме белән чакырмаса, кыз аның янына бүтән керми иде.+ 15  Мардәкәйнең әтисе белән бертуган Абиһаилнең кызы, Мардәкәй кызлыкка алган+ Әсфирәгә патша янына керергә чират җиткәч, Әсфирә, патшаның хәрәм агасы — хатын-кызлар сакчысы Һигәй әйткәннәрдән тыш, бернәрсә дә сорамады. (Әсфирә исә үзен күргән һәркемнең илтифатын казана иде.) 16  Ахашверош патшаның идарә итүенең җиденче елында,+ унынчы айда, ягъни тебе́т* аенда, Әсфирәне патша сараена китерделәр. 17  Патша Әсфирәне бүтән хатыннарга караганда күбрәк яратты һәм аңа башка кызларга караганда күбрәк илтифат күрсәтте, күбрәк хуплавын* белдерде. Ахашверош аны, таҗ* кидереп, Вәшти урынына+ патшабикә итеп билгеләде.+ 18  Шунда патша Әсфирә хөрмәтенә үзенең бөтен түрәләре һәм хезмәтчеләре өчен зур мәҗлес оештырды. Ул бөтен өлкәләрдә кешеләргә азатлык бирде һәм патшаларча юмартлык белән бүләкләр өләште. 19  Гыйффәтле кызларны*+ икенче тапкыр җыйганда, Мардәкәй патша капкасы янында утыра иде. 20  Әсфирә, Мардәкәй кушканча, беркемгә дә үзенең туганнары һәм халкы+ турында сөйләмәде. Әсфирә хәзер дә, Мардәкәй үзен үстергән чактагы кебек үк, аның сүзеннән чыкмады.+ 21  Ул көннәрдә патшаның ике түрәсе — ишек сакчылары булып хезмәт иткән Бикта́н белән Тәри́ш, ачулары чыгып, Ахашверош патшаны үтерергә сөйләштеләр. Мардәкәй исә патша капкасы янында утыра иде. 22  Моны белгәч, Мардәкәй шунда ук барысын Әсфирә патшабикәгә сөйләп бирде, Әсфирә исә бу турыда Мардәкәй исеменнән патшага сөйләде. 23  Бу эш тикшерелгәч һәм теге ике кешенең гаебе раслангач, аларны баганага астылар. Моның барысы турында патша алдында тарихи язмалар китабына язып куелды.+

Искәрмәләр

Яки «сараенда».
Яки «хәрәм өендә».
Яки «сараенда».
2Пат 24:8 дә Йәһуәкин дип атала.
Мәгъ. «мирт».
Яки «сараенда».
Яки «сараена».
Яки «хәрәм өенең».
Яки «тугры мәхәббәтен».
Яки «хәрәм өенең».
Яки «хәрәм өеннән».
Яки «икенче хәрәм өенә».
Яки «тугры мәхәббәтен».
Яки «чалма».
Яки «Яшь хатын-кызларны».