Әсфирә 3:1—15

  • Патша Һәмәннең дәрәҗәсен күтәрә (1—4)

  • Һәмән яһүдләрне кырып бетерергә ниятли (5—15)

3  Шул вакыйгалардан соң Ахашверо́ш патша агаклы+ Һәмәда́т улы Һәмәннең+ дәрәҗәсен күтәрде һәм, аның тәхетен башка түрәләрдән югарырак куеп, аны бөек итте.+  Патша сараеның капкасы янында булган бөтен хезмәтчеләр Һәмә́н алдында тезләнеп, җиргә йөзтүбән каплана иделәр, чөнки бу патшаның әмере иде. Мардәкә́й исә аның алдында тезләнмәде дә, йөзтүбән дә капланмады.  Капка янында торган патша хезмәтчеләре Мардәкәйдән: «Ни өчен син патша әмерен санга сукмыйсың?» — дип сорый иделәр.  Алар аңа бу турыда көн саен әйтеп тордылар, тик ул аларны тыңламады. Аннан соң алар, Һәмән моңа түзеп торырмы, юкмы икәнен белер өчен, бу хакта Һәмәнгә сөйләделәр,+ чөнки Мардәкәй аларга үзенең яһүд булуы турында әйткән иде.+  Һәмән, Мардәкәйнең үзенең алдында иелмәгәнен һәм йөзтүбән капланмаганын күргәч, ярсып китте.+  Ләкин аңа Мардәкәйне генә үтерү аз булып тоелды. Мардәкәйнең кайсы халыктан булуын белгәч, ул Ахашверош патшалыгында яшәгән бөтен яһүдләрне — Мардәкәйнең халкын кырып бетерү мөмкинлеген эзли башлады.  Һәм Ахашверош патшаның идарә итүенең 12 нче елында,+ беренче айда, ниса́н* аенда, көнне һәм айны билгеләр өчен, Һәмән алдында пур,+ ягъни жирәбә салдылар, һәм жирәбә 12 нче айга, ада́р*+ аена төште.  Шунда Һәмән Ахашверош патшага болай диде: «Синең патшалыгыңда бөтен өлкәләр буенча+ чәчелгән һәм сибелгән бер халык бар.+ Аның законнары бөтен башка халыкларныкыннан аерылып тора, бу халык кешеләре патша законын үтәми. Патшага моны болай гына калдырырга ярамый.  Әгәр патша дөрес дип тапса, аларны кырып бетерү турында әмер язылсын. Мин исә түрәләргә, патша хәзинәсенә салу өчен, 10 000 көмеш талант* түләрмен».* 10  Шунда патша үзенең мөһерле балдагын+ кулыннан салды да яһүдләрне нәфрәт иткән агаклы+ Һәмәдат улы Һәмәнгә+ бирде. 11  Патша аңа: «Көмешне дә, халыкны да сиңа бирәм. Алар белән ни теләсәң, шуны эшлә»,— диде. 12  Беренче айның 13 нче көнендә патшаның сәркатипләрен+ җыйдылар, алар Һәмәннең бөтен боерыкларын патша сатраплары, өлкә башлыклары һәм төрле халыкларның түрәләре өчен, һәрбер өлкәгә үз язуында, һәрбер халыкка аның туган телендә яздылар.+ Бу боерыклар Ахашверош патша исеменнән язылды һәм патшаның мөһерле балдагы белән расланды.+ 13  Хатларда билгеле бер көнне — 12 нче айның, адар аеның, 13 нче көнендә+ — бөтен яһүдләрне: яшьләрне дә, картларны да, балаларны да, хатыннарны да үтерергә, кырып бетерергә һәм юк итәргә, ә милекләрен тартып алырга дигән әмер язылган иде.+ Бу хатларны хәбәрчеләр аша патшалыкның бөтен өлкәләренә җибәрделәр. 14  Һәм бу көнгә әзер булсыннар өчен, шушы әмер бөтен өлкәләрдә закон итеп чыгарылырга һәм барлык халыкларга игълан ителергә тиеш иде. 15  Патшаның әмере буенча, хәбәрчеләр шундук чыгып киттеләр.+ Әмер исә Шуша́н+ ныгытмасында* да чыгарылды. Патша белән Һәмән шәраб эчәргә утырдылар, ә Шушан шәһәрендә шау-шу күтәрелде.

Искәрмәләр

Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Я, бәлки, «Мин исә, моны эшләгән кешеләргә түләр өчен, патша хәзинәсенә 10 000 талант салырмын».
Яки «сараенда».