Әсфирә 6:1—14

  • Патша Мардәкәйгә хөрмәт күрсәтә (1—14)

6  Ул төнне патшаның йокысы качты. Шуңа күрә ул тарихи язмалар китабын+ китерергә кушты. Китапны патша алдында укыганда,  бер язу таптылар. Анда патшаның ике түрәсе — ишек сакчылары Бикта́н белән Тәришнең Ахашверо́ш патшаны үтерергә җыенганы һәм Мардәкәйнең моның турында хәбәр иткәне язылган иде.+  Патша: «Мардәкәйгә моның өчен нинди хөрмәт күрсәтелде, нинди бүләк бирелде?» — дип сорады. Моңа патшаның хезмәтчеләре: «Бернинди дә»,— дип җавап бирделәр.  Шуннан соң патша: «Ишегалдында кем бар?» — дип сорады. Ә патша йортының* тышкы ишегалдында Һәмә́н тора иде.+ Ул патша янына үзе әзерләгән баганага Мардәкәйне асып куйсыннар өчен сөйләшергә дип килгән иде.+  Хезмәтчеләре патшага: «Ишегалдында Һәмән+ басып тора»,— дигәч, патша: «Керсен монда»,— диде.  Һәмән кергәч, патша аңардан: «Патша үз хөрмәтен күрсәтергә теләгән кеше өчен нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сорады. Һәмән: «Патша миннән башка тагы кемгә ихтирам күрсәтсен инде?» — дип уйлап куйды.+  Ул патшага болай диде: «Патша үз хөрмәтен күрсәтергә теләгән кеше өчен  патша киеп йөргән кием,+ шулай ук патша атланып йөргән һәм башына патша таҗы кидерелгән ат китерсеннәр.  Кием белән ат патшаның хөрмәтле бер түрәсе кулына тапшырылсын. Патша үз ихтирамын күрсәтергә теләгән кешегә шул киемне кидерсеннәр һәм шул атка утыртып шәһәр мәйданында йөртсеннәр. Аның алдыннан: „Патша үз ихтирамын күрсәтергә теләгән кешегә менә нәрсә эшлиләр!“ — дип кычкырып барсыннар».+ 10  Шунда патша Һәмәнгә: «Тизрәк, кием белән атны ал да әйткәнеңне патша капкалары янында утырган яһүд Мардәкәйгә эшлә. Әйткәннәреңнең берсен дә үтәми калма»,— диде. 11  Һәмән кием белән атны алып, Мардәкәйне+ киендерде дә атка утыртты. Аннары шәһәр мәйданында йөртеп, аның алдыннан: „Патша үз ихтирамын күрсәтергә теләгән кеше өчен менә нәрсә эшлиләр!“ — дип кычкырып барды. 12  Шуннан соң Мардәкә́й яңадан патша капкалары янына китте, Һәмән исә кайгырып башын каплаган килеш өенә ашыкты. 13  Һәмән үз хатыны Зәрешкә+ һәм бар дусларына үзе белән булган бөтен хәлләрне сөйләп биргәч, аның зирәк кешеләре һәм хатыны Зәре́ш болай диделәр: «Хәзер синнән бөегрәк булып киткән Мардәкәй яһүд токымыннан* икән, син аны җиңә алмаячаксың. Син аның алдында, һичшиксез, җиңеләчәксең». 14  Алар әле Һәмән белән сөйләшеп торганда, патшаның түрәләре килделәр һәм ашыгып Һәмәнне Әсфирә́ оештырган мәҗлескә алып киттеләр.+

Искәрмәләр

Яки «сараеның».
Сүзгә-сүз «яһүдләр орлыгыннан».