Әсфирә 7:1—10

  • Әсфирә Һәмәнне фаш итә (1—6а)

  • Һәмәнне үзе әзерләгән баганага асып куялар (6ә—10)

7  Патша белән Һәмә́н+ Әсфирә́ патшабикә оештырган мәҗлескә килделәр.  Шул көнне, мәҗлестә шәраб эчеп утырганда, патша Әсфирәгә кабат: «Әсфирә патшабикә, нинди үтенечең бар? Әйт, үтәрмен. Нәрсә турында сорарсың? Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирелер!» — дип әйтте.+  Әсфирә патшабикә болай диде: «И патша, сезнең илтифатыгызны казанган булсам һәм патша дөрес дип күрсә, үтенәм сездән: минем җанымны һәм халкымны+ коткарыгызчы.  Чөнки безне, мине һәм бөтен халкымны, кырып бетерер өчен, үтереп юк итәр+ өчен саттылар.+ Әлбәттә, безне коллар һәм хезмәтче кызлар итеп саткан булсалар, мин бер сүз дә әйтмәс идем. Ләкин мондый бәлагә юл куярга ярамый, чөнки бу патшага да зыян китерер».  Шунда Ахашверош патша Әсфирә патшабикәдән: «Кем ул? Алай эшләргә батырчылык иткән кеше кайда?» — дип сорады.  Әсфирә: «Безне күралмаучы һәм дошманыбыз — явыз Һәмән ул»,— дип җавап кайтарды. Һәмән исә патша белән патшабикәдән куркып калтырый башлады.  Патша, ачуы чыгып, мәҗлес вакытында торды да сарай бакчасына чыгып китте. Ә Һәмән, патшаның үзен җәзаларга җыенганын күреп, Әсфирә патшабикәдән үз җанын саклап калу турында үтенер өчен торып басты.  Патша сарай бакчасыннан мәҗлес үткән йортка кире әйләнеп кергәндә, Һәмән Әсфирәнең ятагына сарылган иде. Моны күреп патша: «Әле ул, җитмәсә, минем өемдә патшабикәне көчләргә дә җыенамы?» — дип кычкырды. Патшаның моны әйтүе булды, Һәмәннең битен капладылар.  Патшаның Харбу́н+ исемле түрәсе: «Һәмән әле шулай ук сезнең гомерегезне саклап калган+ Мардәкә́й+ өчен 50 терсәк* озынлыкта бер багана утыртып куйды, бу багана Һәмәннең йорты янында тора»,— диде. Шунда патша: «Аны шул баганага асып куегыз»,— дип боерды. 10  Һәмәнне ул үзе Мардәкәй өчен әзерләгән баганага асып куйдылар, һәм патшаның ачуы басылды.

Искәрмәләр

Як. 22,3 м. Ә14 кушымт. к.