Әсфирә 8:1—17

  • Мардәкәй югары күтәрелә (1, 2)

  • Әсфирәнең патшага үтенече (3—6)

  • Патшаның яңа әмере (7—14)

  • Яһүдләр өчен якты, шатлыклы көн килә (15—17)

8  Шул ук көнне Ахашверо́ш патша Әсфирә́ патшабикәгә яһүдләрне нәфрәт+ иткән Һәмәннең йортын+ тапшырды. Мардәкә́й патшаның алдына килеп басты, чөнки Әсфирә аның үзенә туган булуы турында әйткән иде.+  Шуннан соң патша Һәмәннән алган мөһерле балдагын+ салып, Мардәкәйгә бирде, һәм Әсфирә Мардәкәйне Һәмә́н йорты башлыгы итеп билгеләде.+  Әсфирә кабат патшага мөрәҗәгать итте. Ул аның аягына егылды да, елый-елый, агаклы Һәмән кылган зыянны төзәтүен һәм аның яһүдләргә каршы корган ниятен җимерүен ялварып үтенде.+  Патша үзенең алтын скипетрын Әсфирәгә таба сузгач,+ Әсфирә, торып, патша алдында басты  һәм болай диде: «Әгәр патша мәгъкуль күрсә, мин аның илтифатын казанган булсам, патша бу эшне дөрес дип тапса һәм мине хупласа, шул мәкерле агаклы+ Һәмәда́т улы Һәмәннең+ патшалыктагы бөтен өлкәләрдә яшәүче яһүдләрне юк итәргә дип язган хатлары гамәлдән чыгарылсын дигән боерык язылсын иде.  Ничек инде мин халкым күрәчәк бәлагә тыныч кына карап тора алыйм? Ничек инде мин туганнарым өстенә төшәчәк һәлакәткә түзә алыйм?»  Шулчак Ахашверош патша Әсфирә патшабикә белән яһүд Мардәкәйгә болай диде: «Менә, мин Һәмәннең йортын Әсфирәгә тапшырдым,+ ә аның үзен, яһүдләргә һөҗүм итәргә ниятләгәне өчен, баганага асып үтердем.+  Хәзер исә яһүдләр хакына патша исеменнән нәрсә язарга дөрес дип санасагыз, шуны языгыз һәм язуны патшаның мөһерле балдагы белән раслагыз, чөнки патша исеменнән язылган һәм патшаның мөһерле балдагы белән расланган бернинди әмерне гамәлдән чыгарып булмый».+  Өченче айда, ягъни сива́н* аенда, 23 нче көнне патшаның сәркатипләрен чакырдылар, һәм тегеләр Һиндстаннан алып Хәбәшстанга кадәр булган барлык өлкәләрдә, 127 өлкәдә идарә иткән сатрапларга,+ башлыкларга һәм түрәләргә,+ шулай ук яһүдләргә Мардәкәй кушканны яздылар. Хатларны һәр өлкәгә үз язуында, һәр халыкка үз телендә, яһүдләргә дә үз язуында һәм үз телендә тапшырдылар. 10  Бу хатларны Мардәкәй Ахашверош патша исеменнән язды һәм аларны патшаның мөһерле балдагы белән раслап,+ атлы хәбәрчеләр аша җибәрде. Алар патша сараеның җитез атларына атланып чаптылар. 11  Бу хатларда патша төрле шәһәрләрдә яшәүче яһүдләргә, бергә җыелып, үз гомерләрен* якларга һәм үзләренә һөҗүм итә алган нинди дә булса халыкның я өлкәнең коралланган кешеләрен, шул исәптән балалары белән хатын-кызларын үтерергә, юк итәргә һәм кырып бетерергә, ә мал-мөлкәтен үзләренә алырга рөхсәт итә дип язылган иде.+ 12  Бу Ахашверош патша карамагындагы бөтен өлкәләрдә шул ук көнне — 12 нче айның, ягъни ада́р* аеның, 13 нче көнендә булырга тиеш иде.+ 13  Хатта язылганнар* бөтен өлкәләрдә закон итеп чыгарылырга һәм, яһүдләр бу көнне үз дошманнарыннан үч алырга әзер булсын өчен,+ бөтен халыкларга игълан ителергә тиеш иде. 14  Хәбәрчеләр, патша сараеның җитез атларына атланып, патшаның кушуы буенча, бик тиз ашыгып чыгып киттеләр. Бу әмер Шуша́н+ ныгытмасында* да чыгарылды. 15  Мардәкәй исә патша яныннан зәңгәр һәм ак тукымадан тегелгән патша киемендә, зиннәтле алтын таҗ киеп һәм сыйфатлы йон тукымадан ясалган кызгылт-шәмәхә япанча бөркәнеп чыкты.+ Ә Шуша́н шәһәре шатлыктан кычкыра иде. 16  Яһүдләр өчен якты, шатлыклы, тантаналы һәм данлы көннәр җитте. 17  Патша сүзе һәм әмере ирешкән бөтен өлкәләрдә һәм бөтен шәһәрләрдә яһүдләр мәҗлесләр, бәйрәмнәр үткәреп, шатлана һәм күңел ача иделәр. Ул җирдәге күп кенә халыклар, яһүдләрдән курка башлаганга, үзләрен яһүд дип игълан иттеләр.+

Искәрмәләр

Яки «җаннарын».
Яки «Хаттагы күчермә».
Яки «сараенда».