Әсфирә 9:1—32

  • Яһүдләр тантана итә (1—19)

  • Пурим бәйрәме гамәлгә керә (20—32)

9  Патшаның сүзе һәм әмере уникенче айның, ягъни ада́р*+ аеның, 13 нче көнендә үтәлергә тиеш иде.+ Шул көнне дошманнары яһүдләрне буйсындырырга өметләнгән иде. Ләкин киресенчә булып чыкты: яһүдләр үзләрен нәфрәт итүчеләрне үзләре буйсындырдылар.+  Яһүдләр Ахашверо́ш+ патша карамагындагы барлык өлкәләрдә, үз шәһәрләрендә үзләренә зыян китермәкче булган кешеләрне үтерер өчен җыелды. Һичкем аларга каршы тора алмады, чөнки бөтен халыклар алардан курка башлады.+  Өлкәләрнең барлык түрәләре, сатраплар,+ башлыклар һәм патша эшләре белән шөгыльләнгән кешеләр, Мардәкәйдән курыкканга күрә, яһүдләргә булышлык күрсәтте.  Мардәкә́й исә патша йортында* зур кеше булып китте,+ аның даны бөтен өлкәләргә таралды, чөнки куәте артканнан-арта барды.  Яһүдләр бөтен дошманнарын кылычтан кичерделәр, үтерделәр, юк иттеләр һәм үзләрен нәфрәт итүчеләр белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр.+  Алар Шуша́н+ ныгытмасында* 500 кешене үтерде.  Шулай ук Паршанда́т, Дәлфу́н, Аспатны,  Пората́, Адали́, Аридатны,  Пармашта́й, Ариса́й, Арида́й, Вайзатаны — 10  яһүдләрне нәфрәт иткән+ Һәмәда́т улы Һәмәннең ун улын да үтерделәр. Ләкин аларның мал-мөлкәтенә тимәделәр.+ 11  Шул көнне патшага Шушан ныгытмасында* үтерелгәннәрнең саны турында хәбәр җиткерделәр. 12  Шулчак патша Әсфирә́ патшабикәгә болай диде: «Шушан ныгытмасында* яһүдләр 500 кешене һәм Һәмәннең ун улын үтерделәр һәм юк иттеләр. Алайса, башка өлкәләрдә ниләр булып беткән икән?+ Үтенечең нинди? Әйт, теләгеңне үтәрмен. Нәрсә турында сорарсың? Ни сорасаң да, бирермен». 13  Әсфирә: «Әгәр патша мәгъкуль күрсә,+ Шушандагы яһүдләргә иртәгә дә бүгенге закон буенча эш итәргә рөхсәт ителсен,+ ә Һәмәннең ун улын баганага асып куйсыннар»+,— диде. 14  Патша шулай эшләргә әмер бирде. Шушанда закон чыкты, һәм Һәмәннең улларын асып куйдылар. 15  Шушандагы яһүдләр адар аеның 14 нче көнендә дә җыелып,+ Шушанда 300 кешене үтерделәр. Ләкин мал-мөлкәткә тимәделәр. 16  Патша карамагында булган өлкәләрдә яшәүче калган яһүдләр дә, бергә җыелып, үз җаннарын якладылар.+ Алар үзләрен нәфрәт иткәннәрнең 75 000 кешесен үтереп, үз дошманнарыннан котылды,+ ләкин мал-мөлкәткә тимәделәр. 17  Бу хәлләр адар аеның 13 нче көнендә булды. Ә 14 нче көнне алар ял иттеләр, ул көн бәйрәм һәм шатлык көне булды. 18  Шушандагы яһүдләр исә айның 13 нче+ һәм 14 нче+ көннәрендә җыелдылар. Ә 15 нче көнне ял иттеләр, ул көн бәйрәм һәм шатлык көне булды. 19  Шуңа күрә өлкәләрдәге шәһәрләрдә яшәүче яһүдләр адар аеның 14 нче көнендә шатландылар, бәйрәм уздырдылар, тантана иттеләр+ һәм бер-берсен сыйладылар.+ 20  Мардәкәй+ шул вакыйгалар турында язып куйды һәм Ахашверош патша карамагында булган якындагы һәм ерактагы өлкәләрдә яшәүче бөтен яһүдләргә рәсми хатлар җибәрде. 21  Ул аларга һәр ел адар аеның 14 нче һәм 15 нче көннәрендә бәйрәм үткәрергә кушты. 22  Чөнки ул көннәрдә яһүдләр үз дошманнарыннан ял иттеләр һәм шул айда аларның кайгысы — шатлыкка, хәсрәтләре+ бәйрәмгә әйләнде. Алар шул көннәрне шатлыклы бәйрәм көннәре, бер-берсен сыйлау һәм ярлыларга хәер-сәдака бирү көннәре итеп үткәрергә тиеш булды. 23  Яһүдләр бу бәйрәмне алга таба да үткәрергә һәм Мардәкәй язган сүзләр буенча эш итәргә ризалашты. 24  Чөнки бөтен яһүдләрнең дошманы агаклы+ Һәмәдат улы Һәмә́н,+ яһүдләрне юк итәргә ният корып,+ алар арасында шау-шу күтәрер өчен һәм аларны кырып бетерер өчен, пур,+ ягъни жирәбә салган иде. 25  Ләкин Әсфирә патша янына килгәч, патша: «Һәмәннең яһүдләргә каршы корган явыз нияте+ үз башына төшсен»,— дигән язма боерык чыгарды.+ Шунда аны да, улларын да баганага асып куйдылар.+ 26  Шуңа күрә бу көннәрне «пур»*+ сүзеннән алып Пури́м дип атадылар. Шул сәбәпле хатта язылган бөтен сүзләргә колак салып, күргәннәрне һәм башларына төшкәнне истә тотып, 27  яһүдләр үзләрен, үз токымнарын һәм аларга кушылачак бөтен кешеләрне+ бу ике көнне һәрвакыт бәйрәм итәргә һәм алар турында язылганны ел саен билгеле вакытта үтәп барырга бурычлы итте. 28  Бу көннәрне һәр гаиләдә, барлык өлкәләрдә һәм шәһәрләрдә буыннан-буынга истә тотарга һәм бәйрәм итәргә тиеш иделәр. Яһүдләргә Пурим бәйрәмен гамәлдән чыгарырга, ә токымнарына аның турында онытырга ярамый иде. 29  Соңрак Пуримга кагылышлы икенче хат яздылар, һәм Абиһаи́л кызы Әсфирә патшабикә белән яһүд Мардәкәй аны үз хакимлекләрен кулланып расладылар. 30  Мардәкәй тынычлык һәм хакыйкать сүзләре язылган рәсми хатларны Ахашверош+ патшалыгының 127 өлкәсендә яшәгән яһүдләргә җибәрде.+ 31  Анда яһүдләр, яһүд Мардәкәй белән Әсфирә патшабикә боерганча,+ билгеле бер вакытта, ураза тотып+ һәм Аллаһыга ялварып,+ Пурим бәйрәмен үткәрергә тиеш дип язылган иде. Моннан тыш халык үзен* һәм үз токымнарын моны эшләргә бурычлы итте.+ 32  Ә Әсфирәнең боерыгы Пурим+ белән бәйле бөтен нәрсәне раслады һәм китапка язып куелды.

Искәрмәләр

Яки «сараенда».
Яки «сараенда».
Яки «сараенда».
Яки «сараенда».
Мәгъ. «жирәбә». Аның күплек саны «пурим», һәм бу сүз белән изге календарьнең уникенче аенда үткәрелгән яһүди бәйрәмне атый башлаганнар. Ә15 кушымт. к.
Яки «үз җанын».