Әюп 10:1—22

  • Әюп җавабын дәвам итә (1—22)

    • Ник Аллаһы минем белән дәгъвалаша? (2)

    • Аллаһы һәм үлемле Әюп чагыштырыла (4—12)

    • «Бераз тынычланыр идем» (20)

10  Мин тормышымнан җирәнәм.*+ Зарымны әйтермен. Җан әрнүен белдерермен!  Мин Аллаһыга болай диярмен: „Мине гаепле дип игълан итмә. Әйт, ник минем белән дәгъвалашасың?  Җәберләүдән сиңа ни файда бар? Явызларның киңәшләрен хуплап,Кулларың булдырганны кире кагуның ни мәгънәсе бар?+  Әллә синең күзең — кеше күземе? Әллә син үлемле кеше кебек карыйсыңмы?  Әллә синең көннәрең үлемле кешеләрнеке сыманмы? Әллә гомер елларың кешенеке кебекме?+  Ник миннән гаеп эзлисең,Ник гөнаһ табарга тырышасың?+  Гаепсез булуымны беләсең бит.+ Синең кулыңнан мине һичкем коткара алмас.+  Син мине үз кулларың белән булдырдың,+Ә хәзер бөтенләй юк итәсең килә.  Исеңә төшерче: син мине балчыктан булдырдың бит,+ Ә хәзер туфракка кайтарасың.+ 10  Син мине сөт кебек агыздың Һәм сыр кебек оеттың түгелме? 11  Син мине тире һәм тән белән капладың,Сөякләр һәм сеңерләр ярдәмендә мине үрдең.+ 12  Син миңа тормыш бирдең, тугры мәхәббәтеңне күрсәттең. Кайгыртып, рухымны* якладың.+ 13  Әмма яшертен генә менә нәрсәләр ниятләгәнсең. Беләм, алар синнән килә. 14  Мин гөнаһ кылган булсам, син мине күзәтер идең;+Гаеп эшләремне кичермәс идең. 15  Гаебем булса, кайгы миңа! Хәтта гаепсез булсам да, башымны күтәрә алмыйм,+Чөнки мин хурлык һәм кайгы белән тулы.+ 16  Башымны күтәрсәм, син мине арысландай ауларсың,+Миңа каршы кодрәтеңне кабат кулланырсың. 17  Башыма бәла өстенә бәла килгән арада,Син миңа каршы яңа шаһитләр китерәсең, Миңа ярсыганнан-ярсый барасың. 18  Соң, ник мине карыннан чыгардың?+ Мине кем дә булса күргәнче, мин үләргә тиеш идем. 19  Ул чакта һич булмагандай булыр идем,Ана карыныннан кабергә иңәр идем“. 20  Көннәрем аз санлы түгелме соң?+ Ходай мине калдырсын,Бүтән миңа карамасын — бераз тынычланыр идем.*+ 21  Ә инде аннары бөтенләйгә+Дөм караңгылык* җиренә китәрмен.+ 22  Кап-караңгы җиргә,Куе караңгылык һәм тәртипсезлек җиренә,Хәтта яктысы да караңгы булган урынга китеп барырмын».

Искәрмәләр

Яки «Минем җаным тормышымнан җирәнә».
Яки «сулышымны; тормышымны».
Яки «күңелем күтәрелер иде».
Яки «Караңгылык һәм үлем күләгәсе».