Әюп 12:1—25

  • Әюпнең җавабы (1—25)

    • «Мин сездән ким түгел» (3)

    • Мин «көлкегә калдым» (4)

    • Аллаһыда зирәклек (13)

    • Аллаһы хөкемчеләр белән патшалардан өстен (17, 18)

12  Моңа Әюп болай диде:  «Әй, акыллылар да үзегез,*Сез үлгәч, зирәклек тә бетәр!  Тик минем дә аңлау сәләтем бар бит. Мин сездән ким түгел. Боларны белмәгән кеше бармы соң?  Тәкъва һәм саф булсам да,Мин, Аллаһыдан җавап көткән кеше,+Иптәшләрем алдында көлкегә калдым.+  Гамьсез кеше кайгы-хәсрәткә җирәнеп карый,Аяклары какшаган* кешеләр генә аңа дучар була дип уйлый ул.  Юлбасарларның чатырлары имин,+Аллаһының ачуын чыгаручылар,Илаһларын кулларында йөртүчеләр тыныч яши.+  Ләкин хайваннардан сорап кара, алар сине өйрәтер;Я күктәге кошлардан — алар сиңа әйтер.  Җир турында уйлап кара,* ул сине өйрәтер,Һәм диңгездәге балыклар сиңа хәбәр итәр.  Моның барысын Йәһвә булдырган икәненАларның кайсысы белми? 10  Һәрбер тере җанның гомере,Һәрбер кешенең рухы* аның кулында.+ 11  Тел ризыкның тәмен сизгән кебек,Колак та сүзләрне аера түгелме?+ 12  Әллә картларның — зирәклеге,+Олыларның аңлау сәләте юкмы? 13  Аллаһыда зирәклек һәм кодрәт,+Аның нияте һәм аңлау сәләте бар.+ 14  Ул җимергәнне яңадан торгызып булмый;+Ул япканны һичкем ача алмый. 15  Суларны туктатса, бөтен нәрсә корый;+Суларны җибәрсә, алар җирне тутыра.+ 16  Аңарда куәт һәм зирәклек;+Юлдан язучы да, юлдан яздыручы да аның кулында; 17  Ул киңәшчеләрне яланаяк* калдыра,Хөкемчеләрне акылсыз итә.+ 18  Ул патшалар салган богауларны чишә,+Аларның билләренә билбау буа. 19  Ул руханиларны яланаяк калдыра,+Хакимлекләрен нык урнаштырганнарны бәреп төшерә,+ 20  Ышанычлы киңәшчеләрне сүзсез калдыра,Картларны* акыллылыктан мәхрүм итә. 21  Ул мирзаларга җирәнүен белдерә,+Көчлеләрне көчсез итә,* 22  Тирәнлекләрне караңгылыктан чыгара,+Дөм караңгылыкка яктылык сибә. 23  Ул халыкларны бетерер өчен бөек итә,Милләтләрне сөргенгә алып барыр өчен ишәйтә. 24  Ул башлыкларны аңлау сәләтеннән мәхрүм итә,Аларны юлсыз чүлләрдән йөртә.+ 25  Алар караңгыда, яктылык булмаган җирдә капшанып йөри,+Ул аларны адашып йөрүче исеректәй итә.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Чыннан да, сез кешеләр».
Яки «шуган».
Я, бәлки, «Җиргә сөйлә».
Яки «сулышы».
Яки «бернәрсәсез».
Яки «Өлкәннәрне».
Сүзгә-сүз «Көчлеләрнең билбавын бушайта».