Әюп 16:1—22

  • Әюпнең җавабы (1—22)

    • Сез «газаплаучы юатучылар»! (2)

    • Әюп, Аллаһы миңа һөҗүм итеп тора, ди (12)

16  Моңа Әюп болай диде:  «Моңа охшаш күп нәрсә ишеткәнем бар. Сез һәммәгез дә газаплаучы юатучылар!+  Шул буш сүзләреңнән туктыйсыңмы, юкмы! Ник алай дип җавап бирәсең?  Мин дә сезнең кебек сөйли алыр идем. Әгәр минем урынымда булсагыз,*Мин сезне тәнкыйтьләр идеммеҺәм сезгә карап башымны чайкар идемме?+  Юк, мин сезне сүзләрем белән ныгытыр идем,Телем белән юатып, көч өстәр идем.+  Сөйләсәм, әрнүем бетми,+Сүземнән туктасам, авыртуым кала бирә.  Тик хәзер Ул мине алҗытты,+Бөтен йортымны* тар-мар итте.  Өстәвенә, ул мине тотып ала. Һәм башкалар моны күрә,Әйтерсең лә үз мескенлегем миңа каршы шаһитлек бирә.  Аның ярсуы мине өзгәли, ул миңа ачу тота.+ Миңа карап, тешләрен шыгырдата. Дошманым миңа үткен карашын чәнчи.+ 10  Дошманнар, мине йотар өчен, авызларын киң итеп ачтылар,+Мыскыллап, яңакларыма суктылар,Күпләп миңа каршы җыелалар.+ 11  Ходай мине егетләр кулына тапшыра,Явызларга китереп ташлый.+ 12  Тыныч кына яшәп яткан идем, ул мине изде;+Мине җиңеп* тар-мар итте,Аннан соң миңа һөҗүм итте. 13  Аның укчылары мине уратып ала;+Ул һич кызганмыйча бөерләремне чәнчи,+Үтемне җиргә түгә. 14  Ул мине диварны җимергәндәй җимерә бара,Сугышчыдай миңа ташлана. 15  Мин матәм киеме тегеп, тәнемне капладым,+Абруемны* җиргә күмдем.+ 16  Елаганга, битем кызарды,+Күз тирәләрем каралды,* 17  Тик минем бернинди зыян китергәнем юк,Догам саф. 18  И туфрак, канымны яшермә!+ Ачы тавышым тынмасын! 19  Минем күктә шаһитем бар,Минем хакка шаһитлек бирә алучы — югарыда. 20  Иптәшләрем миннән мыскыллап көлә,+Ә мин Ходаем алдында күз яшьләремне түгәм.*+ 21  Кеше белән аның якыны арасындагы бәхәс хәл ителгән кебек,Адәм улы белән Аллаһы арасындагы эш тә хәл ителсен иде.+ 22  Чөнки берничә ел үтәр дә,Мин кайтып булмый торган юл буйлап китәрмен.+

Искәрмәләр

Яки «Җаннарыгыз минем җаным урынында булса».
Яки «Минем белән җыела торганнарны».
Сүзгә-сүз «җилкәмнән тотып алып».
Яки «Көчемне». Сүзгә-сүз «мөгеземне».
Сүзгә-сүз «үлем күләгәсе».
Я, бәлки, «йокламыйча Ходаема карыйм».