Әюп 17:1—16

  • Әюп җавабын дәвам итә (1—16)

    • «Мине мыскыллаучылар чолгап алды» (2)

    • «Ходай мине адәм көлкесе итте» (6)

    • «Кабер минем йортыма әйләнәчәк» (13)

17  Мин хәлдән тайдым, көннәрем сүнеп бара;Мине зират көтә.+  Мине мыскыллаучылар чолгап алды,+Күзләрем аларның фетнәсенә карап торырга мәҗбүр.  Зинһар, миңа булышырга вәгъдә итче. Кем тагын миңа ярдәм итсен?+  Син аларның күңелләреннән акыллылыкны яшердең,+Шуңа күрә аларны югарыламыйсың.  Берәү дуслары белән бүлешергә тәкъдим итә,Ә үз балаларының күзләре сүнә бара.  Ходай мине адәм көлкесе* итте,+Хәзер минем битемә төкерәләр.+  Кайгыдан күзләрем тонды,+Сөяк белән тиредән генә калдым.  Намуслылар моңа гаҗәпләнеп карап тора,Гаепсезнең имансызлар* аркасында кәефе китә.  Тәкъва кеше үз юлында нык тора,+Гаепсез кешенең көче арта.+ 10  Әмма сез, әйдәгез, үз сүзләрегезне дәвам итегез,Чөнки мин арагызда бер зирәкне дә тапмадым.+ 11  Көннәрем үз ахырына килде,+Ниятләрем, күңел теләкләрем челпәрәмә килде.+ 12  Иптәшләрем: „Караңгы булганга, яктылык килә“,— диеп,Төнне көнгә алыштыра. 13  Көтеп торсам, Кабер* минем йортыма әйләнәчәк,+Һәм урынымны караңгылыкта җәярмен.+ 14  Гүргә:+ „Син минем әтием!“,Кортка: „Син минем әнием һәм апам!“ — диярмен. 15  Кайда минем өметем?+ Өметем барлыгын кем әйтә алсын? 16  Өметем белән бергә җир куенына кергәч,+Ул* Кабернең* ябык капкалары янына төшәчәк».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «мәкаль; әйтем».
Яки «мөртәтләр».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Ягъни өметем.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.