Әюп 18:1—21

  • Билдадның икенче тапкыр сөйләве (1—21)

    • Гөнаһ кылучыларның башларына төшәчәк бәлаләрне сурәтли (5—20)

    • Кинаяләп, Әюп Аллаһыны белми, ди (21)

18  Шуахлы Билда́д+ моңа болай диде:  «Шул сүзләреңне тәмамлыйсыңмы, юкмы? Бераз акылың булса, күрсәт моны, аннары без дә сөйләрбез.  Ник безгә хайваннарга караган кебек карыйсың,+Ник безне ахмаклар* дип саныйсың?  Ачуыңнан җаның өзгәләнсә дә,Синең хакка җир ташландык хәлдә калырмы,Кыя үз урыныннан күчәрме?  Явызның яктылыгы сүнеп китәр,Учагының ялкыны бүтән янмас.+  Чатырындагы яктылык, һичшиксез, караңгыланыр,Өстендәге яктырткычы сүнеп китәр.  Аның тәвәккәл адымнары кечерәер. Аны үзе биргән киңәше егар.+  Аяклары аны ятьмәгә илтер,Ул атлый-атлый элмәккә эләгер.  Үкчәсе капкынга тотылыр,Аны тозак эләктереп алыр.+ 10  Аның өчен җирдә бау яшерелгән,Юлда аны тозак көтә. 11  Аны бөтен яктан дәһшәтле нәрсәләр куркыта,+Эзләреннән куып бара. 12  Аның көч-куәте кими,Афәттән+ аяклары какшар.* 13  Аның тиресе ашалган,Иң куркыныч үлем чире аның кул-аякларын йота. 14  Аны исән-имин яшәп яткан чатырыннан аердылар,+Дәһшәтләр патшасына* алып баралар. 15  Аның чатырында чит кешеләр яшәр,Йортын күкерт каплар.+ 16  Астында тамырлары корып бетәр,Өстендә ботаклары кибәр. 17  Аның турындагы истәлекләр җир йөзеннән җуелыр,Урамда аның исемен белмәсләр. 18  Аны яктылыктан караңгылыкка җибәрерләр,Уңдырышлы җирдән куарлар. 19  Ул үз халкы арасында токымсыз һәм нәселсез булыр,Яшәгән* җирендә исән калган беркеме дә булмас. 20  Аның көне килгәч, Көнбатыштагы кешеләр аптырашка калыр;Көнчыгышта яшәүчеләрне курку биләп алыр. 21  Яманлык кылучының чатырлары белән,Аллаһыны белмәгән кешенең яшәү урыны белән менә шулай булыр».

Искәрмәләр

Я, бәлки, «нәҗес».
Яки «аксар».
Яки «дәһшәтле үлемгә».
Яки «Вакытлыча яшәгән».