Әюп 2:1—13

  • Шайтан кабат Әюпнең эчкерсезлеген шик астына куя (1—5)

  • Шайтан Әюпне зарарларга рөхсәт ала (6—8)

  • Әюпнең хатыны: «Аллаһыны каһәрләү һәм үлү синең өчен яхшырак булмасмы?» — ди (9, 10)

  • Әюпнең өч иптәше килә (11—13)

2  Шуннан соң бер көнне Аллаһының уллары*+ Йәһвә каршына килеп басты.+ Шайтан да алар арасында иде, ул да Йәһвә алдына килеп басты.+  Шунда Йәһвә Шайтаннан: «Син кайдан килдең?» — дип сорады. Шайтан Йәһвәгә болай дип җавап бирде: «Мин җирне гиздем, мин аны йөреп чыктым».+  Йәһвә Шайтанга болай диде: «Хезмәтчем Әюпкә игътибар иттеңме? Җир йөзендә аңа тиң кеше юк. Ул намуслы, саф,+ Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яши һәм үзен явызлыктан саклый. Син мине аны һәлак итәргә котыртсаң да,+ ул һаман да үз сафлыгында нык тора».+  Шайтан исә Йәһвәгә мондый җавап кайтарды: «Үз тормышын саклап калыр өчен, кеше башка тормышны бирергә әзер.* Үз җаны өчен кеше бар нәрсәсен бирәчәк.  Син менә кулыңны сузып, аның сөякләрен һәм тәнен зарарла, шулчак ул сине ачыктан-ачык каһәрләячәк».+  Шунда Йәһвә Шайтанга болай диде: «Менә, ул синең кулыңда! Әмма гомерен* генә алма!»  Шайтан Йәһвә яныннан китте дә Әюпне аяк табаныннан алып баш очына кадәр әрнеткеч үлекле шешләр*+ белән зарарлады.  Әюп үз тәнен кырыр өчен чүлмәк ватыгы алып, көл өстенә утырды.+  Ахыр чиктә, хатыны аңа: «Син һаман да сафлыгыңны саклыйсыңмы? Аллаһыны каһәрләү һәм үлү синең өчен яхшырак булмасмы?» — диде. 10  Әмма Әюп аңа: «Син акылсыз хатындай сөйлисең. Әллә без Аллаһыдан яхшыны гына кабул итәргә тиешме? Начарны да кабул итәргә тиеш түгелмени?»+ — дип әйтте. Бар кичергәннәренә карамастан, Әюп теле белән гөнаһ кылмады.+ 11  Әюпнең башына төшкән бар бәла-казалар турында ишетеп, өч иптәше:* теманлы Илифа́з,+ шуахлы+ Билда́д+ һәм нагамалы Сәфә́р+ — һәрберсе үз җиреннән юлга чыкты. Алар сөйләшкәнчә очраштылар да Әюпнең кайгысын уртаклашырга һәм аны юатырга киттеләр. 12  Әюпне ерактан күреп алгач, алар аны танымадылар. Танып алгач исә, алар акырып еларга тотындылар, киемнәрен ертып җибәрделәр, һавага тузан очырттылар һәм аны башларына сиптеләр.+ 13  Алар җиде көн һәм җиде төн җирдә аның янында утырды. Берсе дә аңа дәшмәде, чөнки аның авыртуы бик көчле икәнен күреп тора иделәр.+

Искәрмәләр

«Аллаһының уллары» дигән евр. идиомасы фәрештәләрне аңлата.
Сүзгә-сүз «Тире өчен тире».
Яки «җанын».
Яки «коточкыч эренле яралар».
Яки «танышы».