Әюп 21:1—34

  • Әюпнең җавабы (1—34)

    • Ни өчен явызлар чәчәк ата? (7—13)

    • Үз «юатучыларын» фаш итә (27—34)

21  Моңа Әюп болай диде:  «Сүзләремә колак салыгыз,Шулай итеп мине юатырсыз.  Мин сөйләгәндә, сабыр булыгыз,Башта сөйләп бетерим, аннары көләрсез.+  Әллә мин кеше алдында зарланаммы? Юк. Алайса, ни өчен рухым тыныч соң?  Кулыгыз белән авызыгызны каплап,Миңа гаҗәпләнеп карап торыгыз.  Уйларга бирелгәндә мин тынычлыгымны югалтам,Бөтен тәнем калтырый башлый.  Ник әле явызлар яши дә яши,+Картая, бай* булып китә?+  Аларның балалары һәрчак үзләре белән,Алар үз токымнарын күреп тора.  Йортлары исән-имин тора, дәһшәт янамый;+Ходай аларны җәзаламый. 10  Үгезләре үрчеп тора,Сыерлары бозаулый һәм бозау салмый. 11  Малайлары тышта көтү-көтү йөгереп йөри,Балалары чабышып уйный. 12  Алар шалтыравык һәм арфа көенә җырлый,Флейта* тавышына күңел ача.+ 13  Яшәгән көннәре канәгатьлек китерә,Алар тынычлыкта* Кабергә* иңә. 14  Аллаһыга исә алар болай ди: „Калдыр безне! Синең юлларыңны беләсебез килми.+ 15  Кем соң ул Чиксез Кодрәт Иясе? Ник без аңа хезмәт итәргә тиеш?+ Аны белүдән ни файда бар?“+ 16  Әмма аларның рәхәт тормышлары үз кулларында түгел икәнен беләм.+ Явызларның уй-ниятләре* миннән ерак.+ 17  Явызларның яктырткычы еш сүнәме?+ Бәла-казалар аларга еш ябырыламы? Аллаһы, ачуы чыгып, аларга еш һәлакәт китерәме? 18  Аларның кайчан да булса җил очырган салам бөртеге сыман,Давыл алып киткән кибәк сыман булганы бармы? 19  Ходай кешегә тиешле җәзаны аның уллары өчен саклар. Әмма Аллаһы, кеше үзе татысын өчен, тиешлесен аның үзенә бирсен иде.+ 20  Явыз үз күзләре белән үзенең һәлакәтен күрсен,Чиксез Кодрәт Иясенең ярсуын татысын.+ 21  Аның гомере кыскартыла* икән,Үзеннән соң йорты белән ни буласы аны борчырга тиешме?+ 22  Кем Аллаһыга гыйлем бирә* ала?+ Ул үзе иң бөекләрне хөкем итә бит.+ 23  Берәү үлгәндә әле куәтле була,+Ул кайгы күрми, борчуларсыз яши,+ 24  Сөякләре нык,Ботларын май баскан була. 25  Башка берәү исә, тормышның рәхәтен татымыйча,Кайгы-хәсрәт чигеп* үлә. 26  Алар бергә җир куенына кереп ятар,+Икесен дә корт каплар.+ 27  Уйларыгызны да,Миңа каршы корган явыз* ниятләрегезне дә бик яхшы беләм.+ 28  Сез бит: „Мирзаның йорты кайда,Явызның чатыры кайда?“+ — дисез. 29  Сәяхәтчеләрдән сораганыгыз юкмы? Аларның күргән-белгәннәрен җентекләп тикшермәдегезме? 30  Афәт көнендә явыз кешене кызганалар,Ярсу көнендә аны коткаралар икәнен белмәдегезме? 31  Кем аңа йөргән юллары турында йөзенә бәреп әйтсен? Кем аңа кылган эшләре өчен әҗерен бирсен? 32  Аны күмгәч,Каберен саклап торырлар. 33  Үзәндәге* туфрак аның өчен уңайлы булыр,+Аңа кадәр исәпсез-хисапсыз кеше җир куенына кергән сыман,Бар кешеләр аңа иярер.+ 34  Соң, мәгънәсез юатуыгызның файдасы нидә?+ Җавапларыгызда ялганнан башка һичнәрсә дә юк!»

Искәрмәләр

Яки «куәтле».
Яки «Сыбызгы».
Яки «бер мизгелдә», ягъни тиз һәм газапсыз үлем.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «киңәшләре».
Яки «икегә кыскартыла».
Яки «Аллаһыны берәр нәрсәгә өйрәтә».
Яки «Ачы җан белән».
Я, бәлки, «рәхимсез эш итәр өчен корган».
Яки «Елга үзәнендәге».