Әюп 22:1—30

  • Илифазның өченче тапкыр сөйләве (1—30)

    • Кеше Аллаһыга файда китерә аламы? (2, 3)

    • Әюпне комсыз һәм гаделсез булуда гаепли (6—9)

    • Аллаһыга «кире кайтсаң, торгызылырсың» (23)

22  Моңа теманлы Илифа́з+ болай диде:  «Кеше Ходай өчен файдалы була аламы? Аңлы кеше аңа берәр файда китерә аламы?+  Чиксез Кодрәт Иясе синең тәкъвалыгыңа карыймы соң?* Сафлык юлы буйлап йөрүеңнән аңа файда тияме?+  Курку-хөрмәтең өчен ул сине җәзага тартырмы,Синең белән судлашырмы?  Явызлыгың баштан ашканга,Гөнаһларыңның чиге булмаганга шулай булды түгелме?+  Син кардәшеңнән бер сәбәпсез рәһен* аласың,Кешеләрнең киемнәрен салдырып, аларны ялангач калдырасың.+  Арыган кешегә су эчертмисең,Ач адәмне ашатмыйсың.+  Бу җир, куәтле кешенең биләмәсе,+Монда дәрәҗәле берәү яши.  Әмма син тол хатыннарны буш кул белән борып җибәрдең,Ятимнәрнең* кулларын көчсез иттең. 10  Менә шуңа күрә тирә-ягыңда элмәкләр* куелган,+Син көтелмәгән дәһшәтләрдән куркып торасың. 11  Менә шуңа күрә бик караңгы, син күрә дә алмыйсың,Су ташкыны сине каплап ала. 12  Аллаһы күк биеклегендә түгелме? Бөтен йолдызларның никадәр югары икәнен күр. 13  Ә син әйтәсең: „Ходай нәрсә белә соң ул? Ул дөм караңгылык аша хөкем итә аламы? 14  Күк гөмбәзеннән* йөргәндә,Болытлар аны каплап тора, һәм ул күрә алмый“. 15  Борынгы юл,Явызлар йөргән юл буйлап йөрерсеңме? 16  Аларны бит вакытсыз үлем алып китте,*Нигезләрен ташкын агызып алып китте.+ 17  Алар Аллаһыга: „Калдыр безне! Чиксез Кодрәт Иясе безгә ни эшли алсын?“ — дия иделәр. 18  Ә ул аларның йортларын байлык белән тутыра. (Явызларның андый уй-ниятләре минекеннән ерак.) 19  Тәкъвалар аларның һәлакәтен күреп шатланыр,Гаепсезләр алардан көлеп, болай дияр: 20  „Дошманнарыбыз юк ителде,Алардан калганны ут йотар“. 21  Аллаһыны бел һәм тыныч-имин яшәрсең,Шунда син яхшылык күрерсең. 22  Аның авызыннан чыккан законны кабул ит,Әйткәннәрен йөрәгеңдә сакла.+ 23  Чиксез Кодрәт Иясенә кире кайтсаң, торгызылырсың;+Чатырыңны гаделсезлектән арындырсаң, 24  Алтыныңны* — тузанга,Офи́р алтынын+ ташлы үзәннәргә* ташласаң, 25  Чиксез Кодрәт Иясе синең алтының*Һәм иң яхшы көмешең булып китәр. 26  Шунда Чиксез Кодрәт Иясе белән мөнәсәбәтләр сиңа шатлык китерер,Син йөзеңне аңа таба күтәрерсең. 27  Син аңа ялварырсың, һәм ул ишетер,Син нәзерләреңне үтәрсең. 28  Ни генә эшләргә булсаң да, уңышка ирешерсең,Сукмакларың якты булыр. 29  Чөнки масаеп сөйләшсәң, сине түбәнсетерләр,Ә басынкыларны* ул коткарыр. 30  Ул гаепсезләрне саклап калыр. Кулларың саф икән, ул сине дә коткарыр».

Искәрмәләр

Яки «сөенәме».
Ягъни залог.
Яки «Атасыз балаларның».
Сүзгә-сүз «кош өчен элмәкләр».
Яки «түгәрәгеннән».
Яки «Аларның гомерләре вакытлары килеп җиткәнче кыскартылды».
Яки «Эшкәртелмәгән алтыннарыңны».
Яки «елга үзәннәренә».
Яки «Эшкәртелмәгән алтыннарың».
Яки «күзләре аска караганны».