Әюп 23:1—17

  • Әюпнең җавабы (1—17)

    • Аллаһыга үз эшен сөйләп бирәсе килә (1—7)

    • Аллаһыны таба алмыйм, ди (8, 9)

    • «Аның юлыннан һич тә читләшмим» (11)

23  Моңа Әюп болай диде:  «Бүген дә мин үҗәтләнеп зарланырмын,*+Көрсенә-көрсенә хәлем бетте.  И, Ходаемны кайдан табасын белсәм иде!+ Шулчак аның яшәү урынына барыр идем.+  Аңа үз эшемне сөйләп бирер идем,Бөтен дәлилләрне китерер идем.  Аның җавабына төшенер идем,Сүзләренә колак салыр идем.  Ул бөек кодрәтен кулланып, минем белән ярышыр идеме? Әлбәттә, юк. Ул мине тыңлар иде.+  Шунда намуслы кеше аның белән үз эшен җайга салыр иде,Хөкемчем мине мәңгегә аклар иде.  Тик көнчыгышка таба барсам — ул анда юк;Кире кайтам — аны таба алмыйм;  Ул сул тарафта эшләр башкарса — аны күзәтә алмыйм;Аннары ул уңга борыла — барыбер күрмим. 10  Шулай да ул йөргән юлымны белә.+ Ул мине сынаганнан соң, мин саф алтындай булып китәрмен.+ 11  Мин туп-туры аның эзләреннән йөрим,Аның юлыннан һич тә читләшмим.+ 12  Аның әмерләреннән читкә тайпылмыйм. Мин таләп ителгәннән* дә күбрәкне үтим.+ 13  Ул карар кылган икән, аңа кем каршы тора алсын?+ Ул* берәр нәрсә эшләргә булган икән, ул аны эшли.+ 14  Миңа карата ниятләрен* ул тулысынча үтәп чыгар,Һәм аңарда моңа охшаш нәрсәләр күп. 15  Менә ни өчен мин аның аркасында хафаланам,Аның турында уйлаганда, куркуым арта. 16  Ходай мине кыюсыз итте,Чиксез Кодрәт Иясе мине куркуга салды. 17  Әмма караңгылык йөземне каплаган булса да,Дөм караңгылык мине сүзсез калдырмады.

Искәрмәләр

Яки «зарлануым фетнәчел».
Яки «үземә билгеләнгәннән».
Яки «Җаны».
Яки «билгеләнгәнне».