Әюп 24:1—25

  • Әюп җавабын дәвам итә (1—25)

    • Ни өчен Аллаһы «хөкем вакытын билгеләми»? (1)

    • Аллаһы явызлыкка юл куя, ди (12)

    • Гөнаһ кылучылар караңгылыкны ярата (13—17)

24  Ни өчен Чиксез Кодрәт Иясе хөкем вакытын билгеләми?+ Ник аны белгән кешеләр аның хөкем көнен күрми?  Кайберәүләр чик билгеләрен күчерә,+Кеше көтүен үзенеке итә.  Алар ятим балаларның ишәкләрен алып китә,Тол хатынның үгезен рәһен* итеп ала.+  Алар ярлыларны юлдан этеп чыгара,Ярдәмгә мохтаҗлар алардан качарга омтыла.+  Ярлы кешеләр, чүлдәге кыргый ишәкләр+ сыман, ашарга эзләп йөри,Сахраларда балаларына ризык табарга тырыша.  Алар башка берәүнең кырында урырга*Һәм явызның йөзем бакчасында калган йөземне җыярга мәҗбүр.  Алар киемсез, шәрә килеш төн үткәрә,+Суык чакта капланыр өчен бер нәрсәләре дә юк.  Алар тауларда коеп яуган яңгырлардан чылана,Сыеныр урыннары булмаганга, кыяга сарыла.  Атасыз ятимне ана күкрәгеннән аералар,+Ярлының киемнәрен рәһен итеп алалар.+ 10  Аларны киемсез, шәрә килеш йөрергәҺәм ач килеш көлтәләр ташырга мәҗбүр итәләр. 11  Алар көндез эсседә террасалар арасында тир түгеп эшли,*Изгечләрдә йөзем изә, ә үзләре сусаудан интегә.+ 12  Шәһәрдә үлеп барган кешеләр ыңгыраша,Төзәлмәслек яра алганнар* ярдәм сорап кычкыра,+Тик Аллаһы моны начар дип санамый.* 13  Явызлар яктылыкны кире кага,+Алар яктылык юлын танымый,Аның сукмакларыннан йөрми. 14  Үтерүче таң ату белән тора даЯрдәмгә мохтаҗлар һәм ярлыларны үтерә,+Төнлә исә урлашып йөри. 15  Зиначының күзе эңгер-меңгер җиткәнне көтә,+„Мине һичкем күрмәс!“ — диеп,+Ул үз битен каплый. 16  Төнлә явызлар йортлар эченә бәреп* керәләр,Көндез бикләнеп утыралар,Көн яктылыгын белмиләр.+ 17  Иртәнге вакыт алар өчен дөм караңгылык сыман,Алар куе караңгылык дәһшәте белән таныш. 18  Әмма сулар аларны тиз агызып алып китә. Аларның җирләренә ләгънәт төшәр.+ Алар үзләренең йөзем бакчаларына кире кайтмас. 19  Корылык һәм эсселек кар суларын йоткан кебек,Кабер* дә гөнаһ кылучыларны йота!+ 20  Аларны аналары онытыр, кортлар ашап бетерер. Алар турында бүтән искә төшермәсләр.+ Гаделсезлек агачтай сынар. 21  Алар баласыз хатынны рәнҗетә,Тол хатыннар белән үзләрен начар тота. 22  Ходай* үз кодрәте белән көчлеләрне юк итәр,Алар, югары күтәрелсә дә, яшәячәкләренә шикләнә. 23  Ходай* аларга үзләрен ышанычлы хис итеп, имин яшәргә юл куя,+Тик күзләре аларның һәр адымын күзәтә.+ 24  Алар азга гына күтәрелә дә юк була,+Аларны түбән итәләр+ һәм башкаларны җыйгандай җыялар,Башакларны кискәндәй кисеп алалар. 25  Шулай булгач, кем минем ялганчы булуымныЯ сүзләремнең хак түгеллеген исбат итә алсын?»

Искәрмәләр

Ягъни залог.
Я, бәлки, «терлек азыгы урырга».
Я, бәлки, «май сыгып чыгара».
Яки «Яраланганнарның җаннары».
Я, бәлки, «беркемне дә явызлык өчен гаепләми».
Сүзгә-сүз «казып».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «Ул».
Сүзгә-сүз «Ул».