Әюп 25:1—6

  • Билдадның өченче тапкыр сөйләве (1—6)

    • «Ничек инде үлемле кеше Ходай алдында... гаепсез була алсын?» (4)

    • Кешенең сафлыгы бушка гына, ди (5, 6)

25  Моңа шуахлы Билда́д+ болай диде:  «Хакимлек һәм куркыныч көч аңарда,Ул күкләрдә тынычлык булдыра.  Аның гаскәрләрен санап чыгып буламы? Аның яктылыгы кем өстенә төшми икән?  Ничек инде үлемле кеше Ходай алдында тәкъва була алсын?+ Хатын-кыз тудырган адәм ничек гаепсез* була алсын?+  Аның өчен хәтта ай да якты түгел,Йолдызлар да пакь түгел,  Кортка охшаш үлемле кеше,Бернигә яраксыз адәм улы бигрәк тә!»

Искәрмәләр

Яки «саф».