Әюп 27:1—23

  • Әюп үз сафлыгын сакларга тәвәккәл (1—23)

    • «Үз сафлыгымнан баш тартмам!» (5)

    • Имансызның өмете юк (8)

    • «Ник сезнең сүзләрегез буп-буш соң?» (12)

    • Явызлар бернәрсәсез калып, юкка чыга (13—23)

27  Әюп, сүзен дәвам итеп, болай диде:  «Мине гаделлектән мәхрүм иткән Тере Аллаһы белән,+Җанымны әрнеткән Чиксез Кодрәт Иясе белән ант итәм:+  Эчемдә сулышым бар чакта,Борын тишекләремдә Ходай биргән рух булганда,+  Авызымнан гаделсез сүзләр чыкмас,Телемнән ялган ычкынмас!  Юк, сезне тәкъва дип атап булмый! Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!*+  Мин тәкъвалыгымны саклармын, аны бер дә ычкындырмам,+Тере чагымда* йөрәгем мине гаепләмәс.*  Дошманымның ахыры — явыз кешенеке кебек,Миңа ташланучыларның ахыры гаделсезләрнеке кебек булсын,  Имансыз* юк ителгәч,Ходай аның гомерен* алгач, аның нинди өмете калыр?+  Аның башына бәла төшкәч,Ходай аны ишетерме?+ 10  Чиксез Кодрәт Иясе белән мөнәсәбәтләре аңа шатлык китерерме? Ул һәрчак Аллаһыга ялварырмы? 11  Мин сезгә Аллаһының кодрәте турында* сөйләрмен,Чиксез Кодрәт Иясе турында бернәрсәне дә яшермәм. 12  Һәрберегез күренешләр күргән икән,Ник сезнең сүзләрегез буп-буш соң? 13  Явызның Ходайдан алган өлеше,+Залимнәрнең Чиксез Кодрәт Иясе биргән мираслары менә шундый: 14  Уллары күп булса да, алар кылычтан һәлак булыр,+Балалары ризыкка мохтаҗ булыр. 15  Аңардан соң яшәргә калганнар кизүдән үләр,Аларның хатыннары алар өчен еламас. 16  Ул көмешне тузандай күп җыйса да,Сыйфатлы киемнәре балчык өемедәй күп булса да, 17  Әйе, ул боларның барысын җыйса да,Киемнәрен тәкъва кеше киеп йөрер,+Көмешен гаепсезләр бүлешер. 18  Аның төзегән йорты көя кузысы* сыман уалучан,Сакчы ясаган куыш+ кебек ватылучан. 19  Ул йокларга бай килеш ятар, ләкин берни дә җыймас,Күзләрен ачкач, бернәрсәсе булмас. 20  Дәһшәт аңа туфан шикелле ябырыла,Аны төнлә давыл алып китә.+ 21  Көнчыгыш җиле аны эләктереп алыр, һәм ул юк булыр,Яшәгән урыныннан аны очырып алып китәр.+ 22  Ул аның көченнән качарга тырышса да,+Җил аңа һич кызганмыйча ябырылыр.+ 23  Ул аны мыскыллап кул чабарҺәм аңардан көлеп, үз урыныннан сызгырыр.*+

Искәрмәләр

Яки «сафлыгымны үземнән алып куймам; саклармын».
Яки «Көннәремнең берсе өчен дә».
Яки «мыскылламас».
Яки «Мөртәт».
Яки «җанын».
Я, бәлки, «кулы белән».
Ягъни кокон.
Я, бәлки, «Алар аны мыскыллап кул чабарлар һәм аңардан көлеп, үз урыннарыннан сызгырырлар».