Әюп 28:1—28

  • Әюп җир байлыкларын һәм зирәклекне чагыштыра (1—28)

    • Кешеләр тау эшләрен башкара (1—11)

    • Зирәклек энҗеләрдән дә кадерлерәк (18)

    • «Зирәклек — Йәһвәгә карата тирән хөрмәт ул» (28)

28  Көмеш табыла торган урын да,Алтын сафландыру урыны да бар.+  Тимерне җирдән чыгаралар,Бакырны ташлардан эретәләр.+  Кеше караңгылыкны җиңә,Мәгъдән* эзләп,Ул дөм караңгылыкка мөмкин кадәр тирәнрәк керә.  Ул яшәү урыннарыннан еракта,Онытылган урыннарда, кеше йөрми торган җирләрдә мәгъдән казый, Кайберәүләр аска төшеп, асылынып торган килеш эшли.  Җир өстендә икмәк үсә, Җир асты исә асты-өскә килгән, әйтерсең лә янгын булган.*  Анда ташлар арасында сапфир бар,Туфрактан алтын табып була.  Бер ерткыч кош та анда кадәр юлны белми,Кара тилгәннең дә аны күргәне юк.  Бер кыргый хайван да ул юлны таптамаган,Яшь арыслан анда эзләнеп йөрмәгән.  Кеше үз кулы белән чакматаш вата, Тауларны нигезләре белән бергә аудара. 10  Уеп кыяларга арыклар+ ясый,Аның күзләре бөтен кыйммәтле нәрсәләргә игътибар итә. 11  Ул су чыганакларын каплый,Яшерелгәнне яктылыкка чыгара. 12  Ә зирәклекне — аны кайдан табып була?+ Кайда соң төшенүчәнлекнең чыганагы?+ 13  Һичкем аның кадерен белми,+Аны җирнең бер урынында да табып булмый. 14  Тирән сулар: „Ул миндә түгел!“ — диләр,Һәм диңгез: „Ул миндә юк!“ — ди.+ 15  Аны саф алтынга сатып алып та,Көмешкә алмаштырып та булмый.+ 16  Аны Офи́р алтынына да,+Сирәк оникс һәм сапфир ташларына да сатып алып булмый. 17  Алтын белән пыяла да аның белән чагыштырырлык түгел,Аны саф алтыннан ясалган бернинди савытка алмаштырып булмый.+ 18  Мәрҗән белән бәллүр турында әйтәсе дә юк,+Чөнки зирәклек бер янчык энҗедән дә кыйммәтрәк. 19  Аңа Куш топазы+ да тиң түгел,Аны саф алтынга да сатып алып булмый. 20  Ә зирәклек кайдан килә соң? Төшенүчәнлекнең чыганагы кайда?+ 21  Ул бар тереклектән яшерелгән,+ Күктәге кошлардан качырылган. 22  Кабер* белән үлем: „Безнең аның турында ишеткәнебез генә бар“,— диләр. 23  Аны табу юлын Ходай белә,Аңа гына аның урыны билгеле,+ 24  Ул бит җирнең чикләренә кадәр карый,Күк астында булган бар нәрсәне күреп тора.+ 25  Җилгә көч биргәндә,+Суларның күләмен билгеләп куйганда,+ 26  Яңгырга күрсәтмә биргәндә,+Күкрәгән болытларның юлын билгеләгәндә,+ 27  Ул зирәклекне күреп, аның турында сөйләп бирде,Ул аның нигезләрен урнаштырды һәм аны сынап чыкты. 28  Һәм кешегә ул болай диде: „Зирәклек — Йәһвәгә карата тирән хөрмәт ул,+Төшенүчәнлек — явызлыкны кире кагу ул“».+

Искәрмәләр

Ягъни руда.
Күрәсең, тау эшләрен аңлата.
Яки «Череп таркалу урыны».