Әюп 29:1—25

  • Әюп үзенең бәхетле тормышын исенә төшерә (1—25)

    • Шәһәр капкалары янында хөрмәтле кеше иде (7—10)

    • Гаделлек юлында йөрде (11—17)

    • Һәр кеше аның киңәшен тыңлый иде (21—23)

29  Әюп, сүзен дәвам итеп, болай диде:  «И, үткән айларга,Аллаһы саклаучым булган көннәргә кайта алсам иде!  Ул вакытта аның яктырткычы баш өстемдә яктырта иде,Аның яктылыгы мине караңгылык аша алып бара иде,+  Гомеремнең иң матур чагында идем,Чатырымда Аллаһының миңа дус булуы сизелә иде,+  Чиксез Кодрәт Иясе ул чакта минем белән,Балаларым* янәшәмдә иде.  Ул чакларда сукмакларым каймак белән юылган иде,Кыялардан минем өчен май акты.+  Мин бит шәһәр капкалары янына чыгып,+Еш кына мәйданда утырдым.+  Мине күргәндә, егетләр миңа юл бирә иделәр,Хәтта картлар да күтәрелеп басып тора иде.+  Мирзалар тынып кала,Авызларын куллары белән каплый иделәр. 10  Атаклы кешеләрнең тавышы тына,Телләре аңкауларына ябыша иде. 11  Мине ишеткән һәрбер кеше минем турында яхшыны сөйли иде,Мине күргәннәр мине мактап телгә ала иделәр. 12  Мин бит ярдәм сорап утырган мескеннәргә,+Ятимнәргә һәм ярдәмчесе булмаган һәр кешегә булыша идем.+ 13  Газапланган кеше мине фатихалый иде,+Мин тол хатынның күңелен шатлык белән тутыра идем.+ 14  Мин тәкъвалыгымны кием кебек кия идем. Гаделлегем озын күлмәк* белән чалма кебек иде. 15  Сукыр өчен — күз,Аксак өчен аяк идем мин. 16  Мин мескеннәргә ата булып киттем,+Таныш булмаган кешеләрнең хөкем эшен тикшерә идем.+ 17  Мин явызның теш казнасын сындыра идем,+Тешләреннән аның корбанын тартып ала идем. 18  Мин болай дия идем: „Үз оямда үләрмен,+Көннәремнең саны ком бөртекләре кебек күп булыр. 19  Тамырларым суга кадәр җәелер,Ботакларымда төне буе чык җыелыр. 20  Минем даным сүнми,Кулымдагы җәям гел атып торыр“. 21  Кешеләр мине нәрсә әйтер икән дип тыңлый иделәр,Киңәшемне көтеп тынып кала иделәр.+ 22  Мин сөйләп бетергәч, алар сүзсез кала иделәр,Сүзләрем аларның колакларына ятышлы иде. 23  Алар мине яңгырны көткәндәй көттеләр,Сүзләремне язгы яңгырны йоткандай йоттылар.+ 24  Аларга елмайсам, исләре китә иде,Йөземнең яктысы аларга ышаныч өстәп куя иде.* 25  Баш буларак, аларга күрсәтмәләр бирдем,Мин гаскәрләре арасында яшәүче патша кебек,+ Кайгы-хәсрәт кичерүчеләрне юатучы сыман идем.+

Искәрмәләр

Яки «Хезмәтчеләрем».
Яки «җиңсез күлмәк».
Я, бәлки, «Алар йөземнең яктысын томаламый иделәр».