Әюп 3:1—26

  • Әюп үзенең тууына кайгыра (1—26)

    • Газаплануының сәбәбен сорый (20, 21)

3  Шуннан соң Әюп сөйли башлады һәм үзе туган көнне каһәрләргә тотынды.+  Әюп әйтте:  «Мин туган көн юк булсын,+„Хатын балага узды!“ — дип әйтелгән төн дә юкка чыксын.  Ул көн караңгы булсын. Аллаһы аның турында кайгыртмасын,Аңа бернинди яктылык төшмәсен.  Куе караңгылык* аны кире алсын. Аны яңгыр болытлары капласын. Яктысын куркыныч караңгылык бассын.  Ул төнне дөм караңгылык биләп алсын,+Ел көннәре арасында ул шатланмасын, Айларның берсендә дә булмасын.  Ул төн үрчемсез булсын,Бер шатлыклы тавыш та ишетелмәсен.  Көнне каһәрләүчеләр аны каргасын,Левиафанны*+ уята алучылар — ләгънәт итсен.  Аның таң йолдызлары караңгылансын,Ул таң атуын юкка гына көтсен,Таң нурларын күрмәсен. 10  Чөнки ул әнием карынының ишекләрен япмады,+Күзләремнән кайгыларны качырмады. 11  Ни өчен мин туганда ук үлмәдем? Ник карыннан чыкканда гомерем өзелмәде?+ 12  Ни өчен мине тезләр кабул иттеҺәм күкрәкләр имезде? 13  Мин бит хәзер тыныч кына ятар идем,+Йоклап ял итәр идем.+ 14  Үзләрен җирләр өчен хәзер инде җимерелеп беткән урыннар төзегән* патшаларҺәм аларның киңәшчеләре белән бергә булыр идем. 15  Я йортлары көмеш белән тулганҺәм алтыннары күп булган мирзалар белән ятар идем. 16  Ни өчен мин үле туган бала кебек,Беркайчан яктылык күрмәгән сабый кебек булмаганмын икән? 17  Анда явызларның да борчулары тына,Хәлсезләнгәннәр дә ял таба.+ 18  Тоткыннар бергәләшеп тынычланып кала,Алар эшләргә мәҗбүр итүчеләрнең тавышларын инде ишетми. 19  Анда гадиләр дә, бөекләр дә бертигез,+Кол да үз хуҗасыннан азат. 20  Ни өчен Аллаһы газап чигүчегә яшәргә мөмкинлек,*Җаннары әрнегәннәргә тормыш бирә?+ 21  Ни өчен кайберәүләр үлемне көтә, ә ул һаман килми?+ Алар аны яшерелгән хәзинәгә караганда да тырышыбрак эзли, 22  Каберне тапкач исә, бик шатлана,Шулкадәр куана. 23  Ни өчен Аллаһы үз юлын югалткан кешенеКиртәләр белән уратып ала да аңа яшәргә мөмкинлек бирә?+ 24  Ашар урынына көрсенәм,+Ыңгырашуым+ судай агыла, 25  Нәрсәдән котым алына, шул башыма төште,Үзем курыккан нәрсәгә дучар булдым. 26  Җаным тыныч, тормышым борчуларсыз түгел иде, миңа ял булмады,Шулай да кайгы-хәсрәт һаман килеп тора».

Искәрмәләр

Яки «Караңгылык һәм үлем күләгәсе».
Крокодилны я башка көчле зур су җәнлеген аңлата.
Я, бәлки, «Үзләре өчен ташландык урыннар төзегән».
Сүзгә-сүз «яктылык».