Әюп 30:1—31

  • Әюп хәзерге хәлен сөйләп бирә (1—31)

    • Аңардан көләләр (1—15)

    • Аллаһыдан ярдәм юк кебек күренә (20, 21)

    • «Тирем каралып купты» (30)

30  Хәзер исә миннән яшьрәк булганнарМиннән көлә.+ Аларның аталарынКөтүләремне саклаган этләр белән дә куймас идем.  Аларның көч-куәтеннән миңа ни файда булды? Аларның гайрәтләре юкка чыкты.  Алар мохтаҗлык белән ачлыктан йончыганнар,Һәлак ителгән һәм калдырылган җирне,Коры җирне кимерәләр.  Алар тозлы үләннең яфракларын җыялар,Куакларның тамырлары — аларның ризыгы.  Аларны җәмгыятьтән куалар,+Кешеләр аларга каракларга кычкыргандай кычкыра.  Алар үзәннәрдәге* тау битләрендә,Җирдәге тишекләрдә һәм кыяларда яши.  Куакларда кычкыра,Кычыткан арасында бер-берсенә сыеналар.  Акылсызның, мескеннең улларын кугандай,Аларны җирдән камчы белән куганнар.  Хәзер исә алар мине җырларында мыскыл итәләр,+Мин алар өчен адәм көлкесе* булып киттем.+ 10  Алар миннән җирәнә, якын килми,+Оялмыйча битемә төкерә.+ 11  Ходай мине коралсыз* һәм басынкы иткәнгә,Алар минем алдымда йөгәнсез булып киттеләр. 12  Уң ягымда алар өер кебек күтәрелә,Мине качып китәргә мәҗбүр итә,Сукмагыма һәлакәтле киртәләр сала. 13  Алар юлларымны җимерә,Башыма төшкән хәсрәтне арттыра,+Аларны беркем туктата алмый.* 14  Алар стенадагы зур тишек аша кергәндәй керә,Һәлакәт эчендә килә. 15  Дәһшәт мине биләп ала,Дәрәҗәм җил сыман очып китә,Котылуга өметем болыт кебек югала. 16  Җаным түгелеп бара,+Өстемә газаплар ябырыла.+ 17  Төнлә сөякләрем сызлый,*+Әрнеткеч газап һич туктамый.+ 18  Бөек көчтән киемем ямьсезләнде,*Ул тыгыз яка кыскандай кыса. 19  Ходай мине пычракка батырды,Мин тузан һәм көл сыман булдым. 20  Сиңа ярдәм сорап ялварсам да, дәшмисең,+Бассам, миңа карап кына торасың. 21  Минем белән мәрхәмәтсез эш итәсең,+Бөтен көчең белән миңа ташланасың. 22  Мине җил белән күтәреп алып китәсең,Аннан соң давылда тегендә-монда ыргытасың.* 23  Беләм, син мине гүргә —Яшәүчеләрнең барысы җыелачак йортка иңдерәчәксең. 24  Әмма беркем дә, хәсрәтләнгән кеше бәла кичерепЯрдәм сорап кычкырганда, аңа+ сукмый. 25  Авыр вакытлар* кичергән кешеләр турында мин еламадыммы? Мин* ярлылар турында кайгырмадыммы?+ 26  Мин яхшыга өметләнгән идем, әмма начарлык килде. Яктылык көткән идем, әмма караңгылык килде. 27  Йөрәгем һич туктамыйча кайный,Кайгылы көннәр килде. 28  Мин боегып йөрим,+ кояш яктысы да юк,Җыенда күтәреләм һәм ярдәм сорап кычкырам. 29  Мин шакаллар кардәшенә,Тәвә кошы кызларының иптәшенә әйләндем.+ 30  Тирем каралып купты,+Сөякләрем эсседән* яна. 31  Минем арфа кайгылы тавышлар гына чыгара,Флейтамнан* үкереп елау ишетелә.

Искәрмәләр

Яки «елга үзәннәрендәге».
Сүзгә-сүз «мәкаль; әйтем».
Сүзгә-сүз «җәямнең керешен бушайтканга».
Я, бәлки, «Һәм аларга беркемнең ярдәме кирәк түгел».
Сүзгә-сүз «сөякләремне бораулап тишәләр».
Я, бәлки, «Көчле чирем мине ямьсезли».
Я, бәлки, «дөбердәтеп, мине юк итәсең».
Яки «көн».
Яки «Җаным».
Я, бәлки, «кызышып».
Яки «Сыбызгымнан».