Әюп 33:1—33

  • Илуй Әюпне шелтәли (1—33)

    • Йолым табылды (24)

    • Яшьлек куәтенә кайту (25)

33  Ә хәзер, Әюп, зинһар, сүзләремне тыңла,Әйткәннәремә колак сал.  Менә, мин әйтергә тиеш,Телем сөйләргә тиеш.  Сүзләрем йөрәгемнең намуслылыгын белдерә,+Телем белгәннәремне эчкерсез сөйли.  Аллаһының рухы мине булдырды,+Чиксез Кодрәт Иясенең сулышы миңа тормыш бирде.+  Булдыра алсаң, миңа җавап бир,Миңа дәлилләреңне китер, үзеңне якларга әзер бул.  Менә, Аллаһы алдында мин нәкъ синең кебек үк,Мин дә балчыктан яратылганмын.+  Шуңа күрә миннән куркырга бернинди сәбәп юк,Бер сүзем дә авыр булмас.  Менә, син болай дидең,Мин мондый сүзләреңне ишеттем:  „Мин саф, җинаять кылмадым,+Чистамын, бер гаебем дә юк.+ 10  Әмма Аллаһы миңа каршы чыгарга сәбәпләр таба,Мине үз дошманы дип саный.+ 11  Аякларыма богаулар сала,Бар юлларымны күзәтә“.+ 12  Әмма синең бу сүзләрең хак түгел, һәм менә ни өчен: Ходай үлемле кешедән күпкә бөегрәк.+ 13  Ни өчен син аңардан зарланасың?+ Бер сүзеңә дә җавап бирмәгәнгә түгелме?+ 14  Ләкин Аллаһы бер әйтә һәм икенче тапкыр әйтә,Әмма беркем игътибар итми. 15  Ул моны төштә, төнге күренештә эшли,+Кешеләр тирән йокыга талгач,Урын-җирләрендә йоклаганда башкара. 16  Шунда ул аларның колакларын ача,+Аларга үгет-нәсыйхәтен аңлата. 17  Ул кешене гөнаһтан тыеп калырга,+Горурлыктан сакларга тели.+ 18  Аллаһы аның җанын* гүрдән,+Гомерен кылычтан* яклый. 19  Ятагында сизгән әрнүләре,Сөякләренең туктаусыз авыртуы аңа сабак бирә. 20  Ахыр чиктә, ул икмәктән җирәнә башлый,Ул* хәтта иң сыйфатлы ризыкны кире кага.+ 21  Аның тәне эреп бара,Элек күренмәгән сөякләре хәзер чыгып тора.* 22  Аның җаны* — гүргә,Гомере һәлак итүчеләргә якынлаша. 23  Кешегә ничек намуслы булырга икәнен сөйләр өчен,Берәр хәбәрче,*Бер мең арасыннан бер яклаучы табылса, 24  Ходай аңа илтифатын күрсәтеп болай ди: „Аны саклап кал, гүргә төшә күрмәсен!+ Мин йолым таптым!+ 25  Тәне яшь чагыннан да сәламәтрәк* булсын,+Ул яшьлек куәте көннәренә кайтсын“.+ 26  Ул Ходайга ялварыр,+ һәм Ходай аны кабул итәр,Ул Аның йөзен күреп шатлыктан кычкырыр,Һәм Аллаһы үлемле кеше өчен үз гаделлеген* яңадан урнаштырыр. 27  Ул кеше башкаларга игълан итәр: „Мин гөнаһ кылдым+ һәм гаделлекне боздым,Ләкин үземә тиешлесен алмадым.* 28  Ул җанымны* гүрдән йолып алды,+Күзем якты дөньяны күрер“. 29  Аллаһы кеше өчен моның барысын Ике-өч тапкыр эшли, 30  Аңа тормыш яктысы яктыртсын өчен,Җанын гүрдән сакларга тели.+ 31  Тыңла, Әюп, әйткәннәремә колак сал! Дәшмә, сүземне дәвам итим. 32  Әйтер сүзең булса, җавап бир,Сөйлә, чөнки хаклы булуыңны исбатлыйсым килә. 33  Ә инде булмаса, мине тыңла,Дәшми тор, мин сине зирәклеккә өйрәтәм».

Искәрмәләр

Яки «сугыш коралыннан (сөңгедән)».
Яки «тормышын».
Яки «Җаны».
Яки «ачыла».
Яки «тормышы».
Яки «фәрештә».
Яки «яңарак».
Яки «тәкъвалыгын».
Я, бәлки, «Бу миңа файда китермәде».
Яки «тормышымны».