Әюп 34:1—37

  • Илуй Аллаһының гаделлеген һәм юлларын яклый (1—37)

    • Әюп, Ходай мине гаделлектән мәхрүм итте, диде (5)

    • Аллаһы явызлык кылмый (10)

    • Әюпнең белеме юк (35)

34  Илу́й сүзен болай дип дәвам итте:  «И зирәкләр, сүзләремне тыңлагыз,Акыл ияләре, әйткәннәремә колак салыгыз.  Тел ризыкның тәмен сизгән кебек,Колак та сүзләрне аера.  Әйдәгез, үзебез өчен дөрес булганны билгелик,Бергәләп нәрсә яхшы икәнен хәл итик.  Әюп болай диде бит: „Хаклы булсам да,+Ходай мине гаделлектән мәхрүм итте.+  Гадел хөкем ителер өчен ялганлармынмы? Гаебем булмаса да, ярам төзәлми“.+  Мыскыллауларны судай эчкәнӘюп кебек кеше бармы?  Ул яманлык кылучыларның иптәше,Явызларның дусты.+  Ул бит: „Аллаһыга ярарга тырышуданКешегә ни файда?“ — ди.+ 10  Шуңа күрә, төшенүчән кешеләр, тыңлагыз мине,Аллаһы өчен явызлык кылу,+Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл!+ 11  Чөнки ул кешегә эшләренә карап әҗерен бирәчәк,+Йөргән юлларының җимешләрен татырга юл куячак. 12  Юк, Аллаһы явызлык кылмый,+Чиксез Кодрәт Иясе гаделлекне бозмый.+ 13  Кем аңа җир йөзен ышанып тапшырган? Кем аны бөтен дөнья белән хакимлек итәргә билгеләгән? 14  Ул кешеләргә игътибарын юнәлтсә,Аларның рухын һәм сулышын үзенә алса,+ 15  Бөтен кешеләр юк булыр,Кешелек кире туфракка кайтыр.+ 16  Төшенүчән булсаң, игътибарлы бул,Сүзләремә колак сал. 17  Гаделлекне нәфрәт итүче хакимлек итәрме? Ә идарәче гадел* икән, аны гаепләрсеңме? 18  Патшага: „Син яраксыз кеше“,— дипЯ мирзага: „Син явыз“,— дип әйтерсеңме?+ 19  Ходай мирзаларның дәрәҗәсенә карамыйҺәм байларны ярлылардан* өстен күрми,+Һәммәсен дә аның куллары булдырган бит.+ 20  Алар кинәт төн уртасында+ үлеп китәргә мөмкин,+Алар дер-дер калтырый да һәлак була. Хәтта көчлеләр дә юк ителә, ләкин кеше кулы белән түгел.+ 21  Ходайның күзләре кеше юлларын күрә бит,+Ул аның һәр адымын күзәтеп тора. 22  Явызлык кылучылар яшеренә алырлыкКараңгылык та, дөм караңгылык та юк.+ 23  Аллаһы беркемгә дә үзе алдында хөкем ителер өченВакыт билгеләми бит. 24  Ул көчлеләрне һич сораштырмыйча тар-мар итә,Алар урынына башкаларны куя.+ 25  Әйе, аларның ни эшләгәнен ул белеп тора,+Төнлә аларга һөҗүм итә, һәм алар һәлак була.+ 26  Ул башкаларның күз алдындаАларны явыз эшләре өчен җәзалый,+ 27  Чөнки алар аңа иярми башладылар,+Аның юллары турында бөтенләй уйламыйлар.+ 28  Алар аркасында мескеннәр Ходайга ялвара,Һәм ул ярдәмгә мохтаҗларның ыңгырашуын ишетә.+ 29  Аллаһы дәшмәсә, аны кем хөкем итсен? Берәр халыктан я кешедәнЙөзен борса, аны кем күрә алсын? 30  Ул моны имансыз кеше* идарә итмәсен өчен+Һәм кешеләргә тозаклар куймасын өчен эшли. 31  Кем Аллаһыга: „Һич яманлык кылмасам да, җәзага тартылам.+ 32  Берәр нәрсә белмәсәм, күрсәт миңа,Явызлык эшләгән булсам, бүтән эшләмәм“,— дияр? 33  Син Ходайның хөкемен кире какканда, ул сине үзең теләгәнчә бүләкләргә тиешме? Моны мин түгел, ә син карар итәргә тиеш. Шуңа күрә белгәнеңне әйт миңа. 34  Мине тыңлаган төшенүчән кешеләр,Һәрбер зирәк кеше миңа болай дияр: 35  „Әюп үзе белмәгәнне сөйли,+Аның сүзләре мәгънәсез“. 36  Әюп тулысынча сыналсын иде,*Явызлар сыман җавап бирә бит! 37  Гөнаһ кыла, әле җитмәсә фетнә күтәрә,+Алдыбызда мыскыллап кул чабаҺәм Аллаһыга каршы күп ачулы сүзләр әйтә!»+

Искәрмәләр

Яки «тәкъва».
Яки «дәрәҗәлеләрне гадиләрдән».
Яки «мөртәт».
Я, бәлки, «Атам, Әюп тулысынча сыналсын иде».