Әюп 35:1—16

  • Илуй Әюпнең ялгыш фикерләвенә игътибар итә (1—16)

    • Әюп, мин Аллаһыдан гаделрәк, диде (2)

    • Аллаһы бик югары, аңа гөнаһ тәэсир итми (5, 6)

    • Әюпкә Аллаһыны көтәргә кирәк (14)

35  Илу́й сүзен болай дип дәвам итте:  «Нәрсә, үзеңне хаклы дип саныйсыңмы? Хәтта: „Мин Аллаһыдан гаделрәк“*,— дисең.+  Син бит: „Гадел булуымнан сиңа* ни файда? Гөнаһ кылган булсам, әллә миңа хәзергегә караганда начаррак булыр идеме?“ — дисең.+  Мин сиңа да,Иптәшләреңә+ дә җавап бирәм.  Күккә кара,Болытларны күзәт,+ алар синнән биегрәк.  Гөнаһ кыласың икән, аңа нинди зыян китерәсең?+ Җинаятьләрең күбәйсә, аңа каршы нәрсә эшлисең?+  Тәкъва булсаң, аңа файда китерәсеңме? Әллә ул синнән берәр игелек күрәме?+  Явызлыгың синдәй кешеләргә генә тия,Тәкъвалыгың адәм улына гына файда китерә.  Җәбер-золым аркасында кешеләр ыңгыраша,Идарәчеләр кулыннан азат итүләрен үтенә.+ 10  Тик һичкем: „Бөек Яратучым Аллаһы кайда?+ Төнлә җырлар җырлатучы Ходаем кайда?“+ — дип сорамый. 11  Ул безне хайваннарга+ караганда күбрәк өйрәтә+Һәм кошларга караганда зирәгрәк итә. 12  Кешеләр ялварып үтенсә дә, ул җавап бирми,+Чөнки алар горур һәм явызлык кыла.+ 13  Ходай буш ялваруны* ишетми шул,+Чиксез Кодрәт Иясе моңа колак салмый. 14  Ә инде мин аны күрмим дип сыкрансаң, ул бигрәк тә тыңламый.+ Синең эшең аның алдында, аны түземсезлек белән көт.+ 15  Ул бит сине ачуы чыгып җавапка тартмаган,Шундый дуамал булуыңа игътибар итмәгән.+ 16  Әюп исә юкка гына авызын киң итеп ача,Күп итеп үзе белмәгәнне сөйли».+

Искәрмәләр

Яки «тәкъварак».
Күрәсең, Аллаһыга мөрәҗәгать итә.
Яки «ялганны».