Әюп 37:1—24

  • Табигать көчләре Аллаһының бөеклеген күрсәтә (1—24)

    • Аллаһы кеше эшләрен туктата ала (7)

    • «Аллаһының искиткеч эшләрен... тикшереп чык» (14)

    • Кеше Аллаһыны аңлап бетерә алмый (23)

    • Беркем дә үзен зирәккә санарга тиеш түгел (24)

37  Моның аркасында йөрәгем дөп-дөп тибә,Атылып чыгарга тора.  Ходайның дөбердәгән тавышына,Авызыннан чыккан күкрәвенә колак салыгыз.  Аның күкрәве күкләр астында ишетелә,Ул үз яшенен җир читләренә кадәр җибәрә.+  Аннары гөрелдәгән тавыш чыга,Аллаһының көчле тавышы күкри,+Тавышы яңгыраганда ул яшенгә ирек бирә.  Ходай гаҗәеп тавыш белән дөберди,+Акыл ирешмәслек бөек эшләр башкара.+  Ул бит карга: „Җиргә яу“,— дип боера,+Көчле яңгырга: „Коеп яу“,— ди.+  Һәрбер үлемле кеше Аллаһының эшләрен белсен өчен,Ул бар адәм улларының эшен туктата.*  Кыргый хайваннар үз ояларына качаҺәм өннәрендә кала.  Көчле җил үз урыныннан өрә,+Төньяк җиле белән салкыннар килә.+ 10  Ходай сулышы белән боз барлыкка килә,+Киң сулар ката.+ 11  Ул болытларны дым белән авырайта,Аларда яшен яшьнәтә,+ 12  Ул кая юнәлтсә, алар шунда өерелеп бара,Ни боерса,+ җир йөзендә шуны башкара. 13  Аларны ул җәза бирү,+ җирне сугару өченЯ тугры мәхәббәт күрсәтү өчен куллана.+ 14  Шуңа колак сал, Әюп,Туктап, Аллаһының искиткеч эшләрен игътибар белән тикшереп чык.+ 15  Ходайның болытлар белән ничек идарә иткәнен*Һәм болыттан яшенгә ялт-йолт итәргә ничек кушканын беләсеңме? 16  Сиңа болытларның ничек йөзгәне билгелеме?+ Алар — белеме камил Аллаһының искиткеч эшләре.+ 17  Көньяк җил искәнгә җир тынып калгач,Ни өчен киемнәрең кыза?+ 18  Аллаһы белән күкләрнеКаты металл көзгедәй җәя* аласыңмы?+ 19  Аңа нәрсә әйтергә икәнен хәбәр ит безгә,Без караңгыда бит, шуңа җавап бирә алмыйбыз. 20  Сөйләргә теләгәнемне аңа әйтергә кирәкме? Яки берәр кем аңа хәбәр итәргә кирәкле нәрсә әйттеме?+ 21  Күкләр якты булса да,Җил чыгып болытларны таратып җибәргәнче, Кешеләр яктылыкны* күрә алмый. 22  Төньяктан алтын нур сибелә,Ходайның мәһабәтлеге+ курку-хөрмәт уята. 23  Чиксез Кодрәт Иясенең юллары акыл ирешмәслек,+Аның кодрәте бөек,+Ул һәрвакыт гаделлек+ һәм тәкъвалык+ буенча эш итә. 24  Шуңа күрә һәммәсе дә аны тирән хөрмәт итсен.+ Чөнки ул үзен зирәккә санаган кешене хупламый».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Ул һәр кешенең кулына мөһер суга».
Яки «болытларга ничек боерык биргәнен».
Яки «чүкеп ясый».
Ягъни кояшны.