Әюп 38:1—41

  • Йәһвә кешенең әһәмиятсез булуын күрсәтеп өйрәтә (1—41)

    • Җир барлыкка китерелгәндә, син кайда идең? (4—6)

    • Аллаһының уллары куанып кычкырган (7)

    • Табигать күренешләре (8—32)

    • «Күкләр законнары» (33)

38  Шуннан соң Йәһвә Әюпкә давыл эченнән җавап бирде:+  «Кем ул үзе дә белмәгәнне сөйләп,Уй-ниятләремне томанлы итә?+  Ир-атларча билеңне буып куй,Мин сорармын, ә син җавап бир.  Мин җиргә нигез салганда, син кайда идең?+ Аңлыйм дисәң, әйт миңа.  Аның үлчәмнәрен кем билгеләгән? Белсәң, әйт. Кем аның аркылы үлчәү бавы сузган?  Ул нинди нигезгә салынган? Аның почмак ташын кем куйган?+  Таң йолдызлары+ бергәләп шатлангандаҺәм Аллаһының бар уллары*+ куанып кычкырганда, син кайда идең?  Диңгез корсактан чыгарга омтылгандай котырынгандаКем капкалар белән аңа чик куйган?+  Мин аны болытларга төргәндә,Дөм караңгылык белән чорнап алганда,* 10  Аңа чикләр куйганда,Бикләре белән капкаларын урнаштырганда+ 11  Һәм: „Монда кадәр җитсәң була, тик бу чикне үтмә,Горур дулкыннарың монда туктар“+,— дигәндә, син кайда идең? 12  Кайчан да булса таңга боерык биргәнеңЯ аңа үз урынын күрсәткәнең,+ 13  Аңа җир читләреннән тотып,Явызларны селкеп төшерергә боерганың бармы?+ 14  Җир йөзе мөһер басылган балчыктай үзгәрә,Кием кигәндәй һәрьяклап бизәнә. 15  Явызлар исә үз яктылыкларыннан мәхрүм була,Күтәрелгән куллары сына. 16  Диңгез чыганакларына кадәр җиткәнеңЯ тирән суларны карап тикшергәнең бармы?+ 17  Сиңа үлем капкалары+ күрсәтелгәне бармы? Синең куе караңгылык* капкаларын+ күргәнең бармы? 18  Җирнең чиксез киңлегенә төшендеңме?+ Моның барысын белсәң, әйт миңа. 19  Яктылык кайларда яши?+ Караңгылыкның урыны кайда? 20  Аларны үз җирләренә кадәр озата алырсыңмы,Йортларына алып барган юлны танып белерсеңме? 21  Әллә син моны шул вакытта дөньяга килгәнгәҺәм инде күптән яшәгәнгә беләсеңме? 22  Кар амбарларына кергәнең+Я боз келәтләрен күргәнең бармы?+ 23  Аларны мин кайгы-хәсрәт көненә,Сугыш-бәрелеш вакытына саклыйм.+ 24  Яктылык* кайсы яктан тарала? Җир йөзендә көнчыгыш җиле кайдан исә?+ 25  Ташкын юлларын кем үткәргән? Кем күкрәгән болытларның юлын билгеләгән?+ 26  Кем кеше булмаган чүлләрдә,Һичкем яшәмәгән җирләрдә яңгыр яудыра,+ 27  Үлән үсеп чыксын өчен,Давыл харап иткән коры җирләрне сугара?+ 28  Яңгырның атасы бармы?+ Чык бөртекләрен кем тудыра?+ 29  Боз кемнең карыныннан чыккан? Күктәге бәсне кем дөньяга китергән?+ 30  Кайчан сулар таш белән каплангандай булып,Тирән суларның өсте боз булып ката?+ 31  Кима́ йолдызлыгының* бауларын бәйли аласыңмы? Ә Кәси́л йолдызлыгының* бауларын чишү хәлеңнән киләме?+ 32  Берәр йолдызлыкны* үз вакытында чыгараЯ Әш йолдызлыгы* белән аның улларын җитәкләп алып бара аласыңмы? 33  Күкләр законнарын беләсеңме?+ Җирдә аларның* хакимлеген урнаштыра алыр идеңме? 34  Су ташкыны сине капласын өчен,Болытларга кычкыра аласыңмы?+ 35  Яшен укларын җибәрә аласыңмы? Алар яныңа килеп: „Менә без“,— диярләрме? 36  Болытларга* кем зирәклек биргән?+ Күктәге күренешләргә* кем аңлау сәләте биргән?+ 37  Кемнең болытларны санап чыгарлык зирәклеге бар? Күктәге су савытларын кем аудара ала?+ 38  Шунда туфрак пычракка әйләнә,Җир кисәкләре бер-берсенә ябыша. 39  Арыслан өчен табыш аулый аласыңмы? Яшь арысланнарның тамагын туйдыра аласыңмы?+ 40  Үз ояларында посып яткандаЯ өннәрендә сагалап торганда, аларны тукландыра аласыңмы? 41  Козгын балалары кычкырып Аллаһыдан ярдәм сорагандаҺәм ашарга эзләп йөргәндә,Кем козгынга ризык бирә?+

Искәрмәләр

«Аллаһының уллары» дигән евр. идиомасы фәрештәләрне аңлата.
Яки «биләүгә биләгәндәй чорнап алганда».
Яки «үлем күләгәсенең».
Я, бәлки, «Яшен».
Бәлки, Үгезбозау йолдызлыгындагы Плеяда йолдызлары.
Бәлки, Орион йолдызлыгы.
Сүзгә-сүз «Мазаротны». 2Пат 23:5 тә моңа охшаш сүз күплек санда очрый һәм зодиак йолдызлыгы дигән мәгънә йөртә.
Бәлки, Зур Җидегән йолдызлыгы.
Я, бәлки, «Аның».
Я, бәлки, «Кешегә».
Я, бәлки, «Аңга».