Әюп 4:1—21

  • Илифазның беренче тапкыр сөйләве (1—21)

    • Әюпнең саф булуын мыскыллый (7, 8)

    • Бер рухның хәбәрен сөйли (12—17)

    • Аллаһы «үз хезмәтчеләренә ышанмый» (18)

4  Моңа теманлы Илифа́з+ болай диде:  «Берәү сиңа сүз әйтергә булса, ачуың чыкмасмы? Кем үзен сөйләүдән тыя алсын?  Әйе, син күпләрне төзәттең,Хәлсез кулларга көч биреп тордың.  Сүзләрең абынган кешене күтәрә иде,Тезләре какшаган кешеләрне син ныгыта идең.  Хәзер исә, үзең бәлагә юлыккач, син боегып киттең;Үз башыңа килгәч, куркуга төштең.  Ходайга карата ихтирамың синең ышанычың түгелме? Сафлык юлыннан йөрүең+ сиңа өмет бирмиме?  Исеңә төшереп кара: гаепсез кешенең һәлак булганы бармы? Намуслының кайчан юк ителгәне бар?  Күргәнемчә, явызлык кырын сукалаучылар,*Бәла орлыгын чәчүчеләр уңышларын ура.  Алар Аллаһы сулышыннан һәлак ителәләр,Ачуы ялкыныннан юк булалар. 10  Арыслан үкерә, яшь арыслан ыжгыра,Әмма көчле арысланнарның да тешләре сына. 11  Ризык җитмәгәнгә, арыслан һәлак була,Ә балалары тарала. 12  Миңа яшерен бер сүз ишетелде,Колагыма пышылдаган тавыш иреште. 13  Төнге күренешләр вакытында борчулы фикерләр булганда,Тирән йокыга киткәндә булды бу. 14  Мине курку биләп алды,Бөтен сөякләрем дәһшәт белән тулды. 15  Минем алда бер рух үтеп китте. Чәчләрем үрә торды. 16  Рух туктады. Ләкин мин аның тышкы кыяфәтен күрә алмадым,Шәүләсен генә күрдем. Тынлык урнашты, һәм мин мондый тавыш ишеттем: 17  „Үлемле кеше Аллаһыдан гаделрәк була аламы? Кеше үзенең Булдыручысыннан сафрак була аламы?“ 18  Менә, ул үз хезмәтчеләренә ышанмый,Үз фәрештәләрен* гаепле дип таба. 19  Ә балчык йортларда яшәүчеләр,Нигезләре туфрак булганнар,+Көя сыман тиз һәлак булучылар турында әйтәсе дә юк! 20  Таң атып, кич җитәргә өлгерми, алар инде кырыла. Алар мәңгегә юкка чыга, тик моңа һичкем игътибар итми. 21  Алар бавы тартып чыгарылган чатыр кебек түгелме? Алар зирәклек җитмәгәнгә үлмиме?

Искәрмәләр

Яки «ниятләүчеләр».
Яки «хәбәрчеләрен».