Әюп 42:1—17

  • Әюпнең Йәһвәгә җавабы (1—6)

  • Өч иптәше хөкем ителә (7—9)

  • Йәһвә Әюпне торгыза (10—17)

    • Әюпнең уллары белән кызлары (13—15)

42  Әюп Йәһвәгә болай дип җавап бирде:  «Хәзер мин синең бар нәрсәне эшли алганыңны,Һәр ниятеңне үти алганыңны беләм.+  Син әйттең: „Кем ул белеме булмый торып, уй-ниятләремне томанлы итә?“+ Әйе, мин аңламыйча сөйләдем шул,Үзем белмәгән, үзем өчен гаҗәеп булган нәрсәләр турында әйттем.+  Шулай ук болай дидең: „Тыңла әле, ә мин сөйләрмен. Мин сорармын, ә син җавап бир“.+  Колакларым синең турында ишеткән иде,Әмма хәзер сине күзләрем белән күрәм.  Шуңа күрә мин сүзләремне кире алам,*+Тузан һәм көлгә утырып тәүбә итәм».+  Йәһвә Әюп белән сөйләшеп бетергәннән соң, теманлы Илифазга Йәһвә болай диде: «Сиңа һәм ике иптәшеңә+ ачуым кабынды, чөнки сез минем хакта, дөресне сөйләгән хезмәтчем Әюп кебек, дөресне сөйләмәдегез.+  Җиде үгез белән җиде сарык тәкәсе алып, хезмәтчем Әюп янына барыгыз һәм үзегез өчен яндыру корбаны китерегез, ә хезмәтчем Әюп сезнең өчен дога кылыр.+ Мин аның үтенечен кабул итеп, сезгә акылсызлыгыгызга карап җәза бирмәячәкмен, сез бит минем хакта, дөресне сөйләгән хезмәтчем Әюп кебек, дөресне сөйләмәдегез».  Шунда теманлы Илифа́з, шуахлы Билда́д һәм нагамалы Сәфә́р, китеп, Йәһвә кушканча эш иттеләр. Һәм Йәһвә Әюпнең догасын кабул итте. 10  Әюп үз иптәшләре турында дога кылгач,+ Йәһвә аны бөтен кайгы-хәсрәтеннән азат итте+ һәм аның бар милкен торгызды. Йәһвә аңа элеккегә караганда ике мәртәбә күбрәк мал-мөлкәт бирде.+ 11  Аның бөтен абый-энеләре, апа-сеңелләре һәм элеккеге дуслары+ килеп, аның белән бергә йортында ашадылар. Алар аның кайгысын уртаклаштылар һәм Йәһвә рөхсәт иткән бөтен бәла-казалардан соң аны юаттылар. Һәрберсе аңа көмеш акча һәм алтын йөзек бүләк итте. 12  Йәһвә исә Әюп гомеренең соңгы елларын элеккегә караганда күбрәк фатихалады.+ Әюп 14 000 сарыкка, 6 000 дөягә, 1 000 пар эре терлеккә һәм 1 000 ишәккә ия булды.+ 13  Аның шулай ук җиде улы һәм өч кызы туды.+ 14  Беренче кызын ул Җәмимә́, икенчесен Кәтсия́, өченчесен Керенгәпү́һ дип атады. 15  Бер җирдә дә Әюпнең кызларыдай гүзәл хатын-кызлар юк иде. Абый-энеләренә биргән кебек үк, аталары аларга да мирас бирде. 16  Шуннан соң Әюп тагын 140 ел яшәде һәм үзенең балалары белән оныкларын — дүрт буынны күрде. 17  Әюп бик озак яшәде һәм тормышыннан канәгать булып вафат булды.

Искәрмәләр

Яки «үз сүзләремнән баш тартам».