Әюп 5:1—27

  • Илифаз үз сүзен дәвам итә (1—27)

    • Аллаһы «зирәкләрне үзләренең хәйләсенә эләктерә» (13)

    • Әюп Аллаһының нәсыйхәтен кире кагарга тиеш түгел (17)

5  Ялварып кара! Сиңа берәрсе җавап бирерме? Изгеләрнең* кайсысына дәшәрсең?  Рәнҗү акылсызны үтерер,Көнчелек беркатлыны һәлак итәр.  Мин акылсызның төпләнүен күрдем,Тик аның яшәгән урынына кинәт ләгънәт төште.  Аның уллары иминлектән мәхрүм,Аларны шәһәр капкалары янында изәләр,+ ә коткаручылары юк.  Аның уңышын ач кеше ашый,Хәтта чәнечкеле үсемлекләр арасыннан җыеп ала,Аларның милке башкаларның табышы булып китә.  Кайгы-хәсрәт җирдән үсми бит,Бәлаләр дә туфрактан шытып чыкмый.  Янып торган учактан чаткы, һичшиксез, очкан кебек,Туганнан соң кеше, һичшиксез, бәла күрәчәк.  Мин исә Ходайга ялварыр идем,Эшемне Аллаһыга тапшырыр идем,  Ул бит акыл ирешмәслек һәм бөек эшләр башкара,Исәпсез-хисапсыз могҗизалар кыла, 10  Җир йөзенә яңгыр яудыра,Кыр-басуларга сулар җибәрә. 11  Ул мескеннәрне югары күтәрә,Кайгыручыны югары күтәреп коткара; 12  Мәкерлеләрнең уй-ниятләрен боза да,Алар уңышсызлыкка дучар була. 13  Ул зирәкләрне үзләренең хәйләсенә эләктерә,+Шулай итеп акыллыларның ниятләрен боза. 14  Көндез аларны караңгылык биләп ала,Көпә-көндез, төнлә йөргәндәй, капшанып йөриләр. 15  Ходай кешене аларның авыз кылычыннан коткара,Ярлыны куәтле кешедән саклый, 16  Шуңа мескеннең өмете бар,Ә гаделсезнең авызы ябыла. 17  Ходай кемне төзәтсә, шул бәхетле,Шуңа күрә Чиксез Кодрәт Иясенең нәсыйхәтен кире какма! 18  Ул бит авырттырса да, яраны дәвалый,Җәрәхәтләсә дә, үз кулы белән савыктыра. 19  Ул сине алты бәладән коткарыр,Хәтта җидесеннән зыян күрмәссең. 20  Ачлык заманында сине үлемнән,Сугыш булганда кылычтан азат итәр. 21  Син камчыдай суккан телдән яшерелгән булырсың,+Бөлгенлек килгәндә, курыкмассың. 22  Харап ителүдән һәм ачлыктан син көләрсең,Җирдәге ерткыч хайваннардан курыкмассың. 23  Кырдагы ташлар сиңа зыян китермәс,*Кыргый хайваннар белән тынычлыкта яшәрсең. 24  Чатырыңа куркыныч янамавын белерсең,Көтүлек җиреңә барсаң, берни югалмаганын күрерсең. 25  Балаларың күп булыр,Токымың җирдәге үсемлекләр сыман ишле булыр. 26  Урак өстендә җыелган көлтәләр сыман,Гүргә кергәндә, син әле көчле булырсың. 27  Без менә шуны ачыкладык. Барысы да нәкъ шулай. Сүзләребезне тыңла һәм күңелеңә сал».

Искәрмәләр

Бәлки, фәрештәләр турында әйтелә.
Яки «синең белән килешүдә булыр».