Әюп 6:1—30

  • Әюпнең җавабы (1—30)

    • Дәгъваларга хакым бар дип әйтә (2—6)

    • Юатучылары мәкерле (15—18)

    • «Туры сүзләр һич тә авырту китерми!» (25)

6  Моңа Әюп болай диде:  «И, кайгы-хәсрәтләремне+ үлчәсәләр иде,Бәлаләрем белән бергә үлчәүгә салсалар иде!  Алар бит хәзер диңгез комыннан да авыррак. Шуңа күрә дуамалларча сөйләшәм.*+  Чиксез Кодрәт Иясе миңа уклар чәнчеде,Рухым аларның агуын эчә.+ Аллаһыдан килгән дәһшәтләр миңа каршы сафка тезелә.  Кыргый ишәк,+ чирәме булганда, кычкырырмыҺәм үгез, азыгы булганда, мөгрәрме?  Төче ризыкны тозсыз ашыйлармыҺәм мальва суының тәме бармы?  Җанымның андый нәрсәләргә кагыласы килми. Алар бозык ризыкка охшаш.  Үтенечем чынга ашса иде,Ходай теләгемне үтәсә иде!  Аллаһы мине юк итәргә теләсә иде,Кулын сузып, мине һәлак итсә иде!+ 10  Бу миңа юаныч булыр иде,Авыр газапларга карамастан мин шатлыктан сикерер идем,Чөнки мин Изге Аллаһының+ сүзләрен кире какмадым. 11  Минем көтеп торырга көчем бармы?+ Алга таба да яшәрлек* мине алда ни көтә? 12  Әллә таштай көч-куәтем бармы? Әллә тәнем бакырдан ясалганмы? 13  Мин таянган бөтен нәрсә миннән алынгач,Үземә берәр ничек ярдәм итә алырмынмы? 14  Якынына карата тугры мәхәббәте булмаган һәркемнең+Чиксез Кодрәт Иясенә дә курку-хөрмәте булмаячак.+ 15  Минем кардәшләрем кышкы ташкындай,Корый торган кышкы ташкыннар суыдай мәкерле.+ 16  Алар боздан пычрана,Эреп баручы кар аркасында ташып тора. 17  Ләкин вакыт килә, сусыз кала, юкка чыга;Эссе булганда, корып бетә. 18  Алар үз юлларыннан читкә китә,Чүлгә агып, юк була. 19  Аларны Тима́+ кәрваннары эзли,Шебадан+ сәяхәтчеләр* көтә. 20  Акланмаган өметләре аркасында алар оятка кала,Анда килә дә, өметләре өзелә. 21  Сез бит минем өчен нәкъ шундый булдыгыз,+Газабымның дәһшәтен күреп курыктыгыз.+ 22  Сездән берәр нәрсә сораганым бармы? „Милкегездән минем өчен бүләк бирегез“,— дип үтенгәнем бармы? 23  „Дошман кулыннан коткарыгыз,Җәберләүчеләрдән саклап калыгыз“*,— дип ялварганым бармы? 24  Миңа нәсыйхәт бирегез, мин дәшми торырмын;+Хатамны аңларга булышыгыз. 25  Туры сүзләр һич тә авырту китерми!+ Тик сезнең шелтәгездән ни файда бар?+ 26  Өмете өзелгән адәмнең әйткәннәрен,+Җил алып киткән сүзләрен төзәтергә булдыгызмы? 27  Тиздән сез ятим+ өчен жирәбә салырсыз,Үз дустыгызны сатарсыз!*+ 28  Миңа борылып карагыз,Мин бит сезгә ялганламам. 29  Кабат уйлап карагызчы, минем хакта фикерегез дөрес булсын. Әйе, кабат уйлап карагыз, мин тәкъвалыгымны югалтмадым бит. 30  Сезнеңчә, телемдә гаделсезлек бармы? Әллә аңкавым яманлыкны аера белмиме?

Искәрмәләр

Яки «сүзләрем акылсыз, котырынкы».
Яки «Гомеремне (җанымны) озайтырлык».
Яки «Сәяхәтче шебалылар».
Сүзгә-сүз «йолып алыгыз».
Яки «алмаштырырсыз».