Беренче Елъязма 16:1—43

  • Килешү сандыгы чатыр эченә урнаштырыла (1—6)

  • Давытның мәдхиясе (7—36)

    • «Йәһвә Патша булды!» (31)

  • Килешү сандыгы алдында башкарылган хезмәт (37—43)

16  Аллаһының килешүе сандыгын китергәч, аны Давыт корган чатыр эченә урнаштырдылар+ һәм Аллаһы алдында яндыру корбаннары белән татулык корбаннары китерделәр.+  Яндыру корбаннары+ белән татулык корбаннарын+ китереп бетергәч, Давыт халыкны Йәһвә исеме белән фатихалады.  Аннары ул бөтен исраиллеләргә — һәр ир-атка һәм һәр хатын-кызга — һәркемгә берәр түгәрәк икмәк, тыгызлап ясалган финик көлчәсе һәм йөзем көлчәсе өләште.  Аннары ул ле́вилеләрнең кайберләрен Йәһвәнең килешүе сандыгы торган урында хезмәткә билгеләде.+ Алар Исраи́л Аллаһысы Йәһвәне олыларга,* мактарга һәм аңа рәхмәтләр белдерергә тиеш иделәр.  Аса́ф+ башчы, ә Зәкәрия́ аңардан соң икенче иде; Яи́л, Шәмираму́т, Яһии́л, Маттафия́, Илиа́б, Бина́й, Оби́д-эдо́м һәм Яил+ кыллы уен коралларында һәм арфа уйнады,+ ә Асаф кимвал какты.+  Руханилар Бинай белән Яхәзии́л даими рәвештә Аллаһының килешүе сандыгы алдында быргы уйнады.  Шул көнне Давыт Йәһвәгә бер мәдхия багышлап, аны беренче тапкыр Асаф+ белән бүтән ле́вилеләргә башкарырга бирде. Менә ул мәдхия:  «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез,+ аның исемен чакырыгыз,Халыклар арасында аның эшләрен игълан итегез!+  Җыр җырлагыз* аңа, мәдхияләр җырлагыз,+Аның барлык гаҗәеп эшләре турында уйланыгыз.*+ 10  Аның изге исеме белән мактаныгыз.+ Йәһвәне эзләүчеләрнең күңелләре сөенсен.+ 11  Йәһвәне һәм аның көч-куәтен эзләгез.+ Аның хуплавын* һәрчак эзләгез.+ 12  Аның кылган гаҗәеп эшләрен,+Могҗизаларын һәм чыгарган хөкемнәрен истә тотыгыз, 13  Әй Аллаһының хезмәтчесе Исраил токымы,*+Ягъкуб угыллары, аның сайланганнары.+ 14  Ул — Йәһвә, безнең Аллаһыбыз.+ Аның хөкем карарлары* бөтен җир йөзендә гамәлдә тора.+ 15  Аның килешүен — мәңге,Биргән вәгъдәсен* мең буын дәвамында истә тотыгыз,+ 16  Бу килешүне ул Ибраһим белән төзеде,+Антны Исхакка бирде.+ 17  Аны ул карар буларак — Ягъкубка,+Гасырларга төзелгән килешү итеп Исраилгә бирде 18  Һәм: „Сиңа мирас итеп+Кәнга́н җирен бүлеп бирәм“+,— диде. 19  Ул вакытта алар аз санлы иде,Әйе, бик аз иде, һәм алар анда чит ил кешеләре булып яшәде.+ 20  Алар халыктан халыкка,Патшалыктан патшалыкка йөрде.+ 21  Ул берәүгә дә аларны җәберләргә бирмәде.+ Ул алар хакына патшаларны шелтәләп:+ 22  „Майланганнарыма тимәгезҺәм пәйгамбәрләремә һичнинди начарлык кылмагыз“+,— диде. 23  Бөтен җир, Йәһвәгә җырла! Аның коткаруы турында көн дә белдер!+ 24  Аның данын милләтләр арасында игълан итегез,Гаҗәеп эшләрен бөтен халыкларга сөйләгез. 25  Чөнки Йәһвә бөек һәм иң зур мактауга лаек. Аның кебек курку-хөрмәт уятырдай бүтән илаһ юк.+ 26  Халыкларның барлык илаһлары — файдасыз илаһлар,+Ә Йәһвә — күкләрне барлыкка китергән Ходай.+ 27  Бөеклек* һәм мәһабәтлек — аның хозурында,+Көч-куәт һәм шатлык — аның яшәү урынында.+ 28  Кабиләләр, Йәһвәгә тиешлесен бирегез,Даны һәм кодрәте өчен Йәһвәгә тиешлесен бирегез.+ 29  Йәһвәне исеме өчен зурлагыз,+Бүләк китерегез һәм аның хозурына килеп басыгыз.+ Йәһвәгә изге кием киеп* сәҗдә кылыгыз.*+ 30  Бөтен җир, аның алдында калтырап тор! Җир нык урнаштырылган, ул кузгалмас.*+ 31  Күкләр шатлансын, җир куансын,+Халыклар арасында: „Йәһвә Патша булды!“ — дип игълан ителсен!+ 32  Диңгез гөрселдәсен, аны тутырган бар нәрсә шауласын,Кырлар һәм андагы һәрнәрсә шатлансын. 33  Урмандагы агачлар да, сөенеп, Йәһвә хозурында аваз салсын,Чөнки ул җирне хөкем итәргә килә.* 34  Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки ул игелекле,+Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+ 35  Аңа болай диегез: „И Аллаһы, Коткаручыбыз, безне йолып ал,+Безне җыеп ал да халыклардан коткар,Без синең изге исемеңә рәхмәтләр белдерсен өчен,+Сине куанып мактасын өчен.+ 36  Исраил Аллаһысы ЙәһвәМәңге* макталсын“». Шулчак җыелган бөтен халык: „Амин!“* — диеп, Йәһвәне мактады. 37  Аннары Давыт Асафны+ һәм аның кан кардәшләрен Йәһвәнең килешүе сандыгы торган урында калдырды.+ Анда алар көндәлек хезмәтләрен башкарып торды.+ 38  Обид-эдом белән аның кан кардәшләре (барлыгы 68 кеше), Ядиту́н улы Обид-эдом һәм Хаса́ капка сакчылары иде. 39  Сады́йк+ рухани белән бүтән руханиларны ул Гибондагы биеклектә+ урнашкан Йәһвәнең изге чатыры алдында хезмәткә билгеләде. 40  Алар Йәһвәгә даими рәвештә, иртә-кич, мәзбәхтә яндыру корбаннары китерде һәм Йәһвәнең Исраилгә бирелгән Канунында язылган бөтен әмерләре буенча эш итте.+ 41  Алар янында шулай ук Хима́н, Ядитун+ һәм сайлап алынган бүтән ле́вилеләр дә бар иде. Алар Йәһвәгә рәхмәтләр белдерер өчен билгеләнгән иде+ һәм: «Аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— дип җырлый иделәр.+ 42  Химан+ белән Ядитун кимваллар кагып, быргы кычкырта иде һәм Аллаһыны мактауда кулланылган* бүтән уен коралларында уйный иде. Ядитунның+ уллары исә капка өчен җаваплы иде. 43  Шуннан соң бөтен кешеләр өйләренә таралды. Давыт та, өйдәгеләренә хәер-фатихасын бирер өчен, өенә кайтып китте.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «искә алырга».
Яки «Көй уйнагыз».
Я, бәлки, «сөйләгез».
Сүзгә-сүз «йөзен».
Сүзгә-сүз «орлыгы».
Яки «законнары».
Сүзгә-сүз «Боерган сүзен».
Яки «Дан-шөһрәт».
Яки «гыйбадәт кылыгыз».
Я, бәлки, «изгелегенең мәһабәтлеге өчен».
Яки «какшамас».
Яки «килде».
Яки «Мәңгедән-мәңгегә».
Яки «Шулай булсын!»
Яки «Аллаһы җырларын; Аллаһы турындагы җырларны».