Беренче Елъязма 17:1—27

  • Гыйбадәтханәне Давыт төземәячәк (1—6)

  • Давыт белән патшалык турындагы килешү (7—15)

  • Давытның әйткән рәхмәт догасы (16—27)

17  Үзенең сараена урнашканнан соң, Давыт Ната́н+ пәйгамбәргә: «Мин үзем эрбет агачыннан салынган йортта яшим,+ ә Йәһвәнең килешүе сандыгы чатырда тора»,— диде.+  Натан Давытка: «Бар, күңелең теләгәнчә эшлә, чөнки Аллаһы синең белән»,— дип җавап бирде.  Шул ук төнне Аллаһы Натанга болай диде:  «Хезмәтчем Давыт янына бар да болай диген: „Йәһвә менә нәрсә дип әйтә: „Мин торачак йортны син салмаячаксың.+  Минем Исраилне Мисырдан алып чыкканнан бирле һичбер йортта яшәгәнем булмады, мин чатырдан чатырга* һәм бер урыннан икенчесенә күчеп йөрдем.+  Исраи́л белән булган чакта халкымны кайгырту өчен үзем билгеләгән Исраил хакимнәренең* берәрсенә: „Ник миңа эрбет агачыннан йорт салмыйсыз?“ — диеп, бер генә сүз әйткәнем булдымы?“  Хезмәтчем Давытка болай диген: „Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең сүзе мондый: „Син халкым Исраилнең җитәкчесе булсын өчен, мин сине сарык утарларыннан, көтү көткән җирләрдән алдым.+  Кая гына барсаң да, мин синең белән булырмын,+ синең алдыңда дошманнарыңны юк итәрмен,+ исемеңне җир йөзендәге олуг кешеләрнең исемедәй бөек итәрмен.+  Мин халкым Исраил өчен урын бүлеп бирермен һәм аларны шунда урнаштырырмын. Алар шунда яшәр һәм бүтән инде борчу-кайгы күрмәс. Явыз бәндәләр аларны моңарчы җәберләгән кебек җәберләмәс*+ 10  һәм Исраил өстеннән хакимнәр куелган көннәрдәге+ кебек җәфаламас. Мин бар дошманнарыңны синең аяк астына салырмын.+ Алай гына да түгел, сиңа тагын шуны әйтим: „Йәһвә сиңа йорт* торгызыр“. 11  Гомерең ахыры җитеп, син ата-бабаларыңа кушылгач, мин синнән соң синең токымыңны* — улыңны патша итеп куярмын+ һәм аның патшалыгын нык урнаштырырмын.+ 12  Минем өчен йортны ул төзиячәк,+ һәм мин аның тәхетен мәңгегә урнаштырырмын.+ 13  Мин аңа ата булырмын, ә ул минем улым булыр.+ Сиңа кадәр булган кешене мин тугры мәхәббәтемнән аерган идем,+ ә улыңны тугры мәхәббәтемнән аермам.+ 14  Мин аны мәңгегә үз тәхетемә утыртырмын һәм патшалыгымда мәңгегә урнаштырырмын.+ Аның тәхете мәңге торыр“».+ 15  Натан бу сүзләрне һәм бу күренешне тулысынча Давытка сөйләп бирде. 16  Шулчак Давыт патша Йәһвә хозурына килде дә, утырып, болай диде: «И Йәһвә Аллаһы, кем соң мин шул хәтле һәм минем йортым нәрсә ул? Син минем хакыма шулкадәр күп эшләр кылдың!+ 17  Әйтерсең лә бу әз, и Аллаһы. Өстәвенә, син хезмәтчең йортының ерак киләчәге турында сөйлисең;+ и Йәһвә Аллаһы, миңа тагы да бөегрәк буласы* кешегә карагандай карыйсың. 18  Хезмәтчең Давытка күрсәтелгән хөрмәт турында әйтәсе сүзем дә калмады. Син үз хезмәтчеңне яхшы беләсең ич!+ 19  И Йәһвә, үз хезмәтчең хакына һәм үз күңелеңә ярашлы итеп* син, бөеклегеңне күрсәтеп, барлык шушы бөек эшләрне башкардың.+ 20  И Йәһвә, синдәй берәү дә юк,+ һәм синнән башка бүтән Аллаһы юк.+ Колакларыбыз ишеткәннең барысы да моны раслый. 21  Җир йөзендә халкың Исраил кебек халык бармы соң?!+ Син, Аллаһы, килеп, аларны үз халкың итәр өчен йолып алдың.+ Син Мисырдан йолып алган үз халкың алдыннан башка халыкларны куып җибәреп,+ алар хакына бөек һәм курку-хөрмәт уята торган эшләр башкардың һәм шулай итеп үзеңә исем казандың.+ 22  Син Исраил халкын дәверләргә үз халкың иттең.+ И Йәһвә, син аларның Аллаһысы булып киттең.+ 23  Һәм хәзер, и Йәһвә, хезмәтчең һәм аның йорты турында әйткән вәгъдәң тормышка ашсын иде, һәм ул дәверләр буе гамәлдә калсын иде. Барысын үз вәгъдәң буенча эшләче.+ 24  Кешеләр: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә — Исраил Аллаһысы — чыннан да Исраилнең Аллаһысы“,— дисеннәр өчен, исемең-даның какшамас булсын һәм мәңге югарылансын.+ Хезмәтчең Давыт йорты синең алдыңда нык торсын иде.+ 25  Аллаһым, син үз хезмәтчеңә йорт* торгызырга ниятеңне ачтың бит. Шунлыктан хезмәтчең сиңа шушы догада ышаныч белән мөрәҗәгать итә дә. 26  И Йәһвә, син хак Аллаһы, һәм син үз хезмәтчеңә барлык бу яхшылыкны кылырга вәгъдә иттең. 27  Шуңа күрә хезмәтчеңнең йортын фатихалау күңелеңә хуш килсен иде һәм хезмәтчеңнең йорты синең алдыңда мәңге торсын иде, чөнки син, и Йәһвә, хезмәтчеңнең йортын фатихалап торасың, һәм ул мәңге фатихалы булыр».

Искәрмәләр

Бәлки, мәгъ. «торактан торакка».
Яки «хөкемчеләренең».
Сүзгә-сүз «таушалдырмас».
Яки «династия».
Сүзгә-сүз «орлыгыңны».
Яки «миңа югары дәрәҗәле».
Яки «үз ихтыярың буенча».
Яки «династия».