Беренче Елъязма 18:1—17

  • Давытның җиңүләре (1—13)

  • Давытның кулы астындагы кешеләр (14—17)

18  Берникадәр вакыттан соң Давыт филистилеләрне тар-мар итеп, аларны буйсындырды. Ул филистилеләр белән сугышып, Гефны+ һәм аңа бәйле* шәһәрләрне яулап алды.+  Аннары ул моаблыларны тар-мар итте.+ Моаблылар Давытның хезмәтчеләре булып китте һәм аңа салым түли башлады.+  Соба́+ патшасы Һададза́р+ Евфрат елгасы+ янында үз хакимлеген урнаштырмакчы булганда, Давыт аны Хама́т+ янында тар-мар итте.  Давыт аның 1 000 хәрби арбасын, 7 000 атлы һәм 20 000 җәяүле гаскәриен кулга алды.+ Аннары Давыт арбаларга җигелгән һәр атның диярлек тез асты сеңерләрен кисте, ә 100 атка тимәде.+  Дәмәшекътән Соба патшасы Һададзарга ярдәмгә су́риялеләр килгәч, Давыт аларның 22 000 гаскәриен кырып салды.+  Аннары Давыт Су́риянең Дәмәше́къ шәһәрендә үз гарнизоннарын урнаштырды, һәм су́риялеләр, аның хезмәтчеләре булып китеп, аңа салым түли башлады. Давыт кая гына барса да, Йәһвә аңа җиңүләр* биреп торды.+  Давыт шулай ук Һададзарның хезмәтчеләреннән түгәрәк алтын калканнарын алып, Иерусалимга китерде.  Ә Һададзарның Тибха́т белән Кун шәһәрләреннән Давыт патша күп-күп бакыр алып чыкты. Шул бакырдан Сөләйман «бакыр диңгез»,+ баганалар һәм төрле әйберләр ясады.+  Хамат патшасы Тәү Давытның Соба патшасы Һададзарның+ бөтен гаскәрен тар-мар иткәнен ишеткәч,+ 10  ул шунда ук үз улы Хадорамны төрле алтын әйберләр, көмеш һәм бакыр бүләкләр белән Давыт патшаның хәл-әхвәлен белешергә һәм аны Һададзарны җиңүе белән тәбрикләргә җибәрде (чөнки Һададзар моңа кадәр еш кына Тәүгә каршы сугышкан). 11  Давыт патша шул бүләкләрне Йәһвәгә багышлады.+ Ул аңа шулай ук бар халыклардан: Эдо́м, Моа́б, амунлылар,+ филистилеләр+ һәм амаликлылардан+ кулга төшкән көмеш белән алтынны да багышлады. 12  Сәруя́ улы+ Абиша́й+ Тозлы үзәндә 18 000 эдомлыны кырып салды.+ 13  Ул Эдомда гарнизоннар урнаштырды, һәм барлык эдомлылар Давытның хезмәтчеләре булып китте.+ Давыт кая гына барса да, Йәһвә аңа җиңүләр* биреп торды.+ 14  Давыт бөтен Исраи́л өстеннән патша иде,+ һәм ул бөтен халкын тәкъвалык буенча һәм гадел хөкем итте.+ 15  Сәруя улы Йоһа́б гаскәр башлыгы,+ Әхилу́т улы Йәһшәфә́т+ елъязмачы, 16  Әхиту́б улы Сады́йк һәм Әбьятә́р улы Әхимәли́к руханилар, ә Шавша́ сәркатип иде. 17  Йода́й улы Бина́й керетлеләр+ белән фәләслеләр+ өстеннән баш иде, ә Давытның уллары патшадан соң дәрәҗә ягыннан беренче кешеләр иде.

Искәрмәләр

Яки «аның тирә-ягындагы».
Яки «коткару».
Яки «коткару».