Беренче Елъязма 22:1—19

  • Давыт Аллаһыга гыйбадәтханә төзү өчен кирәкле нәрсәләр хәстәрли (1—5)

  • Давыт Сөләйманга күрсәтмәләр бирә (6—16)

  • Түрәләргә Сөләйманга ярдәм итәргә боерык бирелә (17—19)

22  Шуннан соң Давыт болай диде: «Бу җирдә Йәһвә Аллаһының йорты һәм Исраилнең корбаннар яндыру мәзбәхе булачак».+  Аннары Давыт Исраи́л җирендә яшәгән килмешәкләрне+ җыярга боерып, аларны таш кисү-юну эшенә билгеләде. Алар Аллаһы йорты өчен ташлар эшкәртте.+  Давыт шулай ук капка ишекләренә кадаклар һәм беркеткечләр ясар өчен бик күп тимер, үлчәп булмаслык күләмдә бакыр+  һәм исәпсез-хисапсыз эрбет агачы әзерләде, чөнки сидонлылар+ һәм тирлылар+ Давытка күп-күп эрбет агачы+ китергән иде.  Давыт: «Улым Сөләйман әле яшь һәм тәҗрибәсез,+ ә Йәһвә өчен төзеләчәк йорт гаять мәһабәт+ булырга, даны һәм зиннәтлелеге+ бөтен җирләргә билгеле булырга тиеш.+ Шуңа күрә мин аның өчен барысын да әзерләп куярмын»,— диеп, үз үлеменә кадәр бик күп төзү материалы әзерләп куйды.  Ул улы Сөләйманны чакырып, аңа Исраил Аллаһысы Йәһвәгә йорт төзү белән бәйле күрсәтмәләр бирде.  Давыт үзенең улы Сөләйманга болай диде: «Минем күңелемдә Аллаһым Йәһвә исеме хөрмәтенә йорт төзү теләге бар иде.+  Әмма Йәһвәнең миңа әйткән сүзе мондый иде: „Син күп кан түктең һәм зур сугышлар алып бардың. Минем алдымда җиргә күп кан койганга, син минем исемем хөрмәтенә йорт төземәячәксең.+  Менә, синең улың+ тынычлык* кешесе булачак, һәм мин аңа тирә-ягындагы бар дошманнарыннан тынычлык бирермен,+ чөнки аның исеме Сөләйман*+ булачак, һәм аның көннәрендә мин Исраилгә тынычлык, иминлек бирермен.+ 10  Минем исемемә багышланган йортны ул салачак.+ Ул минем улым булып китәчәк, ә мин аның атасы булачакмын.+ Мин аның патшалык тәхетен Исраил өстеннән мәңгегә урнаштырачакмын“.+ 11  Хәзер исә, улым, Йәһвә синең белән булсын. Син уңышлы булырсың һәм Йәһвә Аллаһыңа йорт төзерсең, чөнки ул үзе синең турында шулай дигән иде.+ 12  Йәһвә сиңа Исраил өстеннән хакимлекне биргәч, син Аллаһың Йәһвәнең кануннарын үти алсын өчен,+ ул сиңа тагын акыллылык белән төшенүчәнлек тә өстәсен.+ 13  Йәһвәнең Муса аша Исраилгә биргән күрсәтмәләрен+ һәм хөкемнәрен җиренә җиткереп үтәсәң, син уңышлы булырсың.+ Кыю һәм нык бул. Курыкма һәм котың алынмасын.+ 14  Менә, Йәһвә йорты өчен дип, мин бик тырышып 100 000 талант* алтын, 1 000 000 талант көмеш, үлчәп бетергесез күп бакыр һәм тимер әзерләдем,+ шулай ук агачлар, ташлар әзерләп куйдым,+ син исә моңа тагын өстәрсең. 15  Синең кулың астында күп-күп эшчеләр: таш кисүчеләр, ташчылар,+ балтачылар һәм төрле һөнәр осталары бар.+ 16  Алтын, көмеш, бакыр һәм тимернең исәбе-хисабы юк.+ Әйдә, эшкә тотын. Йәһвә синең белән булсын».+ 17  Давыт Исраилнең бөтен түрәләренә, улы Сөләйманга ярдәм итәргә боерып, болай диде: 18  «Йәһвә Аллаһыгыз сезнең белән. Ул сезгә бар яктан тынычлык бирде. Ул бит шушы җирдәге халыкларны минем кулыма тапшырды. Бу җир Йәһвәгә һәм аның халкына буйсындырылды. 19  Хәзер исә, Йәһвәнең килешүе сандыгын һәм Аллаһының изге әйберләрен+ Йәһвә исеме хөрмәтенә төзеләчәк йортка+ кертер өчен, бөтен күңелләрегез һәм җаннарыгыз* белән Аллаһыгыз Йәһвәгә хезмәт итәргә тәвәккәл булыгыз+ һәм Йәһвә Аллаһыга изге урын төзи башлагыз».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «ял».
Бу исем «тынычлык» дигән мәгънә йөрткән евр. сүзеннән килеп чыккан.
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.