Беренче Елъязма 25:1—31

  • Аллаһы йортындагы музыкантлар һәм җырчылар (1—31)

25  Шуннан соң Давыт һәм төркемнәрнең җитәкчеләре Асафның, Химанның һәм Ядитунның+ токымнарыннан кайберәүләрне арфа, кыллы уен коралларында уйнап+ һәм кимваллар кагып+ Аллаһыга мәдхияләр җырлау* хезмәте өчен аердылар. Бу хезмәткә билгеләнгән кешеләрнең исемнәре түбәндә китерелә.  Аса́ф улларыннан: Заку́р, Йосы́ф, Нитани́ һәм Әшари́л. Алар белән патша җитәкчелеге астында пәйгамбәрлек иткән Асаф үзе җитәкчелек итте.  Ядиту́н+ улларыннан: Гәдали́, Сәри́, Яшая́х, Шимгы́й, Хәшәби́ һәм Маттафия́+ — барлыгы алтау. Алар белән аталары Ядитун җитәкчелек итте. Ул Йәһвәгә рәхмәтләр белдереп, мәдхияләр җырлап, арфа көенә пәйгамбәрлек итте.+  Хима́н+ улларыннан: Бакыя́һ, Маттания́, Узии́л, Шәбуи́л, Яриму́т, Хәнания́, Хәнани́, Ильята́, Гыйлда́т, Рамамтиезе́р, Йошбикә́ш, Малути́, Хәти́р һәм Маһазия́т.  Боларның барысы да патшага күренешләр тапшырган һәм Аллаһы турында сөйләп, аны данлаган* Химанның уллары иде. Шулай итеп, Аллаһы аны 14 угыл һәм 3 кыз биреп фатихалады.  Аларның һәммәсе дә Йәһвә йортында аталарының җитәкчелеге астында кимваллар кагып, кыллы уен кораллары һәм арфа+ көенә җырлап, Аллаһы йортында хезмәт иттеләр. Асаф, Ядитун һәм Химан патшаның җитәкчелеге астында иде.  Алар һәм аларның кан кардәшләре — барлыгы 288 кеше — Йәһвә өчен җырларга өйрәтелгән оста җырчылар иде.  Һәммәсенең дә — зурысының һәм кечесенең, остасының һәм укучысының — вазифалары жирәбә салып+ бүленде.  Беренче жирәбә Асаф улы Йосыфка+ төште, икенчесе — Гәдалигә+ һәм аның туганнары белән улларына — барлыгы 12 кеше; 10  өченчесе — Закурга+ һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 11  дүртенчесе — Изригә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 12  бишенчесе — Нитанига+ һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 13  алтынчысы — Бакыяһка һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 14  җиденчесе — Йәсарилгә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 15  сигезенчесе — Яшаяхка һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 16  тугызынчысы — Маттаниягә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 17  унынчысы — Шимгыйга һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 18  унберенчесе — Әзарилгә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 19  уникенчесе — Хәшәбигә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 20  унөченчесе — Шубаилга+ һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 21  ундүртенчесе — Маттафиягә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 22  унбишенчесе — Ярамутка һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 23  уналтынчысы — Хәнаниягә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 24  унҗиденчесе — Йошбикәшкә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 25  унсигезенчесе — Хәнанигә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 26  унтугызынчысы — Малутига һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 27  егерменчесе — Ильятага һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 28  егерме беренчесе — Хәтиргә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 29  егерме икенчесе — Гыйлдатка+ һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 30  егерме өченчесе — Маһазияткә+ һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 31  егерме дүртенчесе Рамамтиезергә+ һәм аның уллары белән туганнарына төште — барлыгы 12 кеше.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «пәйгамбәрлек итү».
Яки «үз быргысын күтәргән».