Беренче Елъязма 27:1—34

  • Патшага хезмәт иткән җитәкчеләр (1—34)

27  Исраилдә патша армиясендә 12 отряд бар иде, һәрберсендә 24 000 әр кеше хезмәт итте. Алар нәсел башлыкларыннан, меңбашларыннан, йөзбашларыннан+ һәм шул отрядлар турында кайгыртып, патшага хезмәт иткән җитәкчеләрдән+ торды. Һәр отряд ел дәвамында бер-бер артлы бер айлап хезмәт итте.  Беренче айны хезмәт иткән беренче отряд башында Зәбдии́л улы Яшуби́м+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.  Ул Фәре́с+ токымыннан иде, беренче айны хезмәткә билгеләнгән армия җитәкчеләренең башлыгы иде.  Икенче айны хезмәт иткән икенче отряд башында ахухилы+ Дода́й+ торды (Миклу́т исә җитәкче иде). Аның отрядында 24 000 кеше иде.  Өченче айны хезмәт иткән өченче отряд башында баш рухани Йодайның+ улы Бина́й+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.  Бинай — гайрәтле сугышчы — утызның берсе һәм утызның башлыгы иде. Аның отряды белән улы Амизаба́д җитәкчелек итте.  Дүртенче айны хезмәт иткән дүртенче отряд башында Йоһабның бертуганы+ Асаи́л,+ ә аңардан соң улы Зәбадия́ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде.  Бишенче айны хезмәт иткән бишенче отряд башында Израха́й токымыннан Шәмһү́д торды.  Алтынчы айны хезмәт иткән алтынчы отряд башында тикуалы+ Икәшнең улы Ира́+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде. 10  Җиденче айны хезмәт иткән җиденче отряд башында Ифраи́м токымыннан пелонлы Хәлә́з+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде. 11  Сигезенче айны хезмәт иткән сигезенче отряд башында Зирәх токымыннан+ хушалы Сибха́й+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде. 12  Тугызынчы айны хезмәт иткән тугызынчы отряд башында Биньями́н токымыннан анатутлы+ Абиезе́р+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде. 13  Унынчы айны хезмәт иткән унынчы отряд башында Зирә́х токымыннан+ нитуфахлы Маһара́й+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде. 14  Унберенче айны хезмәт иткән унберенче отряд башында Ифраим токымыннан пиратунлы Бинай+ торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде. 15  Уникенче айны хезмәт иткән уникенче отряд башында Өтнәи́л токымыннан нитуфахлы Хилда́й торды. Аның отрядында 24 000 кеше иде. 16  Менә Исраи́л кабиләләренең җитәкчеләре: Руби́н кабиләсендә — Зикри́ улы Илгазә́р, Шимо́н кабиләсендә — Мага́х улы Шәфәта́й, 17  Ле́ви кабиләсендә — Кымуи́л улы Хәшәби́, Һарун токымнары өстеннән — Сады́йк, 18  Яһүд кабиләсендә — Давытның абыйсы Илу́й,+ Иссаха́р кабиләсендә — Микаи́л улы Әмри́, 19  Зәбулу́н кабиләсендә — Абадия́ улы Ишма́й, Нәфтәли́ кабиләсендә — Әзрии́л улы Яриму́т, 20  Ифраим кабиләсендә — Әзазия́һ улы Һоша́й, Манашше́ кабиләсенең яртысы өстеннән — Фидая́х улы Йәи́л, 21  Манашше кабиләсенең Гиладтагы яртысы өстеннән — Зәкәрия́ улы Идди́, Биньямин кабиләсендә — Абини́р+ улы Ясии́л, 22  Дан кабиләсендә — Йәрәхи́м улы Әзари́л. Болар Исраил кабиләләренең җитәкчеләре иде. 23  Давыт 20 яшь һәм аннан яшьрәк булганнарны исәпләмәде, чөнки Йәһвә Исраилне күк йөзендәге йолдызлар санынча ишәйтергә вәгъдә иткән иде.+ 24  Сәруя́ улы Йоһа́б халык санын исәпли башлаган иде, әмма санап бетермәде. Аллаһының Исраилгә халык санын алу аркасында ачуы кабынды,+ һәм бу сан Давыт патша дәверендәге тарих бәян ителгән язуларга кертелмәде. 25  Патша хәзинәләре+ өчен Ади́л улы Азмаби́т җаваплы иде. Узия́ улы Йонафа́н кырлардагы, шәһәрләрдәге, авыллардагы һәм ныгытмалардагы амбарлар* өчен җаваплы иде. 26  Кыр-басулардагы игенчеләрнең җитәкчесе Килу́б улы Әзри́ иде. 27  Рамалы Шимгы́й — йөзем бакчалары өчен, ә Шефамнан* булган Зәбди́ шәраб запаслары өчен җаваплы иде. 28  Шәфелдәге+ зәйтүн бакчалары һәм сикомор агачлары+ өчен — Гедәрдән булган Багалһана́н, зәйтүн мае өчен Йоа́ш җаваплы иде. 29  Шарунда+ утлап йөргән мал-туар өчен — шарунлы Шитра́й, ә үзәннәрдәге маллар өчен Адла́й улы Шафа́т җаваплы иде. 30  Дөяләр өчен — исмәгыйлле Аби́л, ишәкләр өчен мирануфлы Яхдия́ җаваплы иде. 31  Вак терлек өчен һаҗәрле Йәзи́з җаваплы иде. Болар барысы да Давытның мал-мөлкәте өчен җаваплы кешеләр иде. 32  Давыт патшаның бертуган абыйсының улы Йонафан+ башлы кеше иде, ул киңәшче һәм сәркатип вазифаларын үтәде, ә Хакмунның улы Яһии́л патша улларының тәрбиячесе иде.+ 33  Ахитафи́л+ — патша киңәшчесе, архитлы Хуша́й+ патшаның дусты* иде. 34  Ахитафилдан соң Бинай+ улы Йода́й һәм Әбьятә́р+ киңәшчеләр булып китте. Йоһаб+ гаскәр башлыгы иде.

Искәрмәләр

Яки «хәзинәләр».
Я, бәлки, «Сифмуттан».
Яки «сердәше».