Беренче Елъязма 29:1—30

  • Гыйбадәтханә төзү өчен иганә бүләкләре китерелә (1—9)

  • Давытның догасы (10—19)

  • Халык шатлана; Сөләйман патша була (20—25)

  • Давыт вафат була (6—30)

29  Җыелган халыкка исә Давыт патша болай диде: «Аллаһы сайлап алган улым Сөләйман+ әле яшь һәм тәҗрибәсез.+ Башкарыласы эш — зур эш, чөнки гыйбадәтханә* кеше өчен түгел, Йәһвә Аллаһы өчен төзелә.+  Мин бар көчемне салып, Аллаһы йортына алтын әйберләр ясау өчен — алтын, көмеш әйберләр ясау өчен — көмеш, бакыр әйберләр ясау өчен — бакыр, тимер әйберләр ясау өчен — тимер,+ агач әйберләр ясау өчен — агач,+ оникс ташлары, измә белән ябыштырыла торган махсус ташлар, төрле төстәге чуерташлар, төрле-төрле асылташлар һәм бик күп алебастр ташлары әзерләп куйдым.  Алай гына да түгел, изге йорт өчен әзерләнгән бар нәрсәләргә өстәп, Аллаһымның йортын яратканга,+ мин Ходаемның гыйбадәтханәсенә үземнең+ алтынымны, көмешемне дә бирәм:  бүлмәләрнең стеналарын каплау өчен 3 000 талант* Офи́р алтыны,+ 7 000 талант сафландырылган көмеш;  алтын һәм көмеш әйберләр ясау өчен һәм һөнәрчеләр башкарачак бөтен эш өчен алтын белән көмеш. Кемнең бүген Йәһвәгә бүләкләр китерәсе килә?»+  Шунда нәсел башлыклары, Исраи́л кабиләләре башлыклары, меңбашлары һәм йөзбашлары,+ шулай ук патша эшләрен алып барган җитәкчеләр+ теләп бүләкләр китерделәр.  Алар Аллаһы йортына 5 000 талант алтын, 10 000 да́рик,* 10 000 талант көмеш, 18 000 талант бакыр һәм 100 000 талант тимер алып килделәр.  Шулай ук кыйммәтле ташлары булган һәркем аларны гирсәнле+ Яһии́л+ карамагындагы Йәһвә йорты хәзинәсенә китерде.  Халык шушы ирекле бүләкләрне китереп сөенде, чөнки алар бүләкләрен Йәһвәгә чын* йөрәктән китерде.+ Давыт патшаның да шатлыгы эченә сыймый иде. 10  Аннары Давыт, җыелган бөтен халык алдында Йәһвәне мактап, болай диде: «Бабабыз Исраилнең Аллаһысы Йәһвә, сиңа мәңге-мәңге* мактау булсын! 11  И Йәһвә, син бөеклек,+ көч-кодрәт,+ матурлык һәм дан-шөһрәт белән мәһабәтлеккә ия,+ чөнки күктә дә, җирдә дә бар нәрсә — синеке.+ Патшалык та — синеке, и Йәһвә!+ Баш буларак, син барысы өстеннән югары. 12  Байлык та, дан да синнән килә,+ һәм син барысы өстеннән идарә итәсең.+ Синең кулың кодрәтле,+ куәтле+ һәм барысын да бөек+ һәм нык итәргә сәләтле.+ 13  Һәм хәзер, и Аллаһыбыз, без сиңа рәхмәтләребезне белдерәбез һәм данлыклы* исемеңне мактыйбыз. 14  Шулай да шушы бүләкләрне китерергә кем соң мин, һәм халкым — кем?! Бар нәрсә синең кулыңнан килмиме соң?! Синнән килгәнне без сиңа бирәбез. 15  Ата-бабаларыбыз кебек, без дә синең алда бары килмешәкләр һәм чит илдән күчеп килгән кешеләр генә бит.+ Җир йөзендә гомеребез күләгә шикелле+ — килә дә, китә. 16  И Йәһвә Аллаһыбыз, изге исемең хөрмәтенә йорт төзер өчен әзерләнгән бөтен байлык — синең кулыңнан, барысы — синеке. 17  И Раббым, мин яхшы беләм: син йөрәкләрне тикшерәсең+ һәм сафлыкны* яратасың.+ Мин бар бу әйберләрне сиңа ихлас күңелдән* бирдем, монда торган халкыңның да ирекле бүләкләр китерүен күреп сөенеп бетә алмыйм. 18  И Йәһвә, ата-бабаларыбыз Ибраһим, Исхак һәм Исраил* Аллаһысы, халкыңа әле чагылдырган рух-дәртләрен үз күңелләрендә сакларга булышчы, аларның йөрәкләрен үзеңә юнәлтче.+ 19  Улым Сөләйман синең әмерләреңне, искә төшерүләреңне һәм күрсәтмәләреңне үтәп,+ боларның барысы буенча яшәсен өчен һәм үзем хәзерләп куйган нәрсәләрдән+ гыйбадәтханә* төзи алсын өчен, аңа бербөтен* йөрәк+ бирче». 20  Шуннан соң Давыт бөтен халыкка: «Хәзер Йәһвә Аллаһыгызны мактагыз!» — диде. Һәм җыелганнарның һәммәсе дә, ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәне мактап, Йәһвә һәм патша алдында тезләнеп, йөзтүбән капланды. 21  Киләсе көнне дә алар Йәһвәгә корбаннар китерделәр һәм Йәһвә өчен яндыру корбаннары+ яндырдылар: 1 000 бозау, 1 000 сарык тәкәсе, 1 000 бәрән, шулай ук шәраб бүләкләре.+ Алар бөтен Исраил өчен күп-күп корбаннар китерделәр.+ 22  Шул көнне алар Йәһвә хозурында ашап-эчеп шатланды, сөенде.+ Алар Давыт улы Сөләйманны икенче тапкыр патша дип игълан иттеләр һәм аны Йәһвә алдында — җитәкче итеп,+ ә Садыйкны рухани итеп+ майладылар. 23  Сөләйман үз атасы Давыт урынына, Йәһвәнең тәхетенә патша булып утырды.+ Ул уңышлы иде, һәм бөтен исраиллеләр аңа күндәм булды. 24  Бөтен түрәләр,+ гайрәтле сугышчылар+ һәм Давыт патшаның бөтен уллары+ да Сөләйман патшага буйсындылар. 25  Йәһвә Сөләйманны бөтен исраиллеләр алдында гаять бөек итте һәм аңа Исраилдә моңарчы идарә иткән бер патшада да булмаган патша хакимлеге бирде.+ 26  Иша́й улы Давыт бөтен Исраил белән идарә итте. 27  Ул Исраилдә 40 ел патшалык итте: 7 ел Хебрунда+ һәм 33 ел Иерусалимда.+ 28  Давыт, бәхетле картлык аша үтеп, вафат булды.+ Ул бай, данлыклы һәм тормышыннан канәгать иде. Һәм аның урынына улы Сөләйман патшалык итә башлады.+ 29  Давыт патша дәверендәге тарих баштанаяк әүлия Ишмуилның, Ната́н+ пәйгамбәр һәм күренешләр тапшыручы Гәднең+ язмаларында бәян ителгән. 30  Бу язмаларда шулай ук Давытның идарәсе, куәте һәм аның белән, Исраил һәм тирә-яктагы бөтен патшалыклар белән булган вакыйгалар сурәтләнә.

Искәрмәләр

Яки «ныгытма; патша сарае».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Дарик — фарсыларның алтын тәңкәсе. Ә14 кушымт. к.
Яки «бербөтен».
Яки «мәңгедән-мәңгегә».
Яки «күркәм».
Яки «намуслылыкны; тәкъвалыкны».
Яки «намуслы йөрәк белән».
Ягъни Ягъкуб.
Яки «ныгытма; патша сарае».
Яки «бүленмәгән; тугры».