Беренче Елъязма 9:1—44

  • Әсирлектән кайтканнан соңгы шәҗәрә (1—34)

  • Шаулның шәҗәрәсе (кабатлана) (35—44)

9  Бөтен исраиллеләр шәҗәрәгә кертелде һәм Исраи́л патшалары китабына язылды. Яһүд халкын исә тугры булмавы аркасында Бабылга әсирлеккә алып киткәннәр иде.+  Беренчеләрдән булып үз шәһәрләрендәге биләмәләренә исраиллеләр, руханилар, ле́вилеләр һәм гыйбадәтханә хезмәтчеләре*+ кайтты.  Иерусалимга килеп урнашкан Яһүд,+ Биньями́н,+ Ифраи́м һәм Манашше́ токымнарының кайберләре болар иде:  Яһүд улы Фәреснең+ токымнарыннан Бәни́ улы Имри́ улы Әмри́ улы Амиһүднең улы Ута́й,  Шела́ токымнарыннан үз әтисе йортындагы олы угыл Асая́ һәм аның уллары,  Зирә́х+ токымнарыннан Йәви́л һәм аларның 690 туганы.  Биньямин токымнарыннан болар иде: Хәснуә́һ улы Хәдави́ улы Мәшулламның улы Саллу́,  Йәрәхимнең улы Ибни́, Михри́ улы Уззиның улы Эла́ һәм Ибнә́х улы Руи́л улы Шәфәтайның улы Мәшулла́м.  Язма шәҗәрәләре буенча аларның ир туганнарының саны 956 иде. Алар барысы да үз нәселләренең башлыклары иде. 10  Руханилар арасыннан болар иде: Яда́й, Йәһуари́б, Яхи́н,+ 11  Азария́ (ул исә Хилкыяның, Хилкыя́ Мәшулламның, Мәшуллам Садыйкның, Сады́йк Мирәятнең, Мирәя́т Аллаһы йортындагы* башлыкларның берсе булган Әхитубның улы иде), 12  Малкыя́ улы Фәшху́р улы Йәрәхимнең улы Ада́й, Имме́р улы Мәшиләми́т улы Мәшуллам улы Ягъзирә́х улы Адилның улы Маса́й 13  һәм аларның ир туганнары — 1 760 сәләтле* кеше. Алар нәсел башлыклары һәм Аллаһы йортында хезмәт итәргә яраклы булган булдыклы ир-атлар иде. 14  Ле́вилеләрдән болар иде: Мерари́ токымнарыннан — Хәшәби́ улы Әзрикә́м улы Хашшубның улы Шемая́,+ 15  шулай ук Бәкбәкә́р, Хәри́ш, Җәлә́л, Аса́ф улы Зикри́ улы Мика́ улы Маттания́, 16  Ядиту́н улы Җәләл улы Шемаяның улы Абадия́ һәм Илкана́ улы А́саның улы Бирхия́һ. Ул нитуфахлылар+ арасында яшәде. 17  Капка сакчылары+ болар иде: Шалу́м, Әкку́б, Талму́н һәм Ахима́н. Аларның туганы Шалум алар өстеннән баш иде. 18  Моңарчы ул көнчыгыш якта патша капкасы+ янында хезмәт иткән иде. Бу капка сакчылары ле́вилеләрнең торакларын саклый иделәр. 19  Кора́х улы Абиаса́ф улы Кораның улы Шалум һәм аның нәселеннән булган кан кардәшләре — корахлылар — хезмәт вазифаларының башкарылуы өчен, капка сакчыларының чатырда башкарган хезмәте өчен җаваплы иде, ә аларның ата-бабалары Йәһвә чатырына керү урынын саклау өчен җаваплы булган иде. 20  Элек алар белән Илгаза́р+ улы Пинхә́с+ җитәкчелек иткән иде, һәм Йәһвә аның белән булган. 21  Мәшилами́ улы Зәкәрия́+ исә очрашу чатырының керү урыны янында капка сакчысы иде. 22  Керү урыны янына капка сакчылары итеп сайланганнар — барлыгы 212 кеше иде. Алар үзләренең шәҗәрәләре буенча+ үз җирләрендә яши башлады. Давыт һәм әүлия*+ Ишмуи́л аларны, ышанычка лаек булганнары өчен, җаваплы урыннарга билгеләде. 23  Аларга һәм аларның улларына Йәһвә йортының капкаларын — изге чатырны* саклау хезмәте тапшырылды.+ 24  Капка сакчылары дүрт якта: көнчыгышта, көнбатышта, төньякта һәм көньякта тора иде.+ 25  Вакыт-вакыт аларның кан кардәшләре үз җирләреннән җиде көнгә алар янына хезмәтләрендә ярдәм итәргә дип килеп китә иде. 26  Дүрт ле́виле, ышанычка лаек булганнары өчен, баш* капка сакчылары итеп билгеләнде. Алар бүлмәләр* һәм Аллаһы йорты хәзинәләре өчен җаваплы иделәр.+ 27  Алар төннәрен Аллаһы йорты тирәли сакта тора иде, чөнки саклау хезмәтен үтәү алар карамагына бирелгән иде. Аларга шулай ук ачкыч тапшырылган иде, һәм алар һәр иртә йортның ишекләрен ачу өчен җаваплы иделәр. 28  Аларның кайберләре хезмәттә кулланылган кирәк-яраклар өчен җаваплы иде.+ Берәрсе бу нәрсәләрне алып кергәндә һәм алып чыкканда, алар шул әйберләрнең санын исәпли иде. 29  Кайберләре бүтән кирәк-яраклар, бөтен изге кирәк-яраклар өчен,+ шулай ук иң яхшы он,+ шәраб,+ май,+ ла́дан+ һәм бәлзәм+ өчен җаваплы иде. 30  Рухани улларының кайберләре бәлзәм кушып мазь ясый иде. 31  Корахлылар токымыннан булган Шалумның беренче улы ле́виле Маттафия́ табаларда пешерелгән ашамлыклар өчен җаваплы иде.+ 32  Коһатлыларның кан кардәшләренең кайберләренә Шимбә саен+ икмәк* әзерләү җаваплылыгы йөкләнгән иде.+ 33  Алар җырчылар, Ле́ви кабиләсенең нәсел башлыклары иде. Алар бүлмәләрдә* иде. Үз вазифаларын даими үтәгәнгә, алар бүтән вазифалардан азат иде. 34  Алар килеп чыгышлары буенча ле́вилеләрнең нәсел башлыклары, җитәкчеләр иде. Алар Иерусалимда яши иде. 35  Яи́л Гибо́н+ шәһәрендә яшәде. Бу шәһәргә ул нигез салган иде. Хатынының исеме Магаха́ иде. 36  Аның баш улы — Абдо́н, аннан соңгылары — Сур, Киш, Бага́л, Нәйи́р, Нада́б, 37  Гөдә́р, Әхә́й, Зәкәрия һәм Миклу́т. 38  Миклуттан Шима́м туды. Алар барысы туганнары янында башка туганнары белән бергә Иерусалимда яшәде. 39  Нәйирдән+ Киш туды. Киштан Шау́л+ туды. Шаулдан Йонафа́н,+ Малкишуа́,+ Абинада́б+ һәм Ишбага́л туды. 40  Йонафанның улы Мәрибага́л+ иде. Мәрибагалдан Мика́й+ туды. 41  Микайның уллары: Фиту́н, Мәли́к, Тәхри́ һәм Әһә́з. 42  Әһәздән Ярә́ туды. Ярәдән Әлимә́т, Азмаби́т һәм Зимри́ туды. Зимридән Моза́ туды. 43  Мозадан Бинә́, ә Бинәдән Рифа́й, Рифайдан Илиса́, Илисадан Ази́л туды. 44  Азилның алты улы бар иде. Менә аларның исемнәре: Әзрикәм, Бахиру́, Исмәгы́йль, Шиара́й, Абадия һәм Хәна́н. Болар Азилның уллары иделәр.

Искәрмәләр

Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».
Яки «гыйбадәтханәсендәге».
Сүзгә-сүз «көчле».
Әүлия — нәрсә буласын алдан күреп әйтеп бирүче кеше.
Сүзгә-сүз «чатыр йортын».
Сүзгә-сүз «көчле».
Яки «аш бүлмәләре».
Ягъни багышланган икмәкләр. Сүзлекне к.
Яки «аш бүлмәләрендә».