1 Ишмуил 1:1—28

  • Илкана һәм аның хатыннары (1—8)

  • Баласы булмаган Һанна угыл сорап дога кыла (9—18)

  • Ишмуил туа; аны Йәһвәгә бирәләр (19—28)

1  Ифраимның+ таулы җирендәге Раматаи́м-сәфи́м+ шәһәрендә* Илкана́+ исемле бер ифраимлы* яши иде. Илкана Йәрәхимнең, Йәрәхи́м Илуйның, Илу́й Тахуның, Таху́ Суфның улы иде.  Аның ике хатыны бар иде: берсенең исеме Һа́нна, икенчесенең — Пәнинә́. Пәнинәнең балалары бар иде, ә Һа́ннаның юк иде.  Ел саен Илкана үз шәһәреннән Шилога Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә гыйбадәт кылырга һәм аңа корбан китерергә бара торган иде.+ Анда Илийне́ң ике улы Хөфни́ белән Пинхә́с+ Йәһвәнең руханилары булып хезмәт итә иде.+  Бер көнне Илкана, корбан китергәннән соң, хатыны Пәнинә белән бөтен улларына һәм кызларына ризык өләште,+  Һа́ннага исә махсус өлеш бирде, чөнки аны күбрәк ярата иде. Әмма Йәһвә Һа́ннага бала бирмәде.  Өстәвенә, Һа́ннаның көндәше аны бертуктаусыз мыскыллап торды, Йәһвә бала бирмәгәне өчен күңелен әрнетте.  Шулай ел саен була иде: Һа́нна Йәһвә йортына барганда,+ көндәше аны шулкадәр мыскыллаганга, ул каты елый һәм ашамый иде.  Ире Илкана аңардан: «Һа́нна, син ник елыйсың, ник ашамыйсың? Нигә кәефең юк? Әллә мин синең өчен ун угылдан да яхшырак түгелме?» — дип сорады.  Шилода ашап-эчкәч, Һа́нна торды да (ә ул вакытта Йәһвә гыйбадәтханәсенең ишеге янында Или́й рухани утыра иде),+ 10  җаны бик әрнегәнгә, Йәһвәгә дога кылырга+ һәм бик нык еларга тотынды. 11  Шулчак ул мондый нәзер әйтте: «И Гаскәрләр Иясе Йәһвә, хезмәтче кызыңның кайгысына игътибар итеп, миңа җавап бирсәң һәм хезмәтче кызың турында онытмыйча, аңа ир бала бирсәң,+ мин аны, Йәһвә, гомере буе сиңа хезмәт итсен дип, сиңа бирермен, һәм аның чәче беркайчан да кыркылмас».+ 12  Һа́нна озак вакыт Йәһвәгә дога кылды. Шул арада, аны Илий күзәтеп торды. 13  Һа́нна үз күңеленнән сөйләде, аның тавышы чыкмады, иреннәре генә кыймылдый иде. Шуңа күрә Илий, аны исерек дип уйлап: 14  «Күпме инде исереп йөрергә була? Җитәр эчәргә»,— дип әйтте. 15  Һа́нна исә болай дип җавап бирде: «Юк, әфәндем, кайгыга баткан* хатын мин. Мин шәраб та, бернинди исерткеч эчемлек тә эчмәдем. Мин Йәһвәгә күңелемне бушатам.+ 16  Хезмәтчеңне юньсез хатын дип санама. Мин бит әлегә кадәр тирән кайгы кичергәнгә һәм газап чиккәнгә дога кылдым». 17  Шунда Илий: «Исән-имин йөр. Исраи́л Аллаһысы синең үтенечеңне үтәсен»+,— диде. 18  Һа́нна аңа: «Хезмәтчең синең күзеңдә илтифат тапсын иде»,— диеп, китеп барды. Аннары ул тамагына ашады, һәм аның йөзе бүтән моңсу түгел иде. 19  Иртән иртүк торгач, алар Йәһвәгә сәҗдә кылдылар һәм Рамага,+ өйләренә кайтып киттеләр. Илкана хатыны Һа́нна белән якынлык кылды, һәм Йәһвә Һа́ннага игътибар итте.+ 20  Бер ел да үтмәде,* Һа́нна балага узды һәм ир бала тудырды. «Мин аны Йәһвәдән сорап алдым»,— дип әйткәнгә күрә, ул аңа Ишмуи́л* дигән исем кушты.+ 21  Вакыт узу белән Илкана үзенең бөтен гаиләсе белән Йәһвәгә еллык корбан+ һәм нәзер бүләге китерергә дип юлга чыкты. 22  Һа́нна исә бармады.+ Ул иренә: «Малайны имидән аергач, мин аны Йәһвә алдына китерермен, һәм ул гел шунда яшәр»+,— диде. 23  Ире Илкана аңа: «Ничек дөрес дип тапсаң, шулай эшлә. Аны имидән аерганчыга кадәр өйдә кал. Әйткән сүзеңне Йәһвә үтәсен»,— дип әйтте. Һа́нна өйдә калды һәм малаен имчәктән аерганчыга кадәр имезде. 24  Баласын имчәктән аергач, ул аны алып, Шилога китте. Үзе белән ул шулай ук өч яшьлек үгез, бер ефа́* он һәм бер зур чүлмәк шәраб алды+ һәм кечкенә малае белән Шилога+ Йәһвә йортына килде. 25  Анда алар үгезне чалдылар һәм малайны Илий янына алып килделәр. 26  Һа́нна аңа болай диде: «Гафу ит, әфәндем! Монда синең алдыңда Йәһвәгә дога кылып торган теге хатын мин идем.+ 27  Мин шушы бала турында дога кылган идем, һәм Йәһвә үтенечемне үтәде.+ 28  Менә хәзер мин аны Йәһвәгә кайтарам. Гомере буе ул Йәһвәнеке булачак». Һәм ул* анда Йәһвәгә сәҗдә кылды.

Искәрмәләр

Яки «Рама шәһәрендә суфлы».
Илкана Ифраим җирендә яшәгән, әмма чынлыкта ул левиле булган. 1Ел 6:19, 22—28 не к.
Яки «күңеле кыйналган».
Я, бәлки, «Үз вакытында».
Мәгъ. «Аллаһы исеме».
Як. 22 л. Ә14 кушымт. к.
Күрәсең, Илкана.