1 Ишмуил 10:1—27

  • Шаул патша итеп майлана (1—16)

  • Шаул халыкка танытыла (17—27)

10  Аннары Ишмуи́л, май алып, аны Шаулның башына агызды+ һәм аны үбеп, болай диде: «Йәһвә сине үз халкының+ җитәкчесе+ итеп майлады.  Бүген янымнан киткәч, син Биньями́н җирендә, Зилзәдә, Рәхилә төрбәсе+ янында ике ир-атны очратырсың. Алар сиңа болай дияр: „Син эзләгән ишәкләр табылды. Атаң ишәкләр турында онытты инде.+ Хәзер ул: „Улым белән нәрсә булды икән?“ — диеп, синең турында борчыла“.  Аннан Табурдагы зур агачка кадәр бар. Анда син Бәйтелгә+ Аллаһыга гыйбадәт кылырга баручы өч кешене очратырсың: берсенең үзе белән өч кәҗә бәтие, икенчесенең өч икмәге, ә өченчесенең бер зур чүлмәк шәрабы булыр.  Алар хәлеңне сорашып, сиңа ике икмәк бирер. Аларны ал.  Аннан соң син Аллаһының калкулыгына килерсең. Анда филистилеләрнең гарнизоны урнашкан. Шәһәргә килгәч, биеклектән төшеп баручы пәйгамбәрләр төркемен күрерсең. Алар пәйгамбәрлек иткәндә, алларыннан кыллы уен коралында, шалтыравык, флейта һәм арфа уйнап барырлар.  Шунда сиңа Йәһвәнең рухы иңәр,+ һәм син алар белән бергә пәйгамбәрлек итәрсең һәм бөтенләй башка кеше булып китәрсең.+  Бөтен шушы билгеләр үтәлгәч, барысын башкарыр өчен кулыңнан килгәнне эшлә, чөнки Аллаһы синең белән.  Шуннан соң миннән алдарак Гилгәлгә+ бар, ә мин соңрак килермен һәм шунда яндыру корбаннары белән татулык корбаннары китерермен. Көт мине, мин җиде көннән соң килермен. Аннары сиңа нәрсә эшлисен әйтермен».  Шау́л борылып, Ишмуил яныннан китәм дигәндә, Аллаһы аның күңелен башка кешенекедәй итеп үзгәртә башлады. Бөтен шушы билгеләр шул ук көнне чынга ашты. 10  Алар калкулыкка киттеләр, һәм ул пәйгамбәрләр төркемен очратты. Шунда аңа Аллаһының рухы иңде,+ һәм ул алар белән бергә пәйгамбәрлек итә башлады.+ 11  Аны моңарчы белгән кешеләр аның пәйгамбәрләр белән бергә пәйгамбәрлек итүен күргәч: «Киш улына нәрсә булган ул? Әллә Шаул да пәйгамбәрме?» — диештеләр. 12  Аларның берсе: «Ә аның әтисе кем соң?» — диде. Шуңа күрә «Әллә Шаул да пәйгамбәрме?» дигән сүзләр әйтем булып китте.+ 13  Пәйгамбәрлек итүен тәмамлагач, ул биеклеккә килде. 14  Шаулның әтисенең бертуганы аңардан һәм хезмәтчесеннән: «Сез кайда йөрдегез?» — дип сорады. Ул аңа: «Без ишәкләрне эзләгән идек,+ ләкин таба алмадык. Аннан соң без Ишмуил янына киттек»,— диде. 15  Тегесе аларга: «Нәрсә әйтте сезгә Ишмуил? Сөйләгез»,— диде. 16  Шаул аңа: «Ул безгә ишәкләр инде табылган дип әйтте»,— диде, ләкин Ишмуилның патша булып идарә итү турында әйткәннәрен сөйләмәде. 17  Аннары Ишмуил халыкны Миспәдә+ Йәһвә алдына җыеп, 18  исраиллеләргә болай диде: «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сезне Мисырдан алып чыктым, мисырлылар кулыннан+ һәм сезне җәберләгән бөтен патшалыкларның хакимлегеннән коткардым. 19  Әмма сезне бар бәлаләрдән һәм газаплардан коткарган Аллаһыгызны бүген сез кире кактыгыз+ һәм: „Юк, безнең өстебездән патша куй“,— дидегез. Һәм хәзер кабиләләрегез һәм нәселләрегез* буенча Йәһвә алдына килеп басыгыз“». 20  Ишмуил бөтен Исраил кабиләләренә үзе янына килергә кушты,+ һәм Биньямин кабиләсе сайлап алынды.+ 21  Аннары ул Биньямин кабиләсен чакырырга кушты, һәм мәтриләр гаиләсе сайлап алынды. Ахыр чиктә, Киш улы Шаул сайлап алынды.+ Аны эзли башладылар, тик таба алмадылар. 22  Шунда алар Йәһвәдән: «Ул килдеме?» — дип сорадылар.+ Йәһвә аларга: «Әнә ул, әйберләр артында качып тора»,— дип җавап бирде. 23  Алар, йөгереп барып, аны алып килделәр. Ул халык арасына килеп баскач, аның барысыннан да шактый биегрәк икәнлеге күзгә ташланды.+ 24  Ишмуил бөтен халыкка: «Күрәсезме, Йәһвә кемне сайлады.+ Халык арасында аңардай кеше юк!» — диде. Шунда бөтенесе дә: «Яшәсен патша!» — дип кычкыра башлады. 25  Ишмуил халыкка патшаның нәрсә таләп итәргә хаклы икәнен әйтеп бирде,+ моны китапка язып куйды һәм китапны Йәһвә алдына китерде. Аннары Ишмуил бөтен халыкны өйләренә кайтарып җибәрде. 26  Шаул да өенә Гибәгә кайтып китте. Аңа гаскәриләр дә кушылды, чөнки моңа аларның күңелләрен Йәһвә дәртләндергән иде. 27  Ә кайбер яман кешеләр: «Бу адәм безне ничек коткарсын инде?» — диделәр.+ Алар аны яратмады һәм аңа бернинди дә бүләк китермәде.+ Әмма Шаул бернәрсә дә дәшмәде.*

Искәрмәләр

Яки «мең кешедән торган төркемнәрегез».
Сүзгә-сүз «телсез кешедәй иде».