1 Ишмуил 12:1—25

  • Ишмуилның саубуллашу сүзләре (1—25)

    • «Буш нәрсәләргә ияреп читкә тайпылмагыз» (21)

    • Йәһвә үз халкын калдырмаячак (22)

12  Аннан соң Ишмуи́л бөтен Исраилгә болай диде: «Менә, мин сез сораганның барысын үтәдем һәм сезнең белән идарә итәр өчен патша куйдым.+  Менә ул сезнең белән җитәкчелек итүче патшагыз!+ Мин инде картайдым, чәчемә чал керде. Улларым сезнең арада яши.+ Мин сезнең белән яшь чагымнан алып бүгенгә кадәр җитәкчелек иттем.+  Менә мин алдыгызда торам. Әгәр сезнең миңа карата шикаятегез булса, моның турында Йәһвә алдында һәм аның майланганы+ алдында сөйләгез: кемнең үгезен я ишәген алганым бар?+ Кемне алдаганым я җәберләгәнем булды? Кешенең кылган эшенә күз йомып, кемнең кулыннан ришвәт алганым бар?+ Алай эшләгән булсам, барысын да кайтарырмын».+  Алар аңа: «Юк, синең безне алдаганың да, җәберләгәнең дә булмады һәм беребездән дә бернәрсә дә алмадың»,— диделәр.  Ул аларга: «Алайса, Йәһвә һәм аның майланганы бүген миндә гаеп тапмаганыгызга шаһит»,— диде. «Әйе, шаһит»,— диделәр алар.  Шунда Ишмуил халыкка болай диде: «Муса белән Һарунны сайлап алган һәм ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыккан+ Йәһвә — шаһит.  Хәзер монда килеп басыгыз. Йәһвәнең сезнең һәм ата-бабаларыгыз хакына кылган бар тәкъва эшләрен күздә тотып, мин сезне Йәһвә алдында хөкем итәм.  Ягъкуб Мисырга килгәч+ һәм ата-бабаларыгыз Йәһвәгә ярдәм сорап ялвара башлагач,+ Йәһвә ата-бабаларыгызны Мисырдан чыгарыр өчен һәм алар шушы җирдә яшәсеннәр өчен,+ Муса+ белән Һарунны җибәргән.  Тик алар үз Аллаһысы Йәһвәне оныткан, һәм ул аларны Хасу́р гаскәре башлыгы Сиса́р+ кулына, филистилеләр+ һәм Моа́б патшасы+ кулына тапшырган.+ Алар ата-бабаларыгызга каршы сугыш алып барган. 10  Шунда алар Йәһвәдән ярдәм сорап:+ „Без гөнаһ кылдык,+ Йәһвәне калдырып, Бага́л+ һәм Ишта́р+ сыннарына табына башладык. Хәзер безне дошманнарыбыз кулыннан коткарчы. Безнең сиңа хезмәт итәсебез килә“,— дип үтенгән. 11  Һәм Йәһвә, сез тыныч-имин яшәсен дип, сезгә Йәрубага́л,+ Бәда́н, Ифта́х+ һәм Ишмуилны+ җибәреп, сезне тирә-яктагы дошманнарыгыз кулыннан коткарган.+ 12  Ә амунлылар патшасы Нахашны+ күргәч, сезнең инде Патшагыз Йәһвә Аллаһы булса да,+ сез миңа: „Юк, безгә патша кирәк!“ — дип әйтә килдегез.+ 13  Менә ул сез теләгән, сез сораган патша. Йәһвә сезнең өчен патша билгеләде.+ 14  Әгәр дә сез Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтсәгез,+ аңа хезмәт итсәгез,+ аның һәр сүзен тыңласагыз,+ Йәһвә әмерләренә каршы чыкмасагыз һәм үзегез дә, сезнең белән идарә иткән патшагыз да Йәһвә белән йөрсә, барысы яхшы булыр. 15  Ә Йәһвә сүзен тыңламасагыз, Йәһвә әмерләренә каршы чыксагыз, Йәһвә сезне дә, аталарыгызны да җәзага тартыр.+ 16  Хәзер монда килеп басыгыз һәм Йәһвәнең сезнең алда кылачак бөек эшен күрегез. 17  Бүген бодай уру вакыты түгелме соң? Мин Йәһвәдән күк күкрәтеп яңгыр яудыруын сорармын. Шулчак үзегезгә патша сорап, Йәһвә алдында нинди яманлык кылганыгызны күрерсез һәм аңларсыз».+ 18  Шунда Ишмуил Йәһвәгә ялварды, һәм Йәһвә ул көнне күк күкрәтеп яңгыр яудырды, һәм бөтен халыкны Йәһвә һәм Ишмуил аркасында көчле курку биләп алды. 19  Бар халык Ишмуилдан: «Хезмәтчеләрең хакына Йәһвә Аллаһыңа дога кыл+,— дип үтенде.— Безнең үләсебез килми бит. Без болай да күп гөнаһ кылабыз, җитмәсә, үзебезгә патша сорап тагын бер яманлык эшләдек». 20  Ишмуил болай диде: «Курыкмагыз. Әйе, сез яманлык эшләдегез. Тик Йәһвәдән читкә китмәгез,+ ә Йәһвәгә бөтен йөрәгегез белән хезмәт итегез.+ 21  Файдасыз+ һәм коткара алмаган буш* нәрсәләргә ияреп читкә тайпылмагыз,+ чөнки алар буш* нәрсәләр. 22  Йәһвә үзенең бөек исеме хакына+ үз халкын калдырмаячак,+ Йәһвә бит үзе сезне үз халкы итәргә булды.+ 23  Ә сезнең хакка дога кылудан туктау уемда да юк, югыйсә мин Йәһвәгә каршы гөнаһ кылган булыр идем. Мин сезне яхшы һәм дөрес юлга өйрәтүемне дәвам итәрмен. 24  Тик Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгез+ һәм бөтен йөрәгегез белән аңа тугры* хезмәт итегез. Аның сезнең хакка башкарган бөек эшләрен онытмагыз.+ 25  Әмма үҗәтләнеп явызлык кылсагыз, сез үзегез дә, патшагыз да+ юк ителәчәк».+

Искәрмәләр

Яки «булмаган».
Яки «булмаган».
Яки «хакыйкать буенча».