1 Ишмуил 14:1—52

  • Йонафанның Михмастагы батырлыгы (1—14)

  • Аллаһы Исраилнең дошманнарын җимерә (15—23)

  • Шаулның уйламыйча биргән анты (24—46)

    • Халык итне канлы килеш ашый (32—34)

  • Шаулның сугышлары; аның гаиләсе (47—52)

14  Бер көнне Шаулның улы Йонафа́н+ коралын йөртүче хезмәтчесенә: «Әйдә, теге якка, филистилеләрнең каравыл отряды урнашкан якка чыгыйк»,— диде. Әмма әтисенә ул бернәрсә дә әйтмәде.  Шау́л ул вакытта Гибә́+ читендә, Мигрондагы анар агачы астында тукталган иде. Аның белән бергә 600 ләп кеше бар иде.+  (Ул чакта Ахия́ ефод+ киеп йөри иде. Ахия Ихабутның+ бертуганы Әхитубның+ улы, Әхиту́б Пинхәснең+ улы, Пинхә́с Шилода+ Йәһвәнең рухание булып хезмәт иткән Илийнең+ улы иде.) Халык Йонафанның киткәнен белми калды.  Филистилеләрнең каравыл отрядына алып барган һәм Йонафан барырга җыенган юллар ике кыя аша үтә иде. Берсенең исеме — Бози́с, икенчесенең Сенә́ иде.  Кыяларның берсе, баганадай калкып, төньякка, Михмаска карап тора иде, икенчесе көньякка, Гебәгә карап тора иде.+  Йонафан үзенең корал йөртүчесенә болай диде: «Әйдә, бу сөннәтләнмәгәннәрнең+ каравыл отряды урнашкан якка чыгыйк. Бәлки, Йәһвә безгә ярдәм итәр. Йәһвә бит күпләр аша да, азлар аша да коткара ала, аңа һичнәрсә комачаулый алмый».+  Тегесе аңа: «Йөрәгең кушканча булсын,— диде.— Кая теләсәң, шунда барыйк. Син кая барсаң, мин дә синең белән барырмын».  Йонафан болай диде: «Без ул адәмнәр ягына чыгып, күзләренә чалынырбыз.  Әгәр дә алар безгә: „Баскан урыныгызда калыгыз. Хәзер киләбез!“ — дисәләр, без урыныбызда калырбыз, алар янына менмәбез. 10  Ә инде: „Әйдә, менегез!“ — дисәләр, менәрбез, чөнки Йәһвә аларны безнең кулыбызга бирәчәк. Бу безнең өчен билге булыр».+ 11  Шуннан соң алар икесе дә, чыгып, филистилеләрнең каравыл отрядына күренде. Филистилеләр: «Карагыз, еврейләр яшеренгән ояларыннан чыга башлады»+,— диделәр. 12  Шунда алар Йонафан белән аның корал йөртүчесенә: «Менегез яныбызга, хәзер кирәгегезне бирербез!» — диделәр.+ Шулчак Йонафан корал йөртүчесенә: «Артымнан калма, Йәһвә аларны Исраи́л кулына бирәчәк»+,— диде. 13  Шунда Йонафан югарыга үрмәләргә тотынды, корал йөртүчесе аның артыннан менде. Йонафан филистилеләрне егып сала башлады, ә корал йөртүчесе аның артыннан исән калганнарны үтерә барды. 14  Беренче һөҗүм вакытында Йонафан белән аның корал йөртүчесе чагыштырмача зур булмаган җир мәйданында* якынча 20 кешене кырып салды. 15  Кырдагы лагерь һәм бөтен каравыл отряды кешеләренең котлары очты. Хәтта һөҗүмнәр ясап йөргәннәрне+ дә көчле курку биләп алды. Аяк асты тетри башлады. Моның барысы да Аллаһыдан иде. 16  Шаулның Биньями́н җирендәге Гибәдә+ булган сакчысы бөтен лагерьда чуалыш чыкканын күрде.+ 17  Шаул үзе белән булган кешеләргә: «Арабыздан кем киткәнен белер өчен, халык санын исәпләп чыгыгыз»,— диде. Кешеләрне санап чыккач, алар Йонафан белән корал йөртүчесенең киткәнен аңладылар. 18  Шунда Шаул Ахиягә:+ «Аллаһының килешүе сандыгын монда китер»,— диде. (Ул вакытта Аллаһының килешүе сандыгы исраиллеләр белән иде.) 19  Шаул рухани белән сөйләшкән арада, филистилеләр лагеренда чуалыш көчәя барды. Шунлыктан Шаул руханига: «Туктап тор әле»,— диде 20  һәм үзе белән булган бар кешеләрне җыеп, сугыш кырына китте. Караса, филистилеләр бер-берсенә каршы кылыч күтәргән, һәм анда зур тәртипсезлек хөкем сөрә. 21  Ә элек филистилеләр ягына күчкән һәм хәзер аларның лагеренда булган еврейләр Исраил ягына, Шаул белән Йонафан ягына күчтеләр. 22  Ифраимның таулы җирендә качып яткан бөтен исраиллеләр дә,+ филистилеләрнең качканын ишеткәч, шулай ук сугыш белән чыкты һәм аларны эзәрлекли башлады. 23  Сугыш Бәйтәбенгә+ кадәр барды. Шулай итеп Йәһвә ул көнне Исраилне коткарды.+ 24  Шулай да ул көнне исраиллеләр йончып беткән иде, чөнки Шаул халыкка: «Мин дошманнарымнан үч алганчы һәм кич җиткәнче, икмәк ашамаска ант итегез. Антны бозган һәркем өстенә ләгънәт төшсен»,— дигән иде. Шунлыктан берәү дә авызына икмәк капмады.+ 25  Бөтенесе дә урманга килде. Ул вакытта анда бал күп иде. 26  Урманга кергәч, халык җиргә бал тамып торганын күрде, ләкин ләгънәттән курыкканга, һичкем авыз итмәде. 27  Йонафан исә әтисенең халыкны ант иттергәнен ишетмәгән иде.+ Ул кулындагы таяк очы белән кәрәзгә манды да балны авызына капты, һәм аның күзләре яктырып, җанланып китте. 28  Шунда халыктан берәү аңа болай диде: «Синең атаң: „Бүген икмәк ашаган һәркем өстенә ләгънәт төшсен“,— диеп, халыкны ант иттергән иде.+ Шуңа күрә барысы да бөтенләй хәлдән тайды». 29  Моңа Йонафан болай диде: «Әйе, атам халыкка зур бәла китерде. Карагыз, аз гына бал ашап та күзләрем ничек яктырып китте. 30  Халык бүген сугышта кулга төшкән табыштан рәхәтләнеп тукланган булса,+ җиңүебез күпкә зуррак булыр иде!» 31  Ул көнне исраиллеләр филистилеләрне Михмастан Айалонга+ кадәр кырып сала барды. Халык бөтенләй хәлдән тайган иде. 32  Шунда халык комсызланып табышка ташланды һәм сарыкларны, эре терлек белән бозауларны җиргә салып суйды һәм итне канлы килеш ашады.+ 33  Шулчак Шаулга: «Кара, халык Йәһвәгә каршы гөнаһ кыла: итне канлы килеш ашый»+,— дип хәбәр иттеләр. Ул: «Сез тугрылыгыгызны сакламадыгыз. Хәзер үк яныма бер зур таш тәгәрәтеп китерегез»,— диде. 34  Аннары Шаул болай диде: «Халык арасыннан үтеп, һәркем үз үгезен, сарыгын монда алып килеп суйсын, ә аннары ашасын, диегез. Итне канлы килеш ашап, Йәһвәгә каршы гөнаһ кылмасыннар».+ Һәм барысы да шул төнне үз үгезе белән килеп, аны шунда суйды. 35  Шаул Йәһвәгә мәзбәх корды.+ Бу аның Йәһвә өчен корган беренче мәзбәхе иде. 36  Соңрак Шаул болай диде: «Әйдәгез, төнлә төшеп, филистилеләргә һөҗүм итик һәм аларны таң атканчы талыйк. Берсен дә исән калдырмыйк». Кешеләр аңа: «Үзең дөрес дип тапканны эшлә»,— дип җавап кайтардылар. Ә рухани: «Әйдәгез, монда Аллаһыдан сорыйк»+,— дип әйтте. 37  Шунда Шаул Аллаһыдан: «Миңа филистилеләргә һөҗүм итәргәме?+ Син аларны исраиллеләр кулына бирерсеңме?» — дип сорады. Ләкин Аллаһы аңа ул көнне җавап бирмәде. 38  Шулчак Шаул болай диде: «Халык башлыклары, һәммәгез дә монда килегез, бүген нинди гөнаһ кылынганын ачыклыйк. 39  Исраилнең коткаручысы Йәһвә белән ант итәм: ул кеше, улым Йонафан булса да, үләчәк». Ләкин берәү дә аңа дәшмәде. 40  Шаул бөтен исраиллеләргә: «Сез бер якта, ә без Йонафан белән икенче якта торырбыз»,— диде. Халык аңа: «Үзең дөрес дип тапканны эшлә»,— дип җавап бирде. 41  Шуннан соң Шаул Йәһвәгә: «И Исраил Аллаһысы, тумми́м+ аша җавап бир!» — диде. Тумми́м Йонафан белән Шаулга күрсәтте. 42  Аннары Шаул: «Минем белән Йонафан арасында жирәбә салыгыз»+,— диде. Жирәбә Йонафанга төште. 43  Шаул Йонафаннан: «Әйт, ни кылдың син?» — дип сорады. Йонафан аңа: «Мин кулымдагы таяк очыннан бераз бал гына каптым.+ Мин үлем җәзасын кабул итәргә әзер!» — дип җавап бирде. 44  Шунда Шаул: «Йонафан, әгәр дә син үлемгә тапшырылмасаң, өстемә Аллаһы каргышы төшсен»+,— диде. 45  Ләкин халык Шаулга болай дип әйтте: «Йонафан үләргә тиешме соң? Бу акылга сыймаслык нәрсә! Ул бит Исраилгә бөек җиңү* китерде.+ Йәһвә белән ант итәбез: аның башыннан бер чәч бөртеге дә төшмәячәк. Чөнки ул бүген Аллаһы ярдәме белән эш итте».+ Шулай итеп халык Йонафанны коткарды, һәм ул үлмәде. 46  Шунда Шаул филистилеләрне эзәрлекләүдән туктады, һәм филистилеләр үз җирләренә кайтып китте. 47  Шаул Исраил өстеннән идарәсен ныгытты һәм тирә-яктагы бар дошманнары белән: моаблылар,+ амунлылар,+ эдомлылар,+ Соба́+ патшалары һәм филистилеләр+ белән сугыш алып барды. Кая гына барса да, ул аларны җиңә иде. 48  Ул батырларча сугышты һәм, амаликлыларны буйсындырып,+ Исраилне илбасарлар кулыннан коткарды. 49  Шаулның Йонафан, Ишби́ һәм Малкишуа́+ исемле уллары һәм ике кызы бар иде. Олы кызының исеме — Мәйрә́п,+ кечесенең Милхәлә́+ иде. 50  Шаулның хатыны Ахимахасның кызы Әхинә́ иде. Ә Шаул гаскәренең башлыгы аның бертуганы Нәйи́р улы Абини́р+ иде. 51  Шаулның әтисе Киш,+ Абинирның әтисе Нәйир+ иде, Нәйир Әбилнең улы иде. 52  Шаул гомере буе филистилеләр белән каты сугышлар алып барды.+ Ул, берәр гайрәтле, батыр кешене күрсә, аны үзенә хезмәткә ала иде.+

Искәрмәләр

Яки «көненә бер пар үгез сөрә алган җир мәйданының яртысында».
Яки «котылу».