1 Ишмуил 15:1—35

  • Шаул Агакны кызгана (1—9)

  • Ишмуил Шаулны шелтәли (10—23)

    • «Тыңлаучанлык корбаннардан... яхшырак» (22)

  • Йәһвә Шаулны патша буларак кире кага (24—29)

  • Ишмуил Агакны үтерә (30—35)

15  Шуннан соң Ишмуи́л Шаулга болай диде: «Йәһвә мине Исраи́л халкы өстеннән сине патша итеп майларга җибәргән иде.+ Хәзер Йәһвәнең әйткән сүзенә колак сал.+  Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Исраил Мисырдан чыкканнан соң, амаликлылар аңа каршы торды. Моның өчен мин аларны җавапка тартырмын.+  Хәзер бар, амаликлыларны кырып бетер.+ Үзләрен дә, бар булган нәрсәләрен дә юк ит.+ Аларны жәлләмә. Ир-атлар һәм хатын-кызларны, балалар һәм нарасыйларны, үгезләр һәм сарыкларны, дөяләр һәм ишәкләрне үтер“».+  Шунда Шау́л кешеләрне җыеп, Тәлаимдә аларны исәпләде: анда 200 000 җәяүле гаскәри һәм 10 000 Яһүд кешесе бар иде.+  Шаул Амали́к шәһәренә таба кузгалды һәм һөҗүм итәр өчен үзенең гаскәре белән үзән* янында яшеренде.  Шаул кәйнилеләргә+ болай диде: «Амаликлылар арасыннан чыгыгыз, югыйсә мин алар белән бергә сезне дә җир йөзеннән себереп ташлармын.+ Чөнки Исраил халкы Мисырдан чыккач, сез аларга тугры мәхәббәт күрсәттегез».+ Шунда кәйнилеләр Амали́к арасыннан чыкты.  Аннары Шаул амаликлыларны Хавилдан+ алып Мисыр янындагы Шурга+ кадәр кырып сала барды.+  Ул Амалик патшасы Агакны+ тере килеш кулга алды, ә башкаларны кылычтан кичерде.+  Әмма Шаул белән халык Агакны, иң яхшы вак һәм эре терлекне, көр хайваннарны, сарык тәкәләрен һәм бар яхшы нәрсәләрне жәлләде+ һәм аларны юк итәргә теләмәде, ә бар кирәкмәгән һәм файдасыз нәрсәләрне юкка чыгарды. 10  Шунда Йәһвә Ишмуилга болай диде: 11  «Шаулны патша итеп куйганыма үкенәм, чөнки ул миннән читкә борылды һәм сүзләремне үтәмәде».+ Моны ишетеп, Ишмуил бик күңелсезләнде һәм төне буе Йәһвәгә ялварып дога кылды.+ 12  Ишмуил Шаулны каршылар өчен иртән иртүк торгач, аңа: «Шаул Кармилга+ килеп, анда үзенә һәйкәл куйган.+ Аннары ул кире Гилгәлгә кайтып киткән»,— диделәр. 13  Ишмуил аның янына килеп җиткәч, Шаул аңа: «Йәһвә сине фатихаласын. Мин Йәһвәнең сүзен үтәдем»,— дип әйтте. 14  Ләкин тегесе аңа: «Алайса, нинди бәэлдәү һәм мөгрәү тавышлары ишетелә анда?»+ — диде. 15  Моңа Шаул: «Хайваннарны амаликлылардан алып килделәр, чөнки халык иң яхшы вак һәм эре терлекне жәлләде: аларны Аллаһың Йәһвәгә корбан итеп китерергә булды. Ә калганнарын без юк иттек»,— дип җаваплады. 16  Ишмуил исә Шаулга: «Ярар, җитте! Бүген төнлә Йәһвәнең миңа нәрсә әйткәнен сөйлисем килә»+,— диде. Тегесе аңа: «Әйдә, сөйлә!» — диде. 17  Ишмуил сүзен дәвам итте: «Син Исраил кабиләләренең башы булып киткәндә һәм Йәһвә сине Исраил патшасы итеп майлаганда,+ син үз-үзеңне кече итеп саный идең түгелме?+ 18  Аннары Йәһвә сиңа: „Бар, гөнаһ кылучы амаликлыларны юк ит+ һәм аларны җир йөзеннән кырып бетергәнчегә кадәр аларга каршы сугыш“+,— дигән йөкләмә бирде. 19  Ник син Йәһвә сүзен тыңламадың? Тыңламадың, комсызланып табышка ташландың+ һәм Йәһвә күзендә яманлык эшләдең!» 20  Әмма Шаул Ишмуилга: «Юк, мин Йәһвәнең сүзен тыңладым! — диде.— Йәһвә миңа тапшырган йөкләмәне үтәдем һәм Амалик патшасы Агакны китердем, ә амаликлыларны кырып бетердем.+ 21  Ә менә халык, Гилгәлдә синең Аллаһың Йәһвәгә корбан итеп китерер өчен, табыштан сарыкларны, эре терлекне һәм юк итү өчен билгеләнгән нәрсәләрнең иң яхшысын алды».+ 22  Шунда Ишмуил болай диде: «Әллә Йәһвәгә бүләкләр белән корбаннар Йәһвәнең сүзен тыңлауга караганда күбрәк шатлык китерәме?+ Юк! Тыңлаучанлык корбаннардан+ һәм буйсынучанлык тәкә маеннан+ яхшырак. 23  Фетнәчелек+ бит — күрәзәчелек+ кебек үк гөнаһ, һәм башбаштаклык белән үҗәтлек сихерчелек белән потка табынуга тиң. Син Йәһвә сүзен кире какканга,+ ул да сине кире кага һәм тәхетеңнән төшерә».+ 24  Шулчак Шаул Ишмуилга болай диде: «Мин гөнаһ кылдым. Йәһвә боерыгын һәм синең сүзләреңне үтәмәдем, чөнки халыктан куркып, аларның әйткәннәрен тыңладым. 25  Зинһар, гөнаһымны кичерче һәм, мин Йәһвәгә сәҗдә кыла алсын өчен, минем белән кайтчы».+ 26  Ләкин Ишмуил Шаулга: «Мин синең белән кайтмыйм, чөнки син Йәһвә сүзен кире кактың, һәм Йәһвә сине кире кагып, тәхетеңнән төшерде»+,— дип җавап бирде. 27  Ишмуил борылып китмәкче иде, Шаул аның җиңсез күлмәк итәгеннән тотты да, күлмәге ертылды. 28  Шунда Ишмуил аңа болай диде: «Бүген Йәһвә синнән Исраил өстеннән хакимлекне тартып* алачак һәм аны синнән лаеклырак кешегә бирәчәк.+ 29  Исраилнең данлыклы Аллаһысы+ үз сүзен үтәми калмас,+ карарын үзгәртмәс.* Карарын үзгәртергә кеше түгел бит ул».+ 30  Шулчак Шаул аңа: «Мин гөнаһ кылдым,— диде.— Зинһар, мине халкымның өлкәннәре һәм Исраил алдында хурлыкка калдырма инде. Минем белән кайт, һәм мин Аллаһың Йәһвәгә сәҗдә кылырмын».+ 31  Шунда Ишмуил Шаул артыннан китте, һәм Шаул Йәһвәгә сәҗдә кылды. 32  Аннан соң Ишмуил: «Амаликлы Агакны монда китерегез»,— дип боерды. Агак үз эченнән: «Хәзер инде миңа үлем ачысы янамый»,— дигәнгә, аның янына бер дә ашыкмыйча гына* килде. 33  Әмма Ишмуил аңа: «Кылычың хатыннарны баласыз иткән кебек, синең анаң да хатын-кызлар арасында баласыз булачак»,— диеп, Агакны Гилгәлдә Йәһвә алдында чабып ташлады.+ 34  Аннары Ишмуил Рамага, ә Шаул үз өенә Гибәгә кайтып китте. 35  Шаулның үлеменә кадәр Ишмуилның аны күргәне булмады. Ишмуил аның турында кайгыра иде.+ Ә Йәһвә Шаулны Исраил өстеннән патша итеп куйганына үкенде.+

Искәрмәләр

Яки «елга үзәне».
Сүзгә-сүз «ертып».
Яки «үкенмәс».
Я, бәлки, «ышанычлы адымнар белән».