1 Ишмуил 17:1—58

  • Давыт Голиатны җиңә (1—58)

    • Голиат Исраилне мыскыллый (8—10)

    • Давыт филистилегә бергә-бер каршы чыгарга тели (32—37)

    • Давыт Йәһвә исеме белән чыга (45—47)

17  Филистилеләр+ үз гаскәрләрен сугышка җыйды. Алар Яһүд җирендәге Сохкада+ җыелып, Сохка́ белән Азика́+ арасында, Эфе́с-дамимда+ лагерь корып урнашты.  Шау́л белән исраиллеләр исә Эла́ үзәнендә+ җыелып, лагерь кордылар һәм хәрби тәртиптә филистилеләргә каршы чыктылар.  Филистилеләр тауның бер ягында, ә исраиллеләр тауның икенче ягында урнашты. Алар арасында үзән иде.  Филистилеләр лагереннан Геф+ шәһәреннән булган Голиа́т+ исемле гаять көчле бер сугышчы чыкты. Аның буе якынча өч метр* иде.  Башында бакыр башлык, өстендә якынча 57 килограмм* авырлыктагы кабырчыклы бакыр көбә кием+ иде.  Балтырларында бакыр кунычлар, аркасында кыска саплы бакыр сөңге+ иде.  Кулындагы сөңгесенең агач сабы күшә баганасы* кебек иде,+ ә сөңгенең тимер очлыгы якынча 7 килограмм* иде. Аның алдында калкан йөртүчесе бара иде.  Голиат, туктап, исраилле гаскәриләргә+ болай дип кычкырды: «Нигә әле сез сафларга тезелеп бастыгыз? Мин — данлыклы филистиле, ә сез — Шаул хезмәтчеләре. Арагыздан бер кешене сайлагыз да, ул миңа каршы чыксын.  Ул минем белән сугышып, мине җиңсә, без сезгә кол булырбыз. Ә мин җиңеп, аны үтерсәм, сез безгә кол булырсыз». 10  Аннары ул: «Бүген мин Исраи́л гаскәрен хурлыкка калдырам.+ Кешегезне чыгарыгыз, һәм без сугышырбыз!» — диде. 11  Филистиленең сүзләрен ишеткәч, Шаул һәм бөтен Исраил тетрәнеп китте, һәм аларны көчле курку биләп алды. 12  Давыт Яһүд җирендәге Бәйтлеһемнән+ булган ифратлы+ Ишайның+ улы иде. Ишайның сигез улы+ бар иде, һәм Шаул көннәрендә ул инде карт иде. 13  Ишайның өч олы улы Шаул белән сугышка китте.+ Сугышка киткән шул улларының исемнәре: беренчесе — Илиа́б,+ икенчесе — Абинада́б+ һәм өченчесе — Шамма́х.+ 14  Өч олы улы Шаул белән китте. Давыт иң кече+ улы иде. 15  Шаулга хезмәт иткәндә Давыт, атасының сарыкларын көтәр өчен,+ Бәйтлеһемгә кайтып йөри иде. 16  Ә ул арада 40 көн буе һәр иртә, һәр кич теге филистиле чыгып баса иде. 17  Бер көнне Иша́й үзенең улы Давытка болай диде: «Бер ефа́* кыздырылган ашлык һәм шушы ун икмәкне ал да тиз генә лагерьга абыйларыңа илтеп кайт. 18  Ә бу ун сырны* меңбашына бир. Абыйларыңның хәлләрен белешеп, алардан хәбәр алып кайт». 19  Ә абыйлары ул вакытта Шаул һәм бүтән исраиллеләр белән бергә Эла үзәнендә+ филистилеләргә каршы сугышырга җыена иде.+ 20  Давыт иртән иртүк торды да сарыкларын сарык караучыга калдырып, атасы Ишай кушканча, җыенып юлга чыкты. Ул лагерьга якынлашып килгәндә, гаскәр сөрән салып сугыш кырына чыга иде. 21  Исраил белән Филисти́ гаскәрләре сугыш кырына кара-каршы чыгып бастылар. 22  Давыт үз әйберләрен шунда ук әйберләр саклаган кешегә калдырды да сугыш кырына йөгерде. Килеп җиткәч, ул абыйларыннан хәлләрен сораша башлады.+ 23  Ул алар белән сөйләшеп торган арада, филистилеләрнең сафлары арасыннан Гефтан булган Голиат+ исемле гаять көчле сугышчы чыкты. Ул, моңарчы әйткән кебек, мыскыллы сүзләр әйтә башлады,+ һәм Давыт моны ишетте. 24  Бу кешене күргәч, бөтен Исраил сугышчылары нык куркуга төшеп,+ качып киттеләр. 25  Исраиллеләр: «Теге кешене күрдегезме? Ул Исраилне мыскылларга* чыкты+,— диделәр.— Аны үтергән кешегә патша күп-күп байлык һәм үзенең кызын бирәчәк,+ ә атасының йортын алым-салымнардан һәм хезмәттән азат итәчәк». 26  Янында торган кешеләрдән Давыт: «Ул филистилене үтереп, Исраилне хурлыктан азат иткән кешегә нәрсә булыр? Шул сөннәтләнмәгән филистиле кем соң ул? Нигә әле ул тере Аллаһының гаскәрен мыскыллый?»+ — дип сорады. 27  Шунда аңа моңарчы әйткән сүзләрне кабатладылар: «Теге кешене үтергән адәмгә фәлән-фәлән нәрсә бирелер». 28  Давытның кешеләр белән сөйләшкәнен ишеткәч, иң олы абыйсы Илиабның+ ачуы чыкты. Ул аңа: «Нәрсәгә килдең син? Чүлдә кечкенә генә сарык көтүен кемгә калдырдың?+ Беләм мин: син кире беткән һәм йөрәгеңдә — начар ниятләр. Син монда сугышны күрер өчен генә килдең»,— дип әйтте. 29  Давыт исә: «Мин нәрсә эшләдем соң? Сорарга да ярамыймыни?» — диде. 30  Ул аңардан борылып, икенче кешедән шуны ук сорады.+ Һәм аңа баягыча җавап кайтардылар.+ 31  Давытның әйткән сүзләрен ишетеп алдылар һәм Шаулга җиткерделәр. Шаул аны чакыртып алгач, 32  Давыт аңа: «Теге филистиледән һичкем курыкмасын. Мин барып, аның белән сугышам»+,— диде. 33  Ләкин Шаул Давытка: «Син ул филистиле белән сугыша алмыйсың, син бит малай гына,+ ә ул кечкенәдән үк сугышырга өйрәнгән»,— дип җавап бирде. 34  Шунда Давыт Шаулга болай диде: «Хуҗам, мин әтиемнең сарыкларын көткән чакларда арыслан+ я аю килеп, көтүдән сарыкны алып китә иде. 35  Шулчак мин аның артыннан барып, аңа һөҗүм итә идем дә сарыкны авызыннан тартып ала идем. Ул миңа ташланганда, мин аны йоныннан* тота идем дә, җиргә егып салып, үтерә идем. 36  Хезмәтчең арыслан белән аюны үтергән икән, шул сөннәтләнмәгән филистилене дә үтерәчәк. Чөнки ул тере Аллаһының гаскәрен мыскыллый».*+ 37  Аннары Давыт: «Мине арыслан белән аю тырнагыннан коткарган Йәһвә шул филистиле кулыннан да коткарачак»+,— диде. Шаул Давытка: «Бар, Йәһвә синең белән булсын»,— дип әйтте. 38  Шаул Давытны үзенең киеменә киендерде. Аның башына бакыр башлык, өстенә көбә кидерде. 39  Аннары Давыт киеме өстеннән кылыч такты да тегендә-монда йөреп карарга теләде, әмма килеп чыкмады, чөнки ул андый киемгә ияләшмәгән иде. Давыт Шаулга: «Мин боларны киеп йөри алмыйм, чөнки мин аларга ияләшмәгән»,— диеп, аларны салды. 40  Аннан соң ул таягын алып, ерганактан биш шома таш сайлап алды да көтүче букчасының кесәсенә салды. Һәм кулына пращ*+ тотып, филистилегә таба китте. 41  Теге филистиле Давытка якынлаша барды, ә алдыннан калкан йөртүчесе килә иде. 42  Давытны күргәч, филистиле аны түбәнсетеп, мыскыллап көлә башлады, чөнки тегесе алсу битле һәм чибәр малай гына иде.+ 43  Филистиле Давытка: «Мин сиңа этме әллә?+ Нәрсә миңа каршы таяк белән чыгасың?» — диде һәм Давытны үз илаһлары белән каһәрләп ташлады. 44  Филистиле Давытка әйтте: «Әйдә, кил, мин сине күктәге кошларга һәм кыргый хайваннарга бирәм». 45  Давыт филистилегә болай дип җавап кайтарды: «Син миңа каршы кылыч һәм сөңгеләр белән чыгасың,+ ә мин сиңа каршы син мыскыл иткән+ Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең — Исраил гаскәре Аллаһысының исеме белән чыгам.+ 46  Бүген, бу көнне, Йәһвә сине минем кулыма тапшырачак,+ һәм мин сине үтереп, башыңны чабып ташлармын. Бүген мин филистилеләр лагерендагы мәетләрне күктәге кошларга һәм кыргый хайваннарга бирермен. Һәм җир йөзендәге бар кеше Исраилдә хак Аллаһы бар икәнлеген белер.+ 47  Монда җыелганнарның һәммәсе дә Йәһвәнең кылычсыз һәм сөңгесез коткара алганын аңлар,+ чөнки бу сугыш — Йәһвәнең сугышы,+ ул бөтенегезне дә безнең кулыбызга бирәчәк».+ 48  Филистиле бертуктамый Давытка якынлаша иде. Давыт исә тиз генә дошманнарга таба шул филистиле каршысына йөгерде дә, 49  кулын букчасына тыгып, бер таш алды һәм, пращка салып, атып җибәрде. Таш филистиленең маңгаена эләгеп, батып калды, һәм ул йөзтүбән җиргә ауды.+ 50  Шулай итеп Давыт филистилене пращ һәм таш белән генә җиңде. Кулында кылычы булмаса да, ул аны җәрәхәтләп үтерде.+ 51  Давыт филистиле янына йөгереп килеп, аның кылычын кыныннан чыгарды да,+ үлгәненә бер шик тә калмасын өчен, башын чабып ташлады. Филистилеләр, үзләренең гайрәтле сугышчысының үлгәнен күреп, качып киттеләр.+ 52  Шулчак Исраил һәм Яһүд гаскәриләре, сөрән салып, филистилеләрне куа китте һәм үзәннән+ алып Әкру́н+ капкаларына кадәр эзәрлекләп барды. Һәлак булган филистилеләрнең мәетләре Шагараимнан+ Геф белән Әкрунга кадәр юл буйлап ята иде. 53  Филистилеләрне каты эзәрлекләгәннән соң, исраиллеләр, кайтып, аларның лагерьларын талады. 54  Аннары Давыт теге филистиленең башын Иерусалимга алып килде, ә коралларын үз чатырына илтеп куйды.+ 55  Давыт филистилегә каршы чыкканда Шаул, аны күреп, гаскәр башлыгы Абинирдан:+ «Абинир, теге малай кемнең улы ул?»+ — дип сорады. Тегесе аңа: «Ант итәм, белмим, патшам!» — диде. 56  Патша: «Алайса, кемнең малае икәнен белеш»,— дип әйтте. 57  Давыт филистилене үтереп кайтканнан соң, Абинир аны Шаул янына алып килде. Давытның кулында филистиленең башы+ иде. 58  Шаул аңардан: «Улым, син кемнең малае?» — дип сорады. Давыт аңа: «Мин бәйтлеһемле+ хезмәтчең Ишай+ улы»,— дип җавап бирде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «алты терсәк тә бер карыш».
Сүзгә-сүз «5 000 шәкыл».
Ягъни туку станогындагы вал.
Сүзгә-сүз «алты йөз шәкыл».
Як. 22 л. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «сөтне».
Яки «көч сынашырга чакырыр өчен».
Яки «казналыгыннан». Сүзгә-сүз «сакалыннан».
Яки «Аллаһының гаскәренә каршы чыкты».
Гадәттә күн каештан ясалган таш ату коралы. Аңа таш салганнар һәм әйләндереп атканнар.